2026 елның 20–23 апрелендә Татарстан башкаласы Казанда «Чәчәкләр китерегез Тукайга” дип исемләнгән XVI Бөтенроссия Габдулла Тукай исемендәге шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды. Бу чара Россиянең төрле почмакларыннан килгән катнашучыларны берләштергән, шигърият һәм мәдәният сөючеләр өчен чын бәйрәмгә әверелде.
Быелгы конкурс дүрт мөһим датага багышланган иде:
бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу;
Россия халыкларының бердәмлеге елы;
Россия Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгы;
М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортының 85 еллыгы.
Конкурста Иске Юмья авыл китапханәсеннән Якимова Дарья һәм Туембаш авыл китапханәсеннән Шакирова Кәмила дә катнашты. Алар Габдулла Тукай әсәрләрен, шулай ук башка авторларның һәм үзләренең Тукайга багышланган шигырьләрен тәкъдим итте.
Ике катнашучы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Тимершык авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, тыл ветераннары Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан котлаулар алдылар.
18 апрель көнне авыл җирлеге башлыгы Айдар Ханифулла улы Хаҗиев тыл ветераннарына азык-төлек җыелмалары һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары тапшырды. Авыр чорның ачы газапларын татыган өлкәннәребез мондый кадер-хөрмәткә чиксез куанды, күз яшьләре аша рәхмәтләрен ирештерделәр
21 апрель Тәтеш районы мәдәният йортының «Шуçӑм» чуаш халык вокал ансамбле (җитәкчесе Алена Старостина) Кошки – Яңа Тимбай авылының мәдәният йортында, туган тел (чуаш теле) көненә һәм чуаш мәгърифәтчесе И.Я. Яковлевның тууына 178 ел тулуга багышланган «Янра, чӑваш юрри» («Яңгыра чуаш җыры») дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы каналына МАХта язылыгыз
«Кна вел» халык фольклор ансамбле «ЭТНОМИРИАДА» фестиваль-конкурсының «Фольклор ансамбльләре» номинациясендә югары бүләккә иреште. Коллектив тагын бер тапкыр исбатлады: мари халкының традицияләре ышанычлы кулларда.
Барыгызны да шигърият һәм иҗат сөючеләрне «ГАЛАКТИКА» иҗат киңлегендә узачак бәйрәм чарасына чакырабыз!
25 апрель 10:00 сәгатьтә без бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтү өчен җыелабыз. Бу — районыбызда яшәүче һәркем өчен җылы һәм илһамлы очрашу булачак.
Чара программасында:
Яшь иҗатчылар белән танышу: районыбызда яшәп иҗат итүче яшь шагыйрьләрнең шигырьләрен ишетерсез.
Җиңүчеләрне котлау: «Язлар белән безгә Тукай кайта» муниципаль конкурсына нәтиҗәләр ясалачак һәм иң актив, сәләтле катнашучыларны бүләкләячәкбез.
Иҗади атмосфера: «ГАЛАКТИКА»ның уңай мохитендә фикердәшләр белән аралашу.
Әдәбиятны яратучыларны, туган мәдәниятебезне хөрмәт итүчеләрне әлеге чарада көтеп калабыз!
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе фаразлавынча, ел ахырына кадәр бюджетка республика гражданнарының декларацияләнгән керемнәреннән физик затлар керемнәренә салым буенча 5,7 миллиард сумнан артык акча керәчәк.