Күркәм традиция буенча, 26 нчы майда барлык мәктәпләрдә дә Соңгы кыңгырауның моңлы тавышы чыңлады. Бу көнне безнең мәктәптә дә 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
Соңгы кыңгырау бәйрәме олы тормышка юлланучы кичәге укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур, тынгысыз, соклангыч һәм шул ук вакытта сынаулар белән тулы, җаваплы булачагын искәртеп тора кебек. Соңгы тапкыр яңгыраган кыңгырау чыңы укытучылары, сыйныфташлары, туган мәктәбе белән хушлашу авазыдай булып тора.
Мәктәп директоры Карамов Айдар Рафаиль улы күркәм бәйрәм белән котлап, укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр адресына йөрәк түреннән чыккан ихлас теләкләрен юллады һәм барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханнарына үтә алулары турындагы боерыкны укып ишеттерде.
Барыгызны да чын күңелдән Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Бүген сезнең тормышыгыздагы бер этап тәмамлана. Алда сезне дәүләт имтиханнары һәм аннан соң яңа студент тормышы көтә. Бу инде олы тормыш юлына беренче адым.
Тимершык авылы җирлеге башлыгы Хаҗиев Айдар Хәнифулла улы тормышта уңышларга ирешер өчен иң мөһиме - белем һәм тырышлык кирәклеген билгеләп, алда торган тормыш “киртәләрен” сабырлык белән үтәргә, каушамаска һәм бертуктаусыз алга омтылырга өндәде.
Имам-хытыйб Дамир укыган догалар чыгарылыш укучыларына тормышта юлдаш булсыннар иде. Шулай ук Дамир әфәнде ООО “Саба” “Мичән" филиалы җитәкчесе исеменнән бүләкләр тапшырды.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына шулай ук үзләренең ихлас теләкләрен беренче укытучылары җиткерделәр.
Тимершык авыл җирлегендә республика программасы буенча светодиодлы яктырткычлар куелды. Чөнки урамнарны сыйфатлы яктырту халыкның тәүлекнең караңгы вакытында имин хәрәкәт итүен тәэмин итү өчен кирәк. Эшне Балтач районының "Энергоресурс" ҖЧҖ башкарды.
Тимершык авыл җирлегендә тирә-якны төзекләндерү буенча даими эшләр алып барылып тора. Төзекләндерү проблемасын һәрвакытта да өмәләр белән генә хәл итеп булмый, кайбер эшләр өчен акча кирәк. Әмма, һәрвакытта да битараф булмаган иганәчеләр табыла, алар үз акчаларын шундый игелекле эшкә салалар. Тимершык авылы эшмәкәрләре - иганәчелэре Дамир Исмәгыйлов һәм Эльмир Ибраһимовлар ярдәме белән Тимершык зиратынын ян капкасы яңартылды.
Куркыныч агачларны кисү - кешеләрнең, мөлкәтнең һәм инфраструктураның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы. Мондый гамәлләр законнар белән җайга салына һәм билгеле бер процедураларны үтәүне таләп итә. Тимершык авыл җирлегендә зурайган һәм авария хәлендәге агачларны кисү эшләре башкарылды.
Зиратны язгы җыештыру-каберлекләрне карауның мөһим этабы, ул кыштан соң территорияне тәртипкә китерергә, һәйкәлләргә зыян килмәсен һәм хәтер урынының лаеклы күренешен сакларга ярдәм итә.
Тимершык авыл җирлегендә зират территориясендә агачлар кисү, куаклардан чистарту, зират территориясен төзекләндерү эшләре башкарылды.
Тимершык авыл җирлеге буенча көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып язгы чорда җирлек территориясен җыештыру, авыл урамнарын грейдер белән тигезләү эшләре алып барылды.
Бөек Җиңунең 81 еллыгы бәйрәм көне якынлашканда район җитәкчелеге тыл ветераннарын күчтәнәч белән сөендереп, бәйрәм теләкләрен җиткерделәр. Ветераннарны котлауда авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Айдар Ханифулла улы, Саба РЭС җитәкчесе Якупов Рөстәм Шөгаеп улы һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең Саба районы буенча бүлекчәсе башлыгы Дмитриев Борис Николаевич
Агачлар утырту – изге гамәл, дип, юкка гына әйтмиләр. Әйләнә-тирәдә күпме генә агач булмасын, яшеллек беркайчан да артык булмый. Матурлык тудыруда гына түгел, ә биосферабызның саулыгын тәэмин итүдә дә аларга тиңнәр юк. Агач күләгәсе җан ияләрен кояш радиациясеннән саклый. “Әгәр бер агач киссәң, аның урынына икене утырт“, диюләре дә юкка түгел. Агач утырту белән бәйле мондый әйтемнәрне бик күп китерергә мөмкин. Борынгы заманнардан ук алар халык авыз иҗаты җәүһәрләре булып юкка гына җыелып килмәгәннәр. Табигатьне саклау, аның үсешенә кулдан килгәнчә ярдәм итү – үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау, дигән сүз.
Экологик ике айлыгы кысаларында Тимершык авыл җирлеге территориясендә Саба урман хуҗалыгы тарафыннан агачлар утырту эшләре алып барыла. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк.
9 Май - Бөек Ватан сугышында Җиңү көне, ул вакытта илебез иң авыр һәм канкойгыч сугышның тәмамлануын искә ала һәм үз гомерләре бәрабәренә тынычлыкны саклап калучыларга хөрмәт күрсәтә. Бу 1945 елда нацистлар Германиясен Җиңү истәлегенә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Ләкин кешеләр өчен ул күптән тарихи датага караганда күпкә зуррак нәрсәгә әверелде. Бу көнне фронттан әйләнеп кайтмаганнарны, сугышта һәлак булганнарны, яралардан үлгәннәрне яки хәбәрсез югалганнарны һәм шул дәһшәтле елларда язмышлары мәңгегә калганнарны искә алалар.
Бөек Ватан сугышында 81 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә, Тимершык авыл җирлегендәге сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә бәйрәм митингы үткәрелде. Укучылар, авыл халкы мәктәптән һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр. Бәйрәм укучыларның Җиңү Көне уңаеннан концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.
Авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләре-туфракны чәчүгә әзерләүгә, авыл хуҗалыгы культураларын чәчүгә, ашламалар кертүгә һәм үсемлекләрне яклауга юнәлдерелгән чаралар комплексы. Бу эшләр кырда культураларны алга таба чәчү һәм үстерү өчен уңай шартлар тудырырга тиеш. «Саба» ҖЧҖ «Мичән» бүлекчәсе авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләренә тотындылар. Хәзерге вакытта бөртекле культуралар чәчү буенча эш алып барыла.