Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина террорчылыкны профилактикалау кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашында «Без террорчылыкка каршы»акциясе оештырды.
Шәмәрдән мәдәният йорты белгече балалар өчен Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышланган «хыяллар очышы» дигән тематик сәгать үткәрде.
12 апрельдә Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча мавыктыргыч төбәкара турнир узды. Бозга иң көчлеләр исеме өчен көрәшү өчен 6 дружина чыкты.
Мичән авыл җирлегендә өмәләр башланды. Биләмә территориясеннән чүп җыю эшендә мәктәп укучылары, учреждения хезмәткәрләре актив катнашты. Җыелган чупләр капчыкларга тутырылып, бәйләп куелды. Бу чаралар халык өчен уңайлы һәм имин мохит тудыру өчен мөһим.
2026 елның 13 апрелендә төнлә һәм иртән Чистай муниципаль районы территориясендә урыны белән 15-18 м/с көчле җил көтелә; яшенле яңгыр явуы ихтимал.
Сергей Димитриевич христиан дөньясының бөек бәйрәме — Изге Пасха уңаеннан якташларына җылы теләкләрен юллады. Ул һәр өйгә шатлык, тынычлык һәм иминлек теләде.
«Батыр» спорткомплексында район предприятиеләре һәм оешмалары арасында мини-футбол ярышлары узды. Беренче урынны Башкарма комитет командасы алды, икенче урын — РЭС, өченче урын — МЧС.
Кукмара аграр көллияте спортзалында төрле шәһәр һәм районнардан 7 команда очрашты. Җиңүне «Закиев» КФХ яулады, икенче урын — кукмаралы спортчыларда, өченче урын Балтач командасына бирелде.
Болытлы.
Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр.
Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
2026 елның 13 апреленә һава торышы фаразы