ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2026 ел
дүшәмбе

29 март көнне Керәнне авыл клубында Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының халык рәссамы һәм атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Мәдияр Шәрип улы Хаҗиев белән очрашу кичәсе булып узды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
март, 2026 ел
чәршәмбе

Безнең Мичән төп мәктәбе укучылары Галимуллина Альбина һәм Әскәров Илзәр Казан шәһәренең КГАУ да узган "Татарстан фәннәре һәм яшьләре"- "Агровызов" фәнни-җитештерү комплексында катнаштылар. Бу ярышларда укучыларыбыз призер булдылар. Укучыларыбыз сезне чын күңелдән җиңүләрегез белән котлыйбыз!!!

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
март, 2026 ел
дүшәмбе

4 март көнне Яңа Мичән мәдәният йортында «Яулыгым йоз аклыгым» фольклор бәйрәме булып узды. Анда «Наз»фольклор клуб оешмасы әгъзалары катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
март, 2026 ел
якшәмбе

Республикада “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” шигаре астында узучы хәйрия гамәлләре районыбызда да тулы куәтенә дәвам итә. Фронт белән тыл бердәмлегенең бөек көч икәнлеге Иске Мичән авылы халкы мисалында да ачык күренә. Шушы көннәрдә Иске Мичән авылының изге күңелле кешеләре һәм аларның игелекле гамәлләре әйтеп бетергесез. Бу эшне Мубаракшина Рәзилә башлап, оештырып йөри. Аңа ярдәмгә авылның активлары бик теләп булышалар. Бу көннәрдә мичәнлеләр бердәм төстә тавык йолку өмәсенә җыелалар. Бер көндә 127 тавык чистартып, аны аш ясый торган штабка тапшырып кайттылар. Көче кергән Иске Мичән, Яңа Мичән халкына Мубаракшина Рәзиләгә, Мичән авыл җирлеге исеменнән рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
март, 2026 ел
җомга

Мичән авыл җирлегендә юрист Ахунов Рәшит Ильсур улы белән очрашу булды. Ул авыл халыкын борчыган шәхси сорауларга җавап бирде. Килеп чыккан вакыйгаларда үзеңне, гаиләңне яклау буенча юрист буларак киңәшләрен бирде. Кирәк булганда үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртте.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
март, 2026 ел
сишәмбе

8 март көнне Яңа Мичән мәдәният йортында Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан «Ягез әле, киленнәр!». Чара башында авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.А. махсус операциядә катнашучыларның әниләрен 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8 март көнне Иске Мичән мәдәният йортында " Хатын - кызлар – жирнен чәчәге "дигән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Чара башында авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.А. барлык катнашучыларны һәм махсус операциядә катнашучыларның әниләрен 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Чарага авыл волонтерлары да чакырылган иде . Авыл җирлеге башлыгы волонтерларны котлады һәм авыл, дөнья вакыйгаларына битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде. Тантаналы шартларда волонтерларга һәм аларның кураторына волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәдәният хезмәткәрләре аларны бәйрәм белән котлап, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
март, 2026 ел
сишәмбе

28 февральдә Байлар Сабасының үзәк мәйданында «күрше» республика фестиваленең кышкы сезоны «Хәзинә» проекты кысаларында Саба районы мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган "Саба-ЧанаФест" фестивале булды. Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре, Иске Мичән мәдәният йорты һәм Яңа Мичән авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә бәйрәмдә катнаштылар. "Ызандашлар!" командасы "Дуслык"," Таҗи"," Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьеге чанасы","Бердәмлек" чаналарын тәкъдим итте. Чаналар парадыннан соң "Ызандашлар!" командасы агитбригадалар конкурсында чыгыш ясады. Бүгенге бәйрәм оешкан төстә үтте. Халкыбызның чаналар тарихы эзсез югалмас!

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
март, 2026 ел
дүшәмбе

26 февраль көнне районыбызда «Мәдәни мирас» бәйгесе үтте. Чараның төп максаты — укучылар арасында татар халкының милли мирасын популярлаштыру, мәдәниятебезгә карата кызыксыну уяту һәм гореф-гадәтләрне саклау.

    Бу чарада Мичән төп мәктәбе укучылары да катнашты. Укучыларының мактаулы Ill урын яулавы — зур горурлык! Бу уңыш — тырыш хезмәт, бердәмлек һәм милли мәдәниятебезгә булган хөрмәт нәтиҗәсе. Укучыларыбызны һәм җитәкчеләре Гөлгенә Наилевна, Миләүшә Салихвнаны III урын алулары белән  чын күңелдән котлыйбыз!

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Патриотик айлык кысалары нигезендэ “Хезмәттәш” методик берләшмәсе укытучылары, Мичән төп мәктәбе җитәкчеләре белән берлектә, эти - энилэр арасында “Кышкы манзара” дип аталган спартакиада үткәрделәр. Бәйрәм куңелле мизгелләргә бай булды. Һәркем ярышларда катнашты, апалар- абыйлар җилкенеп, үҗәтләнеп җиңүгә ашкындылар.  Соңыннан өлкәннәр дә, балалар да көлдә пешкән бәрәңге белән кайнар чәйдән авыз иттеләр. Һәркем бу үзенчәлекле ярышлардан канәгать калды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International