ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

24 апрель көнне Чернобыль АЭС ликвидаторлары һәйкәле янында Чернобыль АЭСындагы фаҗигале авариянең 40 еллыгына багышланган «Чернобыль геройлары: тарихка әверелгән батырлык» дип исемләнгән истәлекле чара узачак. 


bavly.tatarstan.ru

Яшел Үзән шәһәрендә балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр арасында «Яшел ут-2026» юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча республика смотр-конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдәннең 2 нче номерлы «Теремок» балалар бакчасы әлеге конкурста «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда йорү кагыйдәләренә өйрәтү өчен инновацион педагогик технологияләр һәм электрон белем бирү ресурслары» проекты белән катнашты. «Теремок» балалар бакчасы юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча республика күләмендә  бишлеккә керде һәм лауреат булды.

Лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм яңа профессиональ җиңүләр телибез!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Саба туган якны өйрәнү музеенда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Саба гимназиясе укучылары өчен агач әйберләргә бизәк төшерү буенча тематик яктан шагыйрь иҗаты белән бәйле мастер‑класс оештырылды. Укучылар мастер-класста бик теләп катнаштылар. Шулай ук "Габдулла Тукай шигырьләре һәм әкиятләре дөньясында"викторинасы сорауларына җавап бирделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

22 апрель көнне Олы Арташ авыл клубы Олы Арташ башлангыч мәктәбе  укучылары өчен Ике БасусАрташ авылы китапханәчесе белән берлектә “Тукай безнең күңелләрдә” дигән әдәби викторина үткәрделәр, ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды. Балаларга язучының биографиясен, авыр балачак турында сөйләделәр. Чара барышында балалар пазлылар җыйдылар, әсәрләрдән өзекләр эзләделәр, шагыйрьнең үзләренә ошаган әсәрләрен кычкырып укыдылар. Чара азагында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25 апрельдән 5 июньгә кадәр Уылдык чәчү чоры дәвам итәчәк.


menzelinsk.tatarstan.ru
Язгы чорда, Зәй муниципаль районының территориясен кирәкле санитар хәлгә китерү йөзеннән, экологик торышны яхшырту максатыннан, “ Каенкай” балалар бакчасы коллективы “Эковесна-2026” акциясендә катнаша.

zainsk.tatarstan.ru

Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 
2026 елның 24 апрелендә 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр 
         24 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с (Казанда 15-18 м/с) тизлектәге көчле көньяк җиле көтелә.


baltasi.tatarstan.ru

2026 елның 24 апреленә ашыгыч кисәтү


pestreci.tatarstan.ru

30 апрельгә кадәр керемнәрне декларацияләү кирәклеге турында искә төшерәбез.


muslumovo.tatarstan.ru

Балалар кулларына имгәнү куркынычы булган техниканы ешрак ала, һәм күп кенә ата-аналар үз балаларына нинди бүләк биргәннәрен ахыргача аңлап бетермиләр.


chistopol.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International