ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2026 ел
җомга

Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре авыл өлкәннәре белән Казан шәһәренә мәдәни сәяхәт оештырдылар. Иске Татар бистәсендә тарихи урыннарны карап, “Килен йорты”музее белән таныштылар, Шиһабетдин Мәрҗани мәчетенә керделәр.Сәяхәт  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Т.Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре”спектаклен карау белән дәвам итте.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

25
май, 2026 ел
дүшәмбе

Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән әңгәмә үткәрелде. Алып баручы сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге, авыруларны кисәтү чаралары, спорт белән шөгыльләнү кирәклеге турында сөйләде. Зарарлы гадәтләр проблемасын аңлатуга аерым игътибар бирелде. Катнашучылар «сәламәт кеше тормышы кагыйдәләре» документаль фильмы кадрларын карадылар һәм сәламәт яшәү рәвешен  алып бару буенча якынча киңәшләр алдылар. Чара азагында балалар кешенең сәламәтлеге һәркемнең кулында һәм бары тик «үз куллары» белән генә ул актив, тулы канлы, сәламәтлеккә бай тормышны тәэмин итә ала дигән нәтиҗә ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

24
май, 2026 ел
якшәмбе

Явлаштау авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре  белән берлектә Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган мәгълүмат сәгате узды.

«Ышаныч минутлары» исемле чара бик мөһим темага — вакытында дөрес ярдәм сорый белүгә багышланды. Балалар ышаныч телефоны — ата-аналар яки дуслар белән сөйләшергә батырчылык җитмәгәндә, күңел тынычлыгы өчен ышанычлы ярдәм икәнен белделәр. Җаваплы һәм аноним шалтырату иң авыр хәлне дә хәл итә алуын аңладылар.

Очрашу азагында китапханәче яшь укучыларны яңа китаплар белән таныштырды. Бу чара игелекле киңәшләрне һәм ярдәмне телефон гына түгел, ә китап битләреннән дә табып булуның чираттагы искәртүе булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

22
май, 2026 ел
җомга

Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Арча шәһәре укучылары өчен «Туган якның тарихы һәм истәлекле урыннары» маршруты буенча экскурсия оештырдылар.

Мәктәп укучылары Саба туган якны өйрәнү музеенда, «Ямьле Саба» яр буенда, уен мәйданчыгы булган Saba паркында күңел ачтылар. Шулай ук, сәяхәтне дәвам итеп Лесхоз бистәсендә урнашкан Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасы, Саба урман хуҗалыгы тарихы музее һәм Кыңгыраулар музеенда күрделәр. Маршрутны дәвам итеп Сатыш авылында урнашкан, Россиядә бердәнбер интерактив мәдрәсә музеенда да кунак булдылар.

Балалар Саба районының табигате, тарихы һәм традицияләре белән таныштылар, сирәк очрый торган үсемлекләрне, тарихи артефактларны һәм матур урыннарны күрделәр. Экскурсия укучыларга кече ватаннарына яңача карарга һәм аның бай мирасы белән горурланырга ярдәм итте.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты дәвам итә. Проект милли әдәби мирасны саклап калуга, популярлаштыруга һәм үстерүгә ярдәм итә. 21 май  көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе мәктәп укучылары өчен «Тукайны бергәләп укыйбыз» дигән әдәби сәгать үткәрде. Бу пәнҗешәмбе көнне бөек татар шагыйренең «Туган авыл» дигән танылган шигыре яңгырады.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

19
май, 2026 ел
сишәмбе

 18 май - Халыкара музейлар көне. Ел саен бу көнне бөтен дөнья музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм кысаларында Саба туган якны өйрәнү музеенда «Музейлар төне» акиясе үтте һәм ул «Туган» сүз темасына багышланды.  

Россия - ул бик зур йорт, анда һәр халыкның үз "туган почмагы" бар, әмма безнең фундамент һәм кыйммәтләр уртак. Быел музей иң яшерен нәрсәгә — үз төбәгенең тарихына кагылырга һәм кече Ватаныбызның язмышы безнең зур күпмилләтле гаиләбезнең елъязмасына ничек үрелгәнен күрергә чакырды. Кунакларның Ватан турындагы белемнәрен яңартып һәм тикшереп, экскурсия һәм квест-уен оештырды. Уенда катнашучы һәркем үз төбәгенең гореф-гадәтләрен, тарихын һәм мәдәниятен саклауның әһәмиятен тагын бер кат ачты.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

7
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Күпме еллар үтсә дә онытылмас, халык хәтереннән мәңге җуелмас ул Бөек Ватан сугышы еллары. Күпме кайгы-хәсрәт, йокысыз төннәр, өчпочмаклы солдат хатлары, ялгыз аналар, тол хатыннар, ятим балалар күз яшенә төрелгән еллар ул! Саба туган якны өйрәнү музеенда "Мирас" түгәрәгенә йөрүчеләрнең чираттагы утырышы Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кыз язмышы мисалыннан шәфкать туташы Вәлиева Наилә Нигъмәтҗан кызы турында булды. Аның медицина частьларындагы хезмәте алгы сызыктагы солдатларның батырлыгыннан ким булмаган. Ул яңадан сафка басырга һәм ирек өчен көрәшергә мөмкин булганнарның гомерләрен саклап калган. Аның язмышы, фидакарь хезмәте, батырлыгы, тырышлыгы турында килене Фәния апа Шәмсетдинова бәйнә-бәйнә сөйләде. Шулай ук Наилә апаның шәхси әйберләрен дә алып килде, алар турында сөйләде, музейга бүләк итте.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

3
май, 2026 ел
якшәмбе

 Шәмәрдән авыл, балалар китапханәсе «Дуслык» клуб берләшмәсе өчен «Гаилә альбомыңа күз сал» исемле истәлекләр сәгате үткәрде. Нәрсә ул гаилә альбомы? Бу фотосурәтләр белән битләр генә түгел-ул гаилә елъязмасы, һәр фотосурәт-ул тормыш кисәге, тормыш юлының бите. Китапханәчеләр кунакларга гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, гаилә бәхетен кору принциплары турында сөйләделәр, рус классикларының һәм хәзерге язучыларның гаилә кыйммәтләре турындагы әсәрләре белән таныштырдылар. Чарада катнашучылар гаилә турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, үзләренең гаилә альбомнарына күз салдылар һәм туганнары һәм дуслары белән булган гаилә тарихлары турында күңелгә үтеп керерлек истәлекләр белән уртаклаштылар. Катнашучыларның һәркайсы буыннан-буынга тапшырыла торган гаилә традицияләре турында сөйләде. Гаилә альбомнары-ул фотосурәтләр генә түгел, бу тарих һәм хис-кичерешләрне саклаучы чын хәзинәләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

2
май, 2026 ел
шимбә

Һәр кеше алдында сораулар тора, аларга җаваплар күп очракта язмышны билгели. Һөнәр сайлау - кеше тормышында зур роль уйный, күңелгә хуш килгән эшне сайларга кирәк. Нәкъ менә шундый мизгелдә һәр яшь кешегә ярдәм кирәк.

Олы Нырты авыл китапханәчесе Лесхоз урта гомуми белем мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен «Кем икмәк пешерүче яки табиб булырга тели, китапханәчедән сора» дигән тәкъдимнәр калейдоскобы оештырды. Ул балаларга хәзерге вакытта илдә кирәкле һөнәрләр турында сөйләде, китапханәдә булган әлеге тема буенча әдәбият белән таныштырды, һөнәр сайлауның төп кагыйдәләрен атады, һөнәр сайлауда типик хаталарга һәм кыенлыкларны күрсәтте. 

Китапханәче һөнәре турында җентекләбрәк сөйләде: эшнең барлык юнәлешләрен һәм нечкәлекләрен ачты.

Чара азагында «Син һәм синең һөнәрең»дигән тест-сораштыру үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

 2 май көнне кече Кибәче авыл китапханәсендә “Яхшылык эшләүне кичектермик” темасы буенча аралашу сәгате үткәрелде Очрашуда катнашучыларга үзләре нинди яхшылыклар эшләүләре хакында  сөйләргә тәкъдим иттеләр, аннары алар ситуатив уенда катнаштылар, төрле сценарийлар һәм мондый очракларда үзләре   ничек эшләрләр  иде кебек сорауларга җаваплар бирделәр. Икенче өлештә катнашучыларга китаплар укыдылар һәм кешенең әдәп-әхлак сыйфатларын кайгырту, намуслылык, мәрхәмәтлелек һәм башкалар турында сөйләштеләр..

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International