Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелә башлады.
Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан, арендалау өчен торак йорт төзелеше эше дәвам итә. Бүгенге көндә түбәне калай белән ябу эшләре башкарыла.
Территорияне төзекләндерү буенча эшләр башкарыла, тротуар салына. Бина эчендә штукатур эшләре алып барыла, шулай ук уттан саклау системасы урнаштырыла.
Байлар Сабасы, Тынычлык урамы, 20 йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортта түбә ябу эшләре башкарыла
Бүгенге көндә трассаны кар белән каплау өчен торбалар салу эшләре алып барыла. Шулай ук административ бина төзелеше башланды.
Бизәү эшләре бара: ишек яңакларын штукатурлау, стеналарны шпаклевкалау һәм буяу, плитка салу.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының йомгаклау коллегиясе булды. Чарада 2024 елга йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар куелды.