Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында, инвалидлар декадасы уңаеннан, көн дә күңелле җыр кичәләре үтеп тора. Чөнки мондый кичәләр өлкәннәребез күңеленә хуш килә. 8 нче декабрь көнне дә безнең йорт гармун тавышына күмелде. Урын өстендә ятучылар белән дә бу көнне күңелле җырлар аудиоязмадан тыңланылды.
Илдә коронавирус белән бәйле вәзгыятькә карамастан, Яңа ел бәйрәменең якынаюы көннән-көн ныграк сизелә . Бүген Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында хезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л. И. Җитәкчелегендә , социаль хезмәт алучылар зур кызыксыну белән Яңа ел уенчыклары ясау буенча эш башкардылар.Әлеге иҗат төренең яшь буенча чикләүләре дә юк.Ул һәркемгә үзенең эчке дөньясын белдерү , шул рәвешле ял итәргә , киеренкелекне төшерергә мөмкинлек бирә , бу мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бик мөһим , чөнки аларның сәламәтлек торышы турыдан-туры хис-тойгыларга һәм кәефкә бәйле.
Бүген 25 ноябрь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Казан әниләре» һәм «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды вәкилләре булып китте. Бу хәйрия фондлары - коммерцияле булмаган иҗтимагый хәйрия оешмалары, аларның төп максаты-хәйрия ярдәме күрсәтү. Ял эшчәнлеген оештыру өчен товарлар рәвешендә иганәчелек ярдәме оештырылды, социаль хезмәт алучыларны памперслар һәм шәхси бүләкләр белән тәэмин иттеләр. Ел дәвамында әлеге хәйрия фондларының безнең учреждение белән тыгыз хезмәттәшлек итүенә һәм безнең карамактагыларга ярдәм итүенә бик шат. Сезнең ярдәм-хәйриячелек үсешенә бәяләп бетергесез өлеш һәм, һичшиксез, инвалидларга һәм өлкән яшьтәге гражданнарга сизелерлек ярдәм.
Игелекле эшләр сизелми калмый - алар маяклар кебек ярдәм көтүчеләргә яктырта. Сезнең эшегез башка хәйриячеләр өчен дә үрнәк булыр дип ышанабыз. Сезнең игелегегез һәм юмартлыгыгыз үзегезгә өчләтә әйләнеп кайтсын. Сезгә тормышыгызда иминлек, сәламәтлек, үсеш һәм җылылык телибез.
Коронавирус йогышы таралуга юл куймау һәм Роспотребнадзор киңәшләре белән 16 нчы ноябрьдән Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты 3 нче смена белән изоляцияләнгән эш режимын дәвам итте. Интернат-йортның 18 хезмәткәре, директор Равилин Рөстәм Равил улы җитәкчелегендә үзләренең һәм башка вазыйфаларын үтәп, тәүлек әйләнәсе үз карамагындагылар белән торалар.
Өстәл уеннары инде күптәннән бөтен дөньяда мәхәббәт яулады. Дуслар арасында күңелле вакыт уздыруның иң яхшы ысулы булып өстәл уеннары тора. Компьютер күңел ачуларының киң таралуына карамастан, классик өстәл уеннары: шашка, шахмат, лото, домино популяр булып кала.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да өстәл уеннары яратучылар беренче этаждагы холлга җыелдылар. Өстәл уеннары яратучыларның мондый очрашулары үзара тәҗрибә уртаклашу һәм вакытны файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге бирә. Бу уеннарның кагыйдәләре шактый гади, әмма логик тирәнлеге ләззәт китерә. Шуңа күрә шулай вакыт уздыру безнең коллективта бүгенге көндә дә актуаль булып кала.
Өлкән буын бәйрәме-Өлкәннәр көне!
1 октябрь-үзенчәлекле көн. Бүген торт пешерергә, котлаулар әзерләргә һәм бәйрәмгә әби-бабайларны чакырырга була. Нәкъ менә бүген бөтен дөнья өлкән кешеләрне хөрмәтли.
"Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә дә ел саен бу искиткеч бәйрәм билгеләп үтелә. Безнең яшәүчеләр өчен матур концерт программалары, бүләкләр, коллективтан, ТР районнарыннан һәм туганнарыннан котлаулар оештырыла. Әмма иң мөһиме-игътибар.
2020 елның 10нчы сентябрендэ Байлар Сабасынын “Олимп” стадионында момкинлеклэре чиклэнгэн кешелэр арасында җиңел атлетика буенча чемпионат булдып узды. Безнен интернатыбыздан бу спорт чарасында 1975нче елда туган Загидуллин Рөстэм И. һэм 1977нче елда туган Ермалаева Светлана И. катнаштылар Алар ядрэ ату, 200 метрга, 400 метрга, 800 метрга йогерү буенча булган ярышларда катнашып 1нче, 2нче, 3нче урыннарга лаек булдылар.
Бүген тәрбияче Әгъләмова Л.И. җитәкчелегендә “Кайда ? Нәрсә ? Кайчан ?” дип исемләнгән викторина үткәрелде.
Викторина игътибар , хәтер , фикерләүне үстерә, ялны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә ярдәм итә. Бу чарада өлкәннәр бик теләп катнаштылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
21 нче август көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмир кызы булып китте.
Эльмира Әмир кызы бүлмәләрне, территорияне карап чыкты, биредә яшәүчеләр һәм интернат-йортның коллективы белән аралашты.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының культорганизаторы Мөбәрәкшина Г.Г. олылар белән «Шат җырлардан йөрәккә күңелле» дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрде. Җыр күп кешеләргә шатлык китерә. Ә җырлау тагын нәрсә бирә? Җырлау иммун системасын ныгыта, сәламәт йокыга ярдәм итә, стресс дәрәҗәсен киметә, акыл активлыгын яхшырта, коммуникатив күнекмәләрне киңәйтә. Җыр - табигый антидепрессант һәм, ниһаять, җырлау ышанычны көчәйтә. Кан әйләнеше һәм кислород агымы яхшыра, бу исә баш миенә кислород үтеп керү мөмкинлеге бирә, акыл активлыгы һәм хәтерне ныгыта.