ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2026 ел
җомга

         3 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр язгы өмәдә катнаштылар.

 

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

1
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

 Көлке һәм мәзәкләр көне-халыкара юмор бәйрәме, аны күп илләрдә 1 апрельдә билгеләп үтәләр. Бу көнне шаяру, күңел ачу, туганнарыбыз, дусларыбыз, хезмәттәшләребез, якыннарыбыз һәм бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән шаярту гадәте бар.

Беренче апрель шаяртулары бик күп якты тәэсирләр, уңай хис-кичерешләр бирә һәм озакка истә кала. Тик шуны истә тотыгыз: 1 апрельгә булган мәзәкләр  күңелле һәм зарарсыз булырга тиеш.

 1 апрель көнне Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә интернатта яшәүчеләр белән берлектә стена газетасы чыгарылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

25
март, 2026 ел
чәршәмбе

25 март көнне Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә интернатта яшәүчеләр белән «Сугыш булды, без тыл идек» дигән темага тарихи сәгать үткәрелде.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

23
март, 2026 ел
дүшәмбе

  23нче март көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр саф һавада урам тренажерларында физкультура сәгатендә катнаштылар. Бу кунегүләр физик сәламәтлекне ныгытуга һәм эмоциональ фонны яхшыртуга ярдәм итә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

19
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

    19 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында шәфкать туташы  «Өлкән яшьтәге кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары авырулары» дигән темага лекция үткәрде. Интернатта  яшәүчеләр йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын булдырмауның төп моментлары белән  танышып  үттеләр.: көн саен кан басымын үлчәү, канда холестерин дәрәҗәсен контрольдә тоту, баланслы туклану, уртача физик активлык, дөрес көн режимы, уңай эмоциональ халәт. Лекция  тыңлаучыларга буклетлар таратылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

18
март, 2026 ел
чәршәмбе

Быел безнең ил истәлекле датаны – Кырымның Россиягә кушылуының 12 еллыгын билгеләп үтә!

Кырым ярымутравы, Кара диңгез энҗесе, туган гаваньга әйләнеп кайтты, һәм бу вакыйга илебезнең яңа тарихының иң мөһим битләренең берсе булды.

2014 елның 18 мартында Кырым Республикасы һәм герой-шәһәр Севастополь рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде, тарихи гаделлекне торгызды һәм ярымутрауда яшәүчеләрнең ихтыярын үтәде.

Әлеге истәлекле дата уңаеннан Лесхоз интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, интернатта яшәүчеләр белән берлектә «12 ел бергә!» дигән темага лекция үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

17
март, 2026 ел
сишәмбе

   17нче март  көнне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында яшәүчеләр шәфкат туташы  Хасбиева Г.Р. җитәкчелегендә  скандинавия йореше чарасында  катнаштылар. Саф һавада скандинавия таяклары белән йөрү-бу ял итү генә түгел, ә тулы физик йөкләнеш. Скандинавия йөреше бөтен тән мускулларын эшкә җигә һәм буыннарга артык йөкләнешсез активлыкны саклап калырга ярдәм итә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

13
март, 2026 ел
җомга

13 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә хезмәт терапиясе үткәрелде. Интернатта тәрбияләнүчеләр белән берлектә ротангтан кашпо үрдек.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

12
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнендә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының гүзәл хатын-кызларына Мостафин Айдар Ибраһимович лалә чәчәкләреннән букетлар бүләк итте.

 Лесхоз интернат-йорты администрациясе бик зур рәхмәтен белдерә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

11
март, 2026 ел
чәршәмбе

                                               Фитнес дәресләр

11 март көнне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында социаль хезмәтләр алучылар белән фитнес кунегуләре үткәрелде. Әлеге гади физик күнегүләр хәрәкәт активлыгын сакларга, кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итә, сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Бу даими дәресләр хәрәкәт координациясен яхшырта һәм үз чиратында егылу куркынычын киметергә мөмкинлек бирә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International