Бүген 10 нчы гыйнварда Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән социаль эш буенча белгеч җитәкчелегендә скрапбукинг дәресләре үткәрелде.
7 гыйнварда христианнар Раштуаны-иң төп һәм якты православие бәйрәмнәренең берсен билгеләп үтәләр.
Бу бәйрәм уңаеннан Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар җыелып, яшьлектәге җырларын искә төшерделәр һәм җырладылар, гармунга көйләр тыңладылар.
Бүген 2 нче гыйнвар көнне Лесхоз интернат-йортында социаль эш буенча белгеч А.М. Вәлиева җитәкчелегендә агачтан ясалган чыршы уенчыкларын бизәү буенча мастер-класс үткәрелде.
30 декабрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен учреждение коллективы катнашында «Иң, иң яхшы Яңа ел» бал - маскарады уздырылды. Әби-бабайларны Яңа ел белән котладылар. Яңа ел пакетлары рәвешендә иганәчелек ярдәме оештырылды.
24 декабрь көнне Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә фитнес буенча төркемле шөгыль үткәрелде.
17 декабрьдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова Лесхоз интернат-йортына эш визиты белән килде.
Эльмира Әмировна интернаттагы чисталыкка һәм тәртипкә игътибар итте. Социаль хезмәтләр алучылар белән әңгәмә корды, яшәү, туклану шартлары, ял итүне оештыру белән кызыксынды. Барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котладым.
11 декабрьдә инвалидлар декадасы кысаларында Олы Кибәче урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында матур концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
10 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары Лесхоз бистәсе музеенда булдылар. Музей хезмәткәрләре “ Гипстан тылсым" дигән мастер-класс үткәрделәр.
9 декабрь көнне Байлар Сабасында инвалидлар декадасына багышланган коляскадагы инвалидлар һәм ПОДА инвалидлары арасында бочче буенча ярышлар узды. Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортыннан ярышларда социаль хезмәтләр алучылар : Абрамов Александр Александрович, Захарова Татьяна Алексеевна, Карнашов Николай Алексеевич һәм Беляев Алексей Михайловичлар катнаштылар. Алар барысы да призлы урыннар яуладылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
1-10 декабрендә Россиядә гадәттәгечә Халыкара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган инвалидлар декадасы үткәрелә. Инвалидлар декадасы кысаларында 5 декабрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Күңелле стартлар" булып узды.