4 октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Нырты мәдәният йорты һәм Арташ авыл җирлеге хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан концерт оештырылды.
1 октябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм программасында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Шулай ук «Киләчәккә ышаныч белән» БФ вәкилләре килделәр, тәрбияләнүчеләребезне тәмле һәм матур бүләкләр белән сөендерделәр.
Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппарат җитәкчесе М. Р. Кәримов, Саба районын социаль яклау идарәсе начальнигы Л. Н. Гайнетдинова, Балтач районы социаль яклау идарәсе начальнигы А. Ф. Гатиятуллина, Саба районы ВОИ ТРО рәисе А. И. Миңнигулов, ветераннар җәмгыяте рәисе Ф. И. Ильясов, Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А. Х. үзләренең котлауларын җиткерделәр.
29 сентябрьдә өлкәннәр һәм инвалидлар Лесхоз интернат- йортында хезмәткәрләре белән бергә яшәүчеләр учреждение территориясендә чия агачлары утыртуда актив катнаштылар.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләрен алучылар Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Бик күп кызыклы һәм матур урыннарда булдылар. Зоопарк белән Кремль биләмәсендә йөрделәр.
Сәяхәттән барысы да күңелле тәэсирләр һәм күп уңай эмоцияләр генә түгел, ә күңелле һәм кызыклы вакытны искә төшерәчәк фотога төштеләр.
Бөтендөнья Альцгеймер турында хәбәрдарлык ае-һәр сентябрьдә үткәрелә торган Халыкара акция. Бу акция кысаларында ел саен, 21 сентябрьдә, Бөтендөнья Альцгеймер авыруына каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Деменция - хәтер, фикерләү, үз-үзеңне тоту һәм көндәлек гамәлләрне башкару сәләте деградациясе бара торган синдром ул. Бөтендөнья Альцгеймер авыруы ае кысаларында Лесхоз картлар интернат-йортында деменцияне профилактикалау буенча чаралар һәм дәресләр уздырылды.
19 августта «Халыкара өлкәннәр көне» уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортын «Тулган Ай» фольклор ансамбле үзенең визиты белән сөендерде. Аларның башкаруында күңелле җырлары һәм яхшы теләкләр яңгырады.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән «Ничек теракт корбаны булмаска» дигән темага полиция участок хезмәткәре белән очрашу үткәрелде
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Әхмәт хәзрәт белән дини тәрбия дәресләре кысаларында очрашу уздырылды.
13 сентябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт буенча инструктор аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән, кулларның вак моторикасын яхшырту һәм саклау буенча социаль технология үткәрде.
Саба муниципаль районында, стажировка кысаларында, ТР Раисе кадрлар резервында катнашучылар 2023 елның 06 сентябрендә Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды