ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

22 апрель көнне Лесхоз интернат йортында шәфкать туташы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен "Дон" күпфункцияле комплексы ярдәмендә интернатта яшәүчеләр арасында вак моториканы үстерү буенча кунегүләр үткәрде. Бу күнегүләр когнитив функцияләрне яхшырту һәм баш миенең яшь үзгәрешләрен акрынайту өчен файдалы, шулай ук алар координацияне ныгытырга, буыннарның хәрәкәтчәнлеген арттырырга ярдәм итә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

15
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

15 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә интернатта яшәүчеләр белән язгы табигатькә экскурсия оештырылды.

Яз-елның матур вакыты, табигать кышкы йокыдан уяна һәм җанлана башлый. Бу чорда табигатьне якты һәм төсле итә торган бик күп үзгәрешләр була.

Яз шулай ук кешеләрнең кәефенә йогынты ясый. Озын һәм салкын кыштан соң, көннәр кыска һәм караңгы булганда, кояшлы һәм җылы көннәр вакыты килә. Бу кәефне күтәрә  шатлык һәм күңел ачу хисе уята. Кешеләр активрак һәм энергиялерәк була бара, яңа маҗараларга һәм мөмкинлекләргә әзер.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

14
апрель, 2026 ел
сишәмбе

   Прививкалар календаре кысаларында,  14 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында, Лесхоз участок хастаханәсе шәфкать туташы яшәүчеләргә пневмококк инфекциясенә каршы планлы вакцинация һәм дифтерия, столбнякка каршы ревакцинация үткәрде. Тәрбияләнүчеләргә вакцинадан соңгы чорда киңәшләр бирелде

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

10
апрель, 2026 ел
җомга

    10 апрель көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында шәфкать туташы «Баш авыртканда үз-үзеңә массаж» дигән темага әңгәмә үткәрде. Уз-үзеңә массаж ясау-тәннең билгеле бер участокларына мөстәкыйль йогынты ясау, киеренкелекне киметү, авыруларны профилактикалау һәм кайбер медицина бурычларын хәл итү техникасы ул. Әлеге чара барышында тәрбияләнүчеләр авыртуны киметергә һәм баш авыртуы вакытында хәлне җиңеләйтергә ярдәм итә торган махсус манипуляцияләр нигезләре белән  таныштылар. Әңгәмәдән  соң тиешле буклетлар таратылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

8
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында 8 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә интернатта яшәүчеләр белән берлектә рус әдәбияты классикларының әсәрләрен уку оештырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

7
апрель, 2026 ел
сишәмбе

    Бу атнада Татарстан Республикасы буенча Сәламәт яшәү атналыгы уза. Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган бу атна кысаларында 7 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йорты  территориясендә хезмәткәрләр һәм яшәүчеләр арасында «Тормышка 10000 адым» акциясе уздырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

3
апрель, 2026 ел
җомга

         3 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр язгы өмәдә катнаштылар.

 

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

1
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

 Көлке һәм мәзәкләр көне-халыкара юмор бәйрәме, аны күп илләрдә 1 апрельдә билгеләп үтәләр. Бу көнне шаяру, күңел ачу, туганнарыбыз, дусларыбыз, хезмәттәшләребез, якыннарыбыз һәм бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән шаярту гадәте бар.

Беренче апрель шаяртулары бик күп якты тәэсирләр, уңай хис-кичерешләр бирә һәм озакка истә кала. Тик шуны истә тотыгыз: 1 апрельгә булган мәзәкләр  күңелле һәм зарарсыз булырга тиеш.

 1 апрель көнне Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә интернатта яшәүчеләр белән берлектә стена газетасы чыгарылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

25
март, 2026 ел
чәршәмбе

25 март көнне Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә интернатта яшәүчеләр белән «Сугыш булды, без тыл идек» дигән темага тарихи сәгать үткәрелде.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

23
март, 2026 ел
дүшәмбе

  23нче март көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр саф һавада урам тренажерларында физкультура сәгатендә катнаштылар. Бу кунегүләр физик сәламәтлекне ныгытуга һәм эмоциональ фонны яхшыртуга ярдәм итә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International