ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

18 декабрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә хезмәт терапиясе үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучылар кәгазьдән күләмле кар бөртекләре ясадылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

13
декабрь, 2024 ел
җомга

 13 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында  Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары алдында «Березняк авылы Х. В. Ваһапов исемендәге төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары һәм укытучылары концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

11 декабрьдә Лесхоз интернат   йортында шәфкать туташы җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар белән «ВИЧ профилактикасы " темасына лекция үткәрелде.

 Максатлары: социаль хезмәтләр алучыларны барлыкка килү тарихы, симптомнары һәм диагностикасы белән таныштыру.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

           Бүген инвалидлар декадасы кысаларында Олы Кибәче мәктәбе укучылары һәм укытучылары Лесхоз интернат-йортына бик матур концерт программасы белән килделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

6
декабрь, 2024 ел
җомга

6 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат – йортының социаль хезмәтләр алучылары Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар. Безнең интернат карамагындагылар «Тормыш шатлыгы» дигән мастер-класста катнаштылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

 4 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре  Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары белән берлектә викторина үткәрделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

3
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

3 декабрь-махсус көн, бу көнне бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу дата барыбызга да безнең янәшәдә ярдәмгә,  кайгыртучанлыкка мохтаҗ кешеләр яшәвен искә төшерә. "Шәфкатьле булыйк, игелекле булыйк һәм түземле булыйк!"

Лесхоз интернат–йортында да кышның беренче көнендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар декадасы старт алды.

3 декабрь көнне социаль хезмәтләр алучылар алдында концерт программасы белән   Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясады.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

30
ноябрь, 2024 ел
шимбә

 30 ноябрь көнне Саба хәрби-диңгез флоты ветераннары Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар. Алар социаль хезмәт алучылар белән мавыктыргыч әңгәмә үткәрделәр. Армия сафларында хезмәт итүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Кызыклы тарихлар белән уртаклаштылар. Бүләкләр бирделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

29
ноябрь, 2024 ел
җомга

                        Татарстан Республикасы флагы көне

 Татарстан Республикасы флагы көне ел саен 29 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне 1991 елда ТР Югары Советы республиканың Дәүләт флагын раслады. Бу вакыйга барлык татарстанлылар өчен тирән әһәмияткә ия һәм бердәмлекне, ватанпәрвәрлекне һәм Ватаныбыз өчен горурлыкны символлаштыра. Әлеге вакыйга уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә рәсем конкурсы үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

28
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

 28 ноябрь көнне Лесхоз интернат йортында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы буенча күнегүләр үткәрелде. Тренировканың максаты хезмәткәрләрнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән катлаулы багланышларын барлау иде. Әлеге күнегүләрнең уңай нәтиҗәсе-зыян күрүчеләрне эвакуацияләү һәм дөрес карарлар кабул итү, вакытында ярдәм күрсәтү.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International