Библиотерапия
Тынычландыра торган дарулар урынына китаплар, стресс һәм депрессия вакытында төп рецепт буларак уку тора. Библиотерапия яки китаплар ярдәмендә дәвалау-кешеләрнең эмоциональ халәтен психологик коррекцияләүнең уникаль юнәлеше.
22 январь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә библиотерапия үткәрелде.
20 гыйнварда Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү тармагының 2024 елга эшчәнлегенә йомгаклар ясау буенча хисап киңәшмәсе оештырылды. 2024 ел йомгаклары буенча фикер алышынды һәм 2025 елга бурычлар куелды.
15 гыйнвар көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә хезмәт терапиясе үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучылар фетрдан чәч өчен резинка ясадылар.
Казан шәһәре Идел буе районының 18 нче «Галәм» гимназиясе укучылары Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучыларына котлау открыткалары һәм күчтәнәчләр җибәрделәр. Бабайлар һәм әбиләр алган бүләкләрдән һәм хис-кичерешләрдән канәгать калдылар.
7 гыйнвар көнне өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында белгеч социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә раштуа тематикасына открыткалар ясау буенча иҗади эш үткәрде.
Үз кулларың белән ясалган Открытка-Яңа ел бүләгенең Иң Кулай варианты, аңа мәхәббәт һәм җылылык өлешчәсе салынган. Картлар йортында яшәүчеләр үзләренең шедеврларын ясауның мавыктыргыч иҗади процессына чумдылар, бик күп уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алдылар
6 гыйнварда белгеч җитәкчелегендә Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә көндезге ял узды, газета-журналлар укыды һәм Раштуа традицияләре турында фикер алыштылар.
Өстәл уеннары-аралашуның һәм төрле күнекмәләрне һәм белемнәрне үстерүнең универсаль ысулы. Шахмат, шашка, домино, лото, монополия, пазл хәтерне, логик һәм образлы фикерләүне күнектерәләр һәм боларның барысын да аңлы дәрәҗәдә кеше үзенең көндәлек тормышында куллана. Уеннар канәгатьлек китерә, коллективның берләшүенә ярдәм итә һәм безнең һәрберебез өчен реаль вакытта кеше аралашуы мөһим булуын искә төшерә. Өстәл уеннарының аерым категорияләре моториканы, реакция тизлеген, координацияне, күз күремен, анализлый белүне яхшыртырга ярдәм итә.
5 гыйнвар көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә «Уен терапиясе» үткәрелде.
4 гыйнварда Лесхоз өлкәннәр йортында шәфкать туташы җитәкчелегендә социаль хезмәт алучыларга “Сәламәт яшәү рәвеше”темасына лекция укылды. Тема актуаль булу сәбәпле, лекциядән сон кызыклы әңгәмә булды.
3 январь көнне социаль эш буенча белгеч җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар белән библиотерапия үткәрелде.
Беркемгә дә сер түгел, кыш-салкын саф һава исе белән тулган ел фасылының искиткеч вакыты. Кызганычка каршы, салкыннан куркып, күпләр саф һавада йөрүләрен оныта. Ә юкка! Галимнәр табигатьтә кышкы сәфәрләрнең кешенең игътибарына һәм хәтеренә, гомуми хәленә, йөрәгенә һәм үпкәләренә уңай йогынты ясавын исбатладылар.
2 гыйнварда Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары тәрбияче җитәкчелегендә урманга кышкы экскурсиягә чыктылар. Кышкы урман шулкадәр матур, вакыт сизелми дә үтеп китте. Тирә-юньдә чисталык һәм сафлык. Кыш көне нинди рәхәт! Һава чиста һәм салкын, өйгә кайтасы да килми.