9 Май конне "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр тантаналы парадта катнаштылар. Балалар парад формасында маршладылар, Бөек Ватан сугышы геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар, Мәңгелек ут янында каравылда тордылар.Бу парад безнең тәрбияләнүчеләрнең йөрәкләрендә озак еллар истэ калачак.
5 майда безнең приют базасында консилиум узды. Уртак консилиумда видеоконференция аша безгә опека һәм попечительлек бүлеге,Казан шәһәренен Совет районы КСЦОН органнары да кушылды. Әлеге чарада балаларның агымдагы уңышлары һәм алга таба яшәү рәвеше турында фикер алыштылар.
Лесхоз интернат-йортында «Георгий тасмасы» акциясе уздырылды һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.
5-нче май көнне Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Исмәгыйлева Э.Х. җитәкчелегендә Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көненә багышланган чара уздырылды.
5 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 9 Май бәйрәме уңаеннан, тәрбияче җитәкчелегендә, «Җиңү тәрәзәсе» һәм «Хәтер шәме»акцияләре уздырылды.
5 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көнендә, тәрбияче җитәкчелегендә, «Без барыбыз да төрле , әмма хокукларыбыз тигез»дигән темага лекция үткәрелде.
Россия буенча 1 майдан 9 майга кадәр «Җиңү проспекты» акциясе старт алды. Әлеге патриотик акция Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, киткән ветераннарны искә алу, үз тәрәзәләрен хәтер галереясенә әверелдереп бәйрәм шартлары булдыру мөмкинлеге. Социаль хезмәтләр алучылар бөтенхалык бәйрәменә - Җиңү көненә актив әзерләнәләр. Быел илебезне немец-фашист басып алучыларыннан азат итүнең 78 еллыгы билгеләп үтелә. Социаль хезмәткәрләр ярдәме белән энтузиазм белән тәрбияләнүчеләр үз тәрәзәләрен тематик рәсемнәр, трафаретлар, Җиңү көне символикасы белән бизәде.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау бүлегендә Саба муниципаль районында аз керемле гражданнарга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү буенча чираттагы ведомствоара комиссия узды.