Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, социаль педагоглар белән берлектә, "Яхшылыкны сакла" дигән ирекле проектта катнашу кысаларында, махсус хәрби операциядә булган солдатларның балаларына кул эшләнмәләре бүләк иттеләр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә.
Социаль хезмәтләр алучылар “Балкыш” комплекслы үзәгенең савым бүлеге “Җиңү нуры” бөтенроссия акциясендә актив катнашты. Алар үзләренең "Җиңү шәмнәрен" кабыздылар, Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган кешеләр турында искә алдылар.
Акциянең төп бурычы - үз йортлары һәм халкы өчен сугышкан, һәлак булган батырларны искә алу.
Канәфер Җиңү символы булып тора. Борын-борыннан бу чәчәк ныклык белән ассоциацияләнә.Канәфер батырлык,намуслылыкны гәүдәләндерә.Кызыл төс кан дигәнне аңлата: чөнки Җиңү бәһасез корбаннар бәрабәренә кыйммәтле җиңү булды.
10 май көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә,социаль хезмәт алучылар белән берлектә, җиңү чәчәге ясалды.
8 май конне Иске Икшермә авлында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Бәйрәм кадет мәктәбе укучыларының маршы белән башланды,алар арасында приютта тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Митинг ахырында кунаклар һәм авыл халкы һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салды.