ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат – йортының социаль хезмәтләр алучылары Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар,  мастер-класста катнаштылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

16
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

15 октябрьдә "Тургай" приютында "Әтиләр көне" бәйрәме билгеләп үтелде. Без барыбыз да беләбез, балалар өчен ата-аналардан якынрак кеше юк.  Балалар яңа бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр. Алар портретлар ясадылар һәм әтиләре, гаилә бәйрәмнәре турында сөйләделәр, кызыклы мизгелләрне искә төшерделәр, шигырьләр укыдылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

13
октябрь, 2023 ел
җомга

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары "Әтиләр көне" уңаеннан социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән чара уздырдылар. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: гаиләне берләштерүгә ярдәм итү, балаларда гаиләдәге әтинең дөрес һәм уңай социаль статусын формалаштыру өчен йөкләмә булдыру; әхлакый- эстетик кыйммәтләрне формалаштыру, ата-аналарга карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү.


saby.tatarstan.ru

"Балкыш" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең чираттагы җыелышы булды. Анда район үзәк хастаханәсенең гериатор табибы катнашты. Инфаркка каршы профилактика буенча мәгълүмат белән таныштырды. Учреждениенең медицина хезмәткәре "Профилактика появления пролежней и контрактур" темасына дәресләр үткәрде.


saby.tatarstan.ru

Гаилә кыйммәтләрен формалаштыру бик мөһим катлаулы оешкан процесс. Һәр заманда үзгәрешсез булган гаилә кыйммәтләре бар, алар үзара аңлашу, якыннарына игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәтләр. Шуңа бәйле рәвештә тәрбияченең бурычы-тәрбияләнүчеләрне берләштерүгә ярдәм итүче чаралар оештыру.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

12
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәнсенең уку залында “Сядем рядком- поговорим ладком” исеме астында әдәби сәгать узды. 


saby.tatarstan.ru

11
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

11 октябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Гарденотерапия» социаль-реабилитация технологиясе үткәрелде. Хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар бүлмә гөлләре утырттылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

10
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

2023 елда "ТР Урман хуҗалыгы елын" бәйрәм итү кысаларында "Урманны саклыйк" республика табигатьне саклау акциясе уздырыла. Акциядә "Тургай" приютында тәрбияләнүче балалар катнашты. Без ул көнне төрле-төрле  агачлар утырттык.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

9
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

5 октябрьдә Россиядә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Безнең приютта шулай ук педагоглар, тәрбиячеләр эшли.Уйлап карасаң, приютта эшләүче һәр кеше тәрбияләнүчеләребезне тәрбияләү һәм үстерү белән бәйле. Бәйрәм хөрмәтенә  бу истәлекле датага багышланган бәйрәм үткәрдек. Безнең тәрбияләнүчеләр концерт номерлары күрсәттеләр, остазларын һәм приюттагы барлык хезмәткәрләрне котладылар. Бәйрәм бик кунелле утте.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

 

   6 октябрьдә безнең приютта өлкәннәр көненә багышланган   бәйрәм чарасы узды. Тантаналы өлештән  соң  килгэн кунакларга приютта экскурсия үткәрелде, планнар һәм проектлар белән уртаклаштык. Бәйрәм бик кунелле узды.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International