Әниләр көне алдыннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен бәйрәм торты әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Алда торган бәйрәм хөрмәтенә котлау җырлары белән Рим Усманов һәм Айзилә Шакирова чыгыш ясадылар.
Әниләр бәйрәме тормыш белән яшәргә һәм шатланырга мөмкинлек биргән иң яраткан һәм иң төп хатын-кызга багышлана. Россиядә Әниләр көне рәсми рәвештә 1999 елда билгеләп үтелә башлый, әмма бәйрәм турында беренче искә алуларны борынгы дөнья тарихында табарга мөмкин.
23ноябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара әниләр көне уңаеннан концерт оештырылды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, социаль-юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде.
22 ноябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Икшермә мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан, Халыкара әниләр көне уңаеннан, концерт оештырылды.
20 ноябрь көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, Балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан, балигъ булмаган балалар өчен «Балаларның хокукый җаваплылыгы» дигән темага әңгәмә үткәрделәр.
Чараның максаты: балаларны төп хокуклары белән таныштыру, хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү, балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау, башка кешеләрнең хокукларына хөрмәт тәрбияләү.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән, «Арт-терапия» программасы кысаларында, «Дөрес булмаган ил» метафорик карталары белән дәрес үткәрде. Әлеге уен балада булган проблемаларны, куркуларны җиңәргә өйрәнергә ярдәм итә.
Алда көткән «Әниләр көне» бәйрәме уңаеннан, 16 ноябрьдә, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Саба районы сәләтле балалар мәктәбенең 8 сыйныф укучылары, әти-әниләре белән берлектә, бәйрәм концерты белән килделәр. Интернатта яшәүчеләрне бәйрәм белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәтләр алучылар өчен ял чаралары уздырыла.