ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2024 ел
шимбә

7 нче март көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә күп балалы гаиләләрнең әти-әниләре катнашында Гаилә елына багышланган «Без - дус, бердәм гаилә» дигән конкурс-уен чарасы узды.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru
6 нчы март көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Февромарт» дип исемләнгән могҗизалы бәйрәм узды.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

7
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

   Бәйрәм алдыннан безнең приютта 8 Мартка багышланган конкурс  узды. Ике  команда ярышты. Катнашучылар төрле конкурсларда үз осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

   Россиядә мартның беренче якшәмбесендә ел саен әбиләр көне билгеләп үтелә. Без балалар белән бу көнне 6 мартта билгеләп үттек. Балалар җырлар җырладылар, биеделәр, ә аннары, командаларга бүленеп, конкурсларда көч сынаштылар.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында, Лесхоз интернат-йортында «Ягез әле әбиләр-кызлар» конкурсы уздырылды.

Бу искиткеч язгы бәйрәм белән хатын-кызларыбызны котладылар. Чәчәкләр һәм бүләкләр бирделәр. Безнең әбиләр һәм интернат-йорт хезмәткәрләре тюльпан бәйләме бүләк иткән хәйрияче Ибраһимов Эльмир Рамиль улына зур рәхмәт белдерделәр.

Янәшәдә игелекле һәм ваемсыз булмаган кешеләр булуы яхшы, алар онытмый һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер!

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, социаль-юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды. 


saby.tatarstan.ru

6
март, 2024 ел
чәршәмбе

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында, без Лесхоз интернат – йорты хезмәткәрләре «Интернатта яшәүче әбигә чәчәк бүләк ит» дигән акциясен уздырырга булдык. Безнең белдерүгә игелекле булган кешеләр җавап бирде.

Бүген безгә Кукмара районыннан, Кукмара шәһәреннән «Мәхәббәт белән дигән чәчәк салоны» шәхси эшмәкәр Шәрипова Алсу Закировна матур чәчәк бәйләмнәре алып килде. Әбиләребезне бу искиткеч язгы бәйрәм белән котладык. Безнең әбиләребез хәйриячеләргә зур рәхмәт белдерделәр.

Янәшәдә игелекле һәм ваемсыз булмаган кешеләр булуы яхшы!

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

4
март, 2024 ел
дүшәмбе

Безнең приют педагоглары Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар арасында "Без Татарстанның кечкенә патриотлары" һәм "Әкият дөньясы" дигән конкурста катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең педагоглар Мөхәммәтҗанова Лилия һәм Сибгатуллина Алсу җиңүче дипломнарына лаек булдылар. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

1
март, 2024 ел
җомга

29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

  Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәге көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.


saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International