ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2024 ел
җомга

28 мартта Балалар белән Теләче авылындагы «Батыр» боз сараенда булдык. Сарай хезмәткәрләре, матур елмаеп һәм яхшы сүзләр әйтеп, балаларыбызны каршы алдылар һәм аларны бинаның төп боз аренасына озаттылар. Балалар боз өстендә рәхәтләнеп вакыт үткәрделәр!

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

     27 мартта безнең тәрбияләнүчеләр Теләче районында урнашкан "Дулкын" бассейнында булдылар.

Балалар өчен мондый сәяхәтләр һәрвакыт зур шатлык. Безне игелекле бассейн хезмәткәрләре каршы алды, инструктаж үткәрде, киенү бүлмәләре, душ бүлмәләре күрсәтте. Аларга зур рәхмәт!

Йөзү - бөтен организмга бик файдалы булган матур спорт төре. Ул сәламәтлекне ныгыта, чыдамлыкны арттыра, сыгылмалылыкны үстерә, эшчәнлекне арттыра.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә Янгынга каршы отрядының Шәмәрдән авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Гатиятов Р.Р. социаль хезмәт алучылар, үзәк хезмәткәрләре өчен янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде. Анда гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында җентекләп сөйләде. 


saby.tatarstan.ru

27
март, 2024 ел
чәршәмбе

27 нче мартта Лесхоз  өлкәннәр  һәм  инвалидлар өчен  интернат йортында  яшәүчеләр  медицина  тикшерүе  уттеләр.

   Социаль  хезмәт  алучыларны  Саба  район хастаханәсендә  эшләүче табиблар:  хирург,  уролог,  отоларинголог, гинеколог,  окулист, терапевт һәм башка  белгечләр  тикшерде. Медицина  тикшеруе    буенча  тиешле  дәвалау һәм медицина  процедуралары  билгеләнде.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

Нәүрүз-яз һәм кояш бәйрәме. 26 мартта безнең приютта да Нәүрүз бәйрәме узды. Кунакка Нәүрүз-яз килде. Төрле уеннар үткәрелде. Капчыкларда йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү һәм башка уеннарда катнашты балалар. Балалар бик рәхәтләнеп ял итте. Ахырдан кунаклар алып килгән тэмле ризыклар белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

    «Тургай» приютында   25 мартта - балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы башланды.  Балалар тәрбиячеләре белән бергә авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Алар анда китаплар белән  танышып чыктылар. Атналык төрле-төрле чараларларга бай булып үтә.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

25
март, 2024 ел
дүшәмбе

   Кичә приютта тәрбияләнүчеләрне авыл мәчетендә узган ифтарга чакырдылар. Рафикъ хәзрәт, балаларыбызны шатланып каршы алды, Рамазан ае турында сөйләде.

Догадан соң барлык кунакларны өстәл янына чакырдылар. Кичәнең төп сыйлыгы булып традицион мөселман ризыклары  торды.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

22
март, 2024 ел
җомга
21 нче март көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә яз бәйрәме «Нәүрүз» үткәрелде.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

Безнең тәрбияләнүчеләр, тәрбияче Дәүләтгәрәева Гөлсинә Зөфәр кызы җитәкчелегендә, республика бәйгесендә катнаштылар. «Идел буе халыклары чишмәләре " иҗат конкурсы төбәкара фәнни-гамәли конференция кысаларында үткәрелде.  Һәр номинациядә балалар призлы урыннар алды.

Катнашучыларны һәм аларның җитәкчесен җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

21 мартта Даун синдромы белән Халыкара кеше көне билгеләп үтелә.

Бу көн уңаеннан "Тургай" приюты тәрбияләнүчеләре "Югары Утар балалар интернат-йортына" бардылар. Бу очрашуга балалар алдан, тырышып әзерләнделәр.Алар анда мастер –класс үткәрделәр.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International