ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2026 ел
сишәмбе

Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең танылган символы булып тора, ул әле дә безнең йөрәкләрне борчый.

   "Оста куллар" түгәрәгендә балалар Георгий лентасыннан брошкалар ясадылар.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

      Бездә тәрбияләнүчеләр  бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елына багышланган «Тукай дөньясына сәяхәт» Республика иҗат конкурсында катнаштылар.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

     9 Май "Җиңү тәрәзәсе" Бөтенроссия акциясе - иң тантаналы, иң якын, иң кадерле һәм шул ук вакытта иң моңсу бәйрәм - безгә тыныч күк йөзе һәм лаеклы ирек бүләк иткән кешеләрне искә алу көне.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru


30
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

 30 апрель көнне Яз һәм Хезмәт бәйрәме кысаларында Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләре «Экологик десант» акциясендә катнаштылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.


saby.tatarstan.ru

29
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур игътибар бирелә. 29 апрель көнне шәфкать туташы җитәкчелегендә интернатта фитнес дәресе үткәрелде. Интернатта яшәүчеләр бу чараларда бик теләп шөгыльләнәләр. Спорт тренажерларында даими шөгыльләнү интернатта яшәүчеләрнең сәламәтлегенә уңай йогынты ясый, хәрәкәт координациясен яхшыртырга ярдәм итә, бу үз чиратында егылу куркынычын киметергә мөмкинлек бирә.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

27
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына безнең приютта бик күп төрле чаралар узды.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

24
апрель, 2026 ел
җомга

26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә, шулай ук бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Шушы истәлекле даталар алдыннан Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай - шигърият чишмәсе» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында интернатта яшәүчеләр бөек татар шагыйре, мәгърифәтче һәм публицистның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Аның балалар шигырьләренә, әкиятләренә һәм поэмаларына аерым игътибар бирелде, алар татар халкының һәм бөтен күпмилләтле Россиянең мәдәни мирасының аерылгысыз өлешенә әверелде. Һәм ахырда стена газетасы чыгарылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

23
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Лесхоз  өлкәннәр һәм  инвалидлар  өчен   интернат  йортында  17нче апрельдән   гимнастика кертелде. Ул эш көне дәвамында көнгә ике мәртәбә үткәрелә. Гимнастика эш вакытында арыганлыкны бетерү, һөнәри авыруларны профилактикалау һәм эшкә сәләтлелекне арттыру өчен башкарыла торган физик күнегүләр комплексы ул.  Гимнастика кан әйләнешен яхшыртырга, стрессны киметергә, энергияне арттырырга һәм гәүдә торышын яхшыртырга ярдәм итә, бу исә, эш нәтиҗәлелегенә турыдан-туры йогынты ясый.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International