Бүген 27 октябрь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дәвалау физик культурасы буенча инструктор Хасбиева Г.Р. аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен төркемле дәрес үткәрде. Дәресләр визуаль карашны, фикерләүне, игътибарны, вак һәм гомуми моториканы һәм хәрәкәт активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән иде.
7 октябрьдә Өлкәннәр декадасы кысаларында безнең яшәүчеләр өчен «Салават»Яшьләр үзәге " ДБУның онлайн режимында концерт оештырылды. Чикләүләр булуга карамастан, безнең карамактагыларга игътибар һәм кайгыртучанлык бүләк иттеләр. Биредә яшәүчеләр шундый матур концерт өчен, матур җырлар һәм музыка тыңларга мөмкинлек биргән өчен бик рәхмәтле иде.
"Интерьерные штучки" түгәрәгенең чираттагы дәресендә тәрбияләнүчеләр алар өчен яңа булган "изолон" материалы белән эшләргә өйрәнделәр. Бу экологик, аллергия бирми торган һәм балалар өчен куркынычсыз материал. Балалар чәчәкләр ясарга өйрәнделәр, аларны йорт бизәү өчен кулланырга мөмкин.
1 нче октябрь көнне Лесхоз интернат-йортында иртәдән үк шау-шу һәм күңелле булды. Барысы да бәйрәмгә әзерләнделәр. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре әби-бабайларны бәйрәм белән үзләренең уникаль концерт программасы белән котларга ашыктылар. Район башкарма комитеты вәкилләре, социаль яклау бүлеге җитәкчесе, "Киләчәккә ышаныч белән"хәйрия фонды вәкилләре дә килгән иде.
29 сентябрь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче Әгъләмова Л.И. социаль хезмәт алучылар белән берлектә бүлмә гөлләрен кышкы чорга күчереп утырттылар.Гарденотерапия-ул өлкән кешеләрне үсемлекләр белән эшләүгә җәлеп итү ярдәмендә хезмәт реабилитациясенең аерым юнәлеше.Бу юнәлеш өлкәннәргә эмоциональ кәеф өсти, психологик баланс бирә һәм аларны тынычландыра.
Интернатның хуҗалыгы шактый зур. Парникларда иртә яздан чәчәкләр,яшелчә һэм яшел тәмләткеч үсентеләре үстерелә. Бакчада бәрәңге ,кыяр, помидор, чогендер, ташкабак үсә. Язын ук яшел тәмләткечләр җыялар, жәй азагында яшелчә уңышы мул була. Яшелчәчелек һэм чэчэк үстерү буенча барлык эшләргә интернатта яшәүчеләр җәлип ителә. Барысыда бердәм һәм рәхәтләнеп эшлиләр чөңки хезмәт терапиясе мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үз әһәмиятен һәм кирәклеген тоярга мөмкинлек бирә.
Үстерелгән яшелчәләр сыйфат һәм куркынычсызлыкка тикшерүләр уза, кухняга тапшырыла һәм безнең интернатта яшәүчелэрнең туклануын төрлеләндерә.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларга «Экстремизмга - ЮК» ункөнлеге кысаларында бер - береңә карата толерантлылык тәрбияләү, кешеләр белән дус- тату мөнәсәбәттә яшәүне формалаштыру максатыннан “Терроризм- җәмгыятькә карата начарлык” темасына әңгәмә үткәрделәр һәм видеотасмалар карап үттеләр.
8 сентябрь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында экстремизмга каршы көрәш буенча чара узды. Әлеге чара барышында тәрбияче Әгъләмова Л.И. социаль хезмәт алучылары белән берлектә «Без халыклар дуслыгы өчен , без көч куллануга каршы» дигән темага стена газетасы чыгарды.
Кәгазь пластикасы - ул кәгазь битен җанландыру сәнгате , аннан санаулы минутлар эчендә чәчәкләр , кошлар , хайваннар үрнәкләре ясап була . Кәгазь - ул бик уңайлы материал .
25 нче август конне Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында, хезмәт буенча инструктор Аглямова Л.И. җитәкчелегендә «Бумагопластика» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Максатлары : кәгазь белән эшләп вак кул маторикасын яхшырту, кәефне яхшырту.
17 август көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән берлектә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортта кечкенә бәйрәм оештырдылар. Нәни артистларны бик җылы каршы алдылар. Барлык яшәүчеләр һәм персонал аларның килүен көтте. Балалар һәм мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәрне концерт программасы белән шатландырдылар: җырлар җырладылар, биеделәр, һәр номер алкышларга күмелде. Тамашачылар вакытында үзләренең бәла-казаларыннан һәм проблемаларыннан аерылып торды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар чыгышы аларга чын шатлык алып килде, яшәүчеләр үз рәхмәтләрен белдерделәр.
Мохтаҗ һәм ялгыз кешеләр турында кайгырту безнең җәмгыять тормышының аерылгысыз өлеше булып тора һәм өлкәннәргә тормышка ышаныч бирә. Өлкән яшьтәге кешеләрнең шат йөзләре һәм аларга йөрүләрен сорап, бу чарада катнашучылар өчен иң зур бүләк булды.