ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Балалар йортының җирлекләре әкияти һәм тылсымлы илгә әверелде, анда яраткан әкият геройлары яши кебек. Кар фигуралары һәркемнең кәефен күтәрә.

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалр интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Яңа ел фотозонасын бизәү-фотода яңа ел очрашуының иң истәлекле, иң кызыклы мизгелләрен төшерү өчен менә дигән мөмкинлек. Әлбәттә, алдан әзерләнмичә генә фотога яки видеога төшереп булыр иде, әмма матур җиһазландырылган фонда  видео да һәм фото да яхшырак килеп чыга.

Хәтердә бәйрәмнең әкияти атмосферасын саклап калу өчен Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат - йортында, хезмәткәрләр үз куллары белән кул астында булган әйберләрдән  яңа ел фотозонасын әзерләделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

19
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

17 декабрьдә безнең приютка РОО вәкилләре, Саба якташлары" килде.Остазлар мастер-класс барышында балаларны кул астындагы материаллардан яңа ел уенчыклары ясарга өйрәттелэр.Балалар үз куллары белән «Тылсымлы ай» ясадылар. Мастер-класс тәмамлангач, кунаклар барлык егет-кызларга төрле төстәге рюкзакларда Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru


12
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

7 декабрьдә «Тургай» приютында "Йомшак уенчыклар"дигән традицион булмаган рәсем ясау ысулы буенча дәрес үткәрелде.Уенчыклар бик матур булып чыкты.Балалар үз куллары белән ясаган уенчыкларны күреп бик сөенделәр.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

9
декабрь, 2022 ел
җомга

8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында безнең балалар йортына «Тулган ай» фольклор ансамбле һәм Шәмәрдән авыл китапханәсе хезмәткәрләре килде.

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалр интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

6 декабрьдә безнең балалар район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган «Без барыбыз да бертигез» концертында катнаштылар. 

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалр интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

"Шоудаун" дип аталган уенны сукырлар уйлап тапкан. Бу өстәл теннисы һәм хоккей симбиозы. Туп өстәлгә якынлаша башлагач тавыш чыгара ,  һәм бу тавыш уенчыларга үз капкаларын  һөҗүмнән сакларга ярдәм итә.

6 декабрьдә  Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты социаль хезмәт алучы 1975 елгы Игорь Курчаев , Шәмәрдән бистәсендә, күрү буенча инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча турнирда катнашты. Игорь күрмәүчеләр өчен "Showdown"теннисында катнашты. Ул бу конкурста өченче ел катнаша. Бүген ул катнашкан өчен чираттагы грамотасын  һәм мактаулы урын алды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International