Лесхоз интернат-йортында капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Төп торак бинаның бер блогын ремонтлауны тулысынча төгәлләделәр. Әлеге блокны социаль хезмәт алучылар тарафыннан күчерү буенча эшләр башкарылды.
Безнең балалар йортында «Иске Яңа ел өчен Могҗизалар»конкурс – уен программасы узды.
11 гыйнвар көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында,хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә, аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән берлектә социаль-тернәкләндерү технологиясе үткәрелде.
Максатлары: вак кул моторикасын, күз күремен һәм күзаллауны үстерү.
9 гыйнварда тәрбияче Идиятова И.И. җитәкчелегендә «Яңа ел итеге»темасына мастер-класс үткәрелде.
4 гыйнварда балалар белән кошлар өчен җимлекләр ясарга булдык. Ә без аларны Кыш Бабайдан алган бүләк тартмаларыннан ясадык. Кыш аенда кошларга ризык табу бик авыр. Шуңа күрә без аларга булышабыз. Балалар зур тырышлык белән җимлекләр ясадылар. Җимлекләр бик матур килеп чыкты.
8 гыйнварда интернатта яшәүчеләр белән Лесхоз бистәсе буйлап виртуаль экскурсия үткәрелде . Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бу кышкы салкын бәйрәмнәрдә үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куймыйча гына экскурсиядә булдылар. Виртуаль экскурсия ул - гомуми үсеш өчен искиткеч чара. Интернатта яшәүчеләр Лесхоз бистәсенең матур табигатенә генә сокланып калмыйча, Лесхоз бистәсендәге барлык истәлекле урыннарны да күрделәр.
Раштуа һәм Яңа ел-барлык кешеләр өчен иң көтелгән һәм шатлыклы бәйрәмнәр. 7 гыйнварда шушы якты, матур бәйрәм уңаеннан интернатта яшәүчеләр арасында «Күңелле стартлар» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Яшәүчеләр җитезлектә, координациядә һәм тизлектә көч сынаштылар. Тамашачылар да читтә калмады, алар командаларга көч биреп утырдылар. Оттыручылар булмады. Ә катнашучылар өчен иң әйбәт бүләк-яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге һәм уңай кичерешләр булды.
Табигатьтә кыш хөкем сөрә. Көннәр суык тора. Ә безнең интернатыбызда якты һәм җылы.
6 гыйнвар көнне интернатта социаль хезмәт алучылар «Кыш» темасына рәсемнәр ясадылар. Бу мавыктыргыч шөгыль барлык катнашучыларга да ошады.
Тиздщн -Раштуа бәйрәме. Безнен интернатыбызда яшәүчеләребезнең күбесе бу бәйрәмне түземсезлек белән көтәләр.Шушы унайдан интернатыбызның тәрбиячесе җитәкчелегендә
" Раштуадан суга чумдырылуга кадәр " темасына әңгәмә һәм "Кар табышмаклары " дигән конкурс үткәрелде. Социаль хезмәт алучыларның күнеленә бу чаралар бик хуш килделәр.