ЯҢАЛЫКЛАР



24
март, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы нигезендә «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче, йорт хуҗалыгы составында теркәлгән затлары булмаган гражданнарның өйләренә йөрүләре дәвам итә.өлкән яшьтәге гражданнар өчен социаль хезмәт күрсәтүгә, социаль ярдәм чараларына кабул итүләр. Шулай ук өлкән яшьтәге гражданнар белән янгын-профилактика эше алып барыла. Автомат янгын хәбәрчеләрен тикшерү бара. Көнкүреш приборларын, газ җиһазларын, мичләрне, электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрелә, янгын куркынычсызлыгы һәм социаль алдаулардан саклану ысуллары буенча белешмәләр тапшырыла.


saby.tatarstan.ru

22
март, 2023 ел
чәршәмбе

21 март  конне  күп илләрдә яз килү белән бәйле Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә. Бу  бэйрэм,  көн  белән  төн  тигезләнгән  тәүлеккә    туры  килә. Шушы  уңайдан 21 мартта Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында “ Күңелле стартлар " узды.

          Бу мавыктыргыч чарада интернатта  яшәүчеләр үзләре катнашты. Барлык катнашучыларда  да  бу  спорт  чарасы яхшы  күтәренке  кәеф һәм уңай  тәэсирләр  калдырды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

21 мартта ел саен Бөтендөнья Даун синдромы белән авыручылар көне билгеләп үтелә. Бу синдромлы кешеләр турында җәмгыять күбрәк белсен, аларга карата игелекле, түземлерәк, булсын өчен эшләнә. Мондый үзенчәлекле кешеләр безнең дөньяны башкача күрәләр. «Кояшлы» дип аталган балалар башкаларга караганда мәрхәмәтлерәк, ышанучан булалар. Бу көнне Саба районы «Балкыш» халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Кояшлы балалар өчен «Без зур кояшның кечкенә нурлары» дигән чара уздырдылар.


saby.tatarstan.ru

21
март, 2023 ел
сишәмбе

Яз алдыннан «Балкыш» комплекслы үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез социаль хезмәткәрләр белән берлектә "Яшел үсенте" хезмәт терапиясе  кулланып чәчәк һәм башка үсентеләре утырту эшен башлап җибәрделәр. Әлеге технологиянең актуальлеге: үсентеләрне карау иҗади эшчәнлеген арттыра, аралашу күнекмәләренә йогынты ясый, эмоциональ тайпылышларны кисәтә. Пенсионерларның актив тормыш позициясе барлыкка килә. Аң үсеше, күзәтүчелек, игътибарлылык, хезмәт сөючәнлек үсә.


saby.tatarstan.ru

20
март, 2023 ел
дүшәмбе

17 мартта «Тургай» приюты Саба районының социаль яклау отчет концертында катнашты. Залда җылылык һәм дуслык атмосферасы хөкем сөрә, төрле халык тематикасы җырлары яңгырый, «самоварны чистарту» халык йоласы күрсәтелде. Татар халык биюләре дә күңелле булды. Концерт тамашачыларның кайнар алкышлары астында узды. Якты  номерлар барлык кунакларның һәм катнашучыларның күңелләрендә онытылмас тәэсир калдырды.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

19 мартта "Тургай" приюты тәрбияләнүчеләр  Икшермә авыл җирлегендә узган "Нәүрүз" бәйрәмендә катнаштылар. Безнең  балалар  төрле уеннарда һәм күңел ачуларда бик теләп катнаштылар. Балалар бәйрәмнән бик канәгать калдылар һәм яхшы кәеф белән кайттылар.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

19 мартта  приютта Казан шәһәренең якшәмбе чиркәү мәктәбе хезмәткәрләре искиткеч Крио - шоу һәм мастер-класс үткәрделәр.Чараның төп герое-сыек азот белән экспериментлар үткәргән профессор образындагы кеше. Мастер-класс барышында безнең балалар аның белән чын мәгънәсендә фантастик эшләр башкарырга мөмкин икәнен күрделәр.

Мастер-классның төп үзенчәлеге булып сыек азот ярдәмендә әзерләнгән татлы ризык туңдырма тора.Балалар бик шатландылар!

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International