Кичә безнең приютка Сабадан кунаклар килде, алар үзләре белән тәрбияләнүчеләребез өчен истәлекле бүләкләр алып килделәр. Балалар алар белән таныштылар, әңгәмәләр алып бардылар.Балалар бүләкләргә бик шатландылар. Иганәчеләребезгә ярдәмнәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чүп җыю һәм территорияне санитар чистарту өмәсе булып узды. Хезмәткәрләр өмәдә актив катнаштылар. Территориядә бөтен кар таратылды һәм чүп-чар җыелды.
Өмә-ул территорияне җыештыру гына түгел, ә аралашу, яхшы кәеф, уңай эмоцияләр дә! Өмә бик актив үтте. Эш нәтиҗәләре барысын да сөендерде!
Бүген «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре һәм республика матди ярдәм үзәге бүлекчәләре белән берлектә административ бинаның тирә-ягын җыештырырга чыкты. Җирне узган елгы яфраклардан һәм чүп-чардан чистарттылар. Таралмаган карны тараттылар.
Саба районының муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы (МСРК) утырышлары расланган график нигезендә уза. 05 апрель көнне профилактика субъектлары кергән сигнал карталарын карадылар, гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерү актлары, ведомствоара исәптә торучы гаиләләр белән эшләүнең арадаш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. МСРК утырышы материаллары балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенә җибәрелде.
Балалар һәм яшүсмерләр арасында суицидны профилактикалау программасы кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең психологы «Минем көчле һәм көчсез якларым" темасына тренинг уздырды. Тренинг шәхеснең көчсез һәм көчле якларын тирән һәм һәрьяклап анализлауга юнәлдерелгән иде. Дәрес, танышу күнегүләреннән башланды. Аннары балалар үзләренең көчле һәм көчсез якларын яздылар, һәм үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Ахырда балалар белән 2 төркемгә бүленеп, «шатлык һәм кайгы агачын» ясадылар. “Мин үз хисләремне ничек белдерә алам?”, “Мин шатлык яки кайгы тудырган ситуацияләрдә үземне ничек тотам?”, “Мин үз хисләрем турында кешегә сөйли аламмы?» дигән сорауларга җавап бирделәр.
Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында барлык хезмэткэрлэр апрель аенда өмәгә чыктылар: приют ишегалдын чистарттылар, кипкән, корган агач ботакларын җыйдылар, тротуарларны тәртипкә китерделәрне. ϴмәдән соӊ, приют территориясе чистарып һәм ямьләнеп калды.
Яз бездә җылыну һәм беренче чәчәкләр белән генә түгел, ә йорт яны территорияләрен язгы чистарту өмәләре белән дә ассоциацияләнә.
«Язгы мәрхәмәтлелек ае» акциясе кысаларында, шулай ук санитар-экологик икеайлык кысаларында «Балкыш» комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә өмәгә чыктылар. Алар, энтузиазм белән, йорт тирәсендәге территорияләрне кыш буена җыелып килгән коры яфраклардан һәм ботаклардан чистарттылар. Аларга карата кайгыртучанлык белдерү күңелләренә хуш килде һәм алар рәхмәт сүзләрен әйттеләр.