1 майда Сүлә авыл клубы хезмәткәрләре иске татар йоласын дәвам итәргә карар кылалар. Татар авылларында язның истә калырлык мизгелләренең берсе-буялган йомырка җыю. Милли киемнәрдәге хезмәткәрләр балалары белән бергә авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, иминлек, тыныч күк теләделәр. Ә алдан хәбәр ителгән олылар, хуҗалар һәм хуҗабикәләр балаларга тәм-томнар, бүләкләр һәм буялган йомыркалар әзерләгәннәр. Балалар да, олылар да канәгать калдылар. Мондый чаралар үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә.
Курсабаш авыл җирлегендә өмә барышында җирлектә урнашкан оешма һәм учреждения тирәләре җыештырылды.
Югары Утар авылы зиратында чистарту буенча өмә үткәрелде, чүп җыештырылды, корыган агачлар киселде.
"Югары Отар балалар интернат-йортында" бина тирәли отмоска урнаштыру буенча эшләр бара.
Курсабаш авыл җирлегендәге балалар мәйданчыгында ремонт эшләре башкарылып, коймалар һәм уен снарядлары буялды.
Авыл жирлеге хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүптән чистарту буенча эшләр башкарылды.
“Курсабаш” авыл хуҗалыгы предприятиясендә язгы кыр эшләре тулы көченә бара. Хәзерге вакытта бөртекле культуралар чәчү буенча эш алып барыла.
Курсабаш авыл җирлегендәге һәйкәлдә ремонт эшләре башкарылып, коймалары буялды
13 апрель көнне Түбән Утар авылы клубында, Курсабаш авыл җирлеге үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә, "Кайнана" спектаклен куйдылар. Комедиянең вакыйгалары гади гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул безнең заман өчен бик актуаль. Әнисе улының яшь хатынын һич тә кабул итми. Кәләш эшләгән һәм сөйләгән бөтен нәрсә аңа ошамый.Әмма бер көнне яңа килен килә һәм каенанасының тормышын 180 градуска үзгәртә.Артистларның якты һәм шатлыклы уйнавы, залның соклануын уятты.
15 нче апрель көнне Курсабаш авыл җирлеге тамашачылары Саба мәдәният йортында концерт программасы карадылар.