ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2026 ел
сишәмбе

Курсабаш авыл җирлеге территориясендә “Тирес эшкәртү, утильләштерү һәм саклау объектларын да кертеп, 1000 урынлык нәселле хайваннарны җайлаштыру комплексы» төзелеше дәвам итә. Әлеге объектның заказчысы - «ВОСТОЧНЫЙ» ҖЧҖ.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

22 нче март көнне Курсабаш авылы мәдәният йортында, Сүлә клубы һәм китапханә белгечләре белән берлектә, “Нәүрүз” бәйрәме оештырылды. Нәүрүз бәйрәме " - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен Җир йөзендә тынычлык булсын. Бу бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә хуҗабикә Нәүрүзбикә,Кыш Бабай һәм Кар кызы да килде.Чарада катнашучылар алар белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмакларга җаваплар таптылар. Чара бәйрәм рухы һәм тамашачыларның яхшы кәефен тудырды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Без Тукайлы моңлы, нурлы халык,

Көчле, батыр да без, әдип тә.

Бай тарихлы халык яши бездә

Борынгыдан килгән, тәртип тә.

Р. Фәйзуллина.

       Мөнәҗәтләр элек-электән яшь буынны тәрбияләүдә, чисталыкны, пакьлекне, яхшылыкны, тәкьвалыкны пропагандалауда иң үтемле чара булган. Кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән үзенең әһәмиятен югалтмый. Саба мәдәният йортында үткәрелгән «Мөнәҗәтләр - күңел көзгесе» конкурсында , Түбән Утар авылыннан Тимергалиева Гөлнур Гәрәй кызы катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Кичәгә әдәбият сөючеләр, дин әһелләре, мөслимәләр, «Ак калфаклар» оешмасы әгъзалары, мөгаллимәләр, мәктәп укучылары килгән иде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

23
март, 2026 ел
дүшәмбе

22 март көнне Түбән Утар авылы клубында “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Милли бәйрәмнәр һәрвакыт үзенә бертөрле атмосфера, гадәти булмаган традицияләр һәм гасырларга сузылган кызыклы, тирән гореф-гадәтләр белән әйләндереп алынган. Нәкъ менә шундый бәйрәмгә астрономия календаре буенча яз башлануын билгеләүче “Нәүрүз” керә. Барлык милли бәйрәмнәрдәге кебек үк, халык уеннары уздырылды, күңелле җырлар яңгырады. Соңыннан барлык катнашучыларны, кунакларны тәмле ботка һәм коймак белән сыйладылар. Чара бәйрәм рухы һәм шәп кәяф тудырды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Су басу елның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин яз көне кар катламының эрүе белән көчәя, ул күпкә зуррак тискәре нәтиҗәләргә китерергә сәләтле. Курсабаш авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге окс ОКС
saby.tatarstan.ru

21 март көнне Сүлә авылы клубында, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә, “Нәүрүз” бәйрәме оештырылды. Нәүрүз бәйрәме " - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен Җир йөзендә тынычлык булсын. Бу бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә хуҗабикә Нәүрүзбикә,Кыш Бабай һәм Кар кызы да килде.Чарада катнашучылар алар белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмакларга җаваплар таптылар. Чара бәйрәм рухы һәм тамашачыларның яхшы кәефен тудырды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

20 нче март көнне, бөтен мөселман дөньясы кебек үк, Курсабаш авыл җирлеге халкы ураза бәйрәмен билгеләп үтте. Җирлекнең һәр авылында ир-атлар иртән-иртүк, тәкбир сүзләрен әйтеп (Аллаһыны мактап), мәчетләргә җыелдылар. Мәчетләрдә имамнар Ураза бәйрәменең мәгънәсе һәм әһәмияте турында бәйрәм вәгазе укыдылар. Шуннан соң мәчеткә килүчеләрнең барысы да җәмәгать белән бәйрәм намазы укыдылар һәм бәйрәм хөтбәсын тыңладылар. Бәйрәм намазы тәмам булгач мәчеттәге халык бер-берсен бәйрәм белән котладылар һәм өйләренә таралыштылар, анда аларны якыннары һәм туганнары бәйрәм табыны янында көтеп торалар иде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

16
март, 2026 ел
дүшәмбе

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Тула шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты ярышында, “Йөрү 3000 м.” төрендә 2 нче урынны яулады.Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

 Түбән Утар авылы клубында “ 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә” багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Бу чарага иң яхшылары җыелды! Программа бик күп мавыктыргыч конкурсларны үз эченә алды, анда катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен, тапкырлыгын һәм эрудициясен күрсәтә алдылар. Балалар дефиледа бик теләп катнаштылар, блиц-сорауларга җавап бирделәр һәм мавыктыргыч эстафетада җиңүгә омтылдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

26
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

22 нче февраль көнне Курсабаш авылы мәдәният йортында, авыл җирлеге ир-атлары арасында «Ватанны саклаучылар көне» уңаеннан, бильярд төре буенча финал уеннары узды.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, Мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International