ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2025 ел
җомга

1 сентябрь көнне "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Курсабаш мәктәп-интернаты" дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә “Белем көне”нә багышланган тантаналы линейка узды. Быел  беренче сыйныфка 7 укучы килде. Тантаналы линейкада укучыларның ата-аналары , авыл җирлеге учреждениеләре җитәкчеләре һәм район вәкилләре катнашты. Алар барысы да укучыларны яңа уку елы белән котладылар һәм укуларында уңышлар теләделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

29
август, 2025 ел
җомга

ДКУ «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы»  республика районнарында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтә.

      2025 елның 28 августында, ТР Дәүләт Юрбюросының баш белгече Рәшит Ахунов, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Курсабаш авыл җирлегендә яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча кабул итте. Кабул итү барышында баш белгеч 10 нан артык гражданга квалификацияле юридик ярдәм күрсәтте, аларның сораулары мәгариф системасына һәм җир мөнәсәбәтләренә кагылды. «Без бөтен республика буенча гражданнарның якланмаган категорияләре өчен юридик хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген тәэмин итәргә тырышабыз, аларга консультацияләр бирү һәм хокукый характердагы документлар төзү рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтәбез», — дип билгеләде Рәшит Ахунов. Чарада шулай ук авыл җирлеге башлыгы А.Р. Гыймадиев катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

22
август, 2025 ел
җомга

2025 елның 14 августында, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы прокуроры урынбасары Хафизов Камил Илдус улы, Курсабаш авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Чарада шулай ук авыл җирлеге башлыгы А.Р. Гыймадиев катнашты. Мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде. Шулай ук 1 язма гариза кабул ителде, аны карау прокурор урынбасары тарафыннан шәхси контрольгә алынды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Санкт-Петербург шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Рәсәй Чемпионатында, 2 нче урынны яулады.Котлыйбыз!

 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

«Курсабаш» АХП ҖЧҖендә бар куәткә терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Терлек азыгы салганда аның сыйфатын һәм туклыклылыгын Озак вакытка саклап калу мөһим, чөнки терлекләрнең сәламәтлеге һәм аларның продуктлылыгы турыдан-туры шуңа бәйле.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

14
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Санкт-Петербург шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Рәсәй Чемпионатында, 1 нче урынны яулады.Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

9 август көнне Югары Утар авылында, «Саба чишмәләре» берләшмәсе, авыл халкына урам  концерты тәкъдим итте.

Концерт барышында матур җырлар яңгырады, халык уеннары уйнатылды. Тамашачылар концерт программасыннан коч алдылар,рэхэтлэнеп кунелле ял иттеләр, рәхмәтләрен белдерделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Утар авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Түбән Утар авылының 9 Май  урамы халкы өчен капка төбендә “Кич утыру” оештырылды.Чарада, гармунга кушылып җырлап утыру, татар халык уеннары уйналды. Соңыннан яше, карты  самавыр кайнатып чәй эчеп, үзләре алып килгән күчтәнәчләр белән сыйландылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

“Курсабаш” җәмгыяте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ашлык урып-җыю эшенә керештеләр. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле игенчеләр!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Санкт-Петербург шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Рәсәй Чемпионатында, 2 нче урынны яулады.Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International