27 июль көнне Сулэ авыл клубында "этикетта кунакта"исемле тематик уен программасы үткәрелде. Әлеге программада без балалар белән этикет иленә сәяхәткә киттек, анда без кешеләрнең җәмгыятьтә үз-үзләрен тотышы турында сөйләштек. Программа башында балаларга сораулар белән битлэр таратылды. Соңыннан алар сорауларга җавап бирделәр. Әдәплелек һәм матур манералар кагыйдәләре белән таныштылар, җәмгыятьтә һәм өйдә үз-үзеңне дөрес тоту гадәтен булдырдылар. «Этикет» төшенчәсен үз эченә нэрсэлэр алуы, аның озак вакыт дәвамында ничек үсүе турында сөйләделәр.
23 июль көнне Курсабаш авыл җирлегендә шәхси авыл хуҗалыгы техникаларына техник карау уздырылды
Курсабаш авыл җирлегендә урнашкан мәчетләрдә Корбан бәйрәме үтте.
Түбән Утар авылында электр белән тәэмин итү системасын модернизацияләү буенча эшләр башкарылды.
22 июль көнне Сулэ авыл клубында "Канатлы Салават күпере"исемле уен программасы үткәрелде. Бу программаны без рәсем конкурсы рәвешендә үткәрдек. Балалар үз рәсемнәрендә җәйге матурлыкны тапшырдылар. Һәр рәсем үзенчә кызыклы, индивидуаль килеп чыкты. Конкурста катнашучылар җәйге кәефне күтәрергә тырыштылар. Балалар үз фантазияләрен күрсәтә һәм биремгә иҗади якын килә алдылар. Рәсемнәр якты, ә иң мөһиме игелекле булып килеп чыкты.
21 июль көнне Сулэ авыл клубында Халыкара шахмат көненә багышланган "шахмат тактасы буйлап сәяхәт" дип исемләнгән танып-белү программасы үткәрелде. Программа башында балалар уен кагыйдәләре белән таныштылар, аннары алар зур кызыксынучанлык белэн шахмат уйный башладылар. Уен барышында балалар көндәшләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булдылар һәм чит уңышсызлыкларга борчылдылар. Җиңүчеләр үзләренең шатлыклы хис-тойгыларын яшермәде. Өлкәннәр ярдәме белән бик матур уен барлыкка килде.
15 июль көнне Сулэ авыл клубында "могҗизалы җәй" дип исемләнгән конкурс-уен программасы булып узды, анда без кызлар белән кыр чәчәкләреннән тэкыя ясадык. Ә малайлар безгә чәчәкләр җыярга булыштылар. Бу бәйге Туган табигатькә, чәчәкләргә мәхәббәт тәрбияләү, чәчәк тэкыяларын үрү процессында матурлык хисен чагылдыру максаты белән оештырылды. Башта мөдир чәчәкләрдән тэкыялар ясарга мөмкин булуы турында мастер-класс күрсәтте. Тэкыялар гаҗәеп матур килеп чыкты.Чын бәйрәм булды.Кәеф бик күңелле, кояшлы булды. Дуслык җиңде.
13 июль көнне Сулэ авыл клубы мөдире балалар белән "ничек матур бу дөнья" дип исемләнгән табигатькә экскурсия оештырды. Балалар белән табигатькә бару-ял итү, яңалыкларны белү, тәэсирләр туплау өчен менә дигән мөмкинлек. Балалар дөнья белән аралашу тәҗрибәсе чын, табигый булуын, табигать белән гармониядә яшәргә, туган якның матурлыгын сакларга, коллективта аралашырга, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрне киңәйтергә тиеш. Алар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр, уеннарда катнаштылар.
8 июль көнне Сүлә авыл клубында Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре, Түбән Утар авыл клубы мөдире һәм үзешчән сәнгать артистлары,шулай ук балалар белән берлектә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган, "Минем дус гаиләм" дип исемләнгән концерт программасы оештырылды. Программада күңелле җырлар, матур биюләр яңгырады, шулай ук гаилә парлары өчен төрле конкурслар үткәрелде. Котлау сүзе белән Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А.Р. чыгыш ясады. Әлеге концерт программасына балалар бик теләп әзерләнделәр һәм катнаштылар. Концерт программасы күңелдә якты, кояшлы, бәйрәм кәефе калдырды.
3 июль көнне Сулэ авыл клубында А.Невскийның 800 еллыгына багышланган "Сугыш юлы" дигән викторина үткәрелде. Александр Невский-рус милли герое, аның белән бөтен илебез горурлана. Викторина барышында балалар Александр Невский яшәгән тарихи чор белән таныштылар, аның батырлыкларын искә төшерделәр. Викторина сорауларына җавап биреп, үз белемнәрен күрсәттеләр.