ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2021 ел
якшәмбе

16 сентябрь көнне Сулэ авыл клубында балалар белән "миләшле муенса" дип исемләнгән иҗади дәрес үткәрелде.Балаларга миләш  хэм аны борынгы вакытта  ничек кулланганнары турында сойлэнелде.Балалар энэ белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструкция уттелэр. Хэм олкәннәр ярдәме белән муенса ясый башладылар, эш барышы буенча фикер алыштылар, аларны кемгә бүләк итәчәкләрен уйладылар. Чара ахырында балалар ясаган муенсаларына бик соенделэр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Балалар белән Туган авыл урамнары буйлап йөрүдән дә рәхәтрәк нәрсә булырга мөмкин. 12 сентябрь көнне Сулэ авыл клубы мөдире кунаклар һәм авыл халкы белән "минем илем, минем авылым" дип аталган сәяхәткә бардылар, кече Ватаныбыз белән танышу, авылыбызның матурлыгын күрү максатыннан тарихка сәяхәт кылдылар.Авыл кешесе безгә авыл тарихы турында сөйләде, кызыклы, күңелле хатирәләре белән уртаклашты.Безнең экскурсия тыл ветераны Хәсәнова Т.М. апанын кызыклы хикәяләре белән тәмамланды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

11
сентябрь, 2021 ел
шимбә

8 сентябрь көнне, Россиянең Хәрби дан көнендә, Сүлә авыл клубында "Бородино кырында"дип исемләнгән тарихи викторина үткәрелде.Чара барышында мөдир балаларны Бородино сугышы тарихы белән таныштырды. Бу темага презентация күрсәтелде. Без балалар белән бергә викторина сорауларына җавап бирдек. 1812 елгы геройларга һәйкәлләр турында белделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

3 сентябрь көнне Сүлә авыл клубында терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган "Балалардан кояшны тартып алмагыз" дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрелде.Катнашучыларга бүгенге көндә терроризм һәм экстремизмның кешелек XXI гасырга кергән җитди проблема булуы турында сөйләделәр.Нәкъ менә яшь кешеләр еш кына чын җәмгыять өчен куркыныч идеологияне читкә үткәрүчегә әверелә.Мөдир шулай ук 2004 елда Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга да игътибар итте, ул вакытта мәктәптә террорлык акты нәтиҗәсендә өч йөздән артык кеше, нигездә, хатын-кызлар һәм балалар һәлак булды.Бу темага презентация күрсәтелде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

3
сентябрь, 2021 ел
җомга

1 сентябрь көнне “Курсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә “Белем көне”нә багышланган тантаналы линейка булып узды. Укучыларга һәм укытучыларга котлау сүзләре белән мәктәп директоры А.Н. Шәрипов,район хакимиятеннән вәкил – Маканов Д.К.,җирлек башлыгы А. Р. Гимадиев мөрәҗәгать иттеләр.Барлык кунаклар да бүләкләр белән килгән иде. Быел 1 нче сыйныфка 6 укучы укырга килде. Беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды.Кунаклар чыгышы һәм котлаулардан соң, бәйрәм тамашасы башланды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Көзнең беренче көне гади генә көн түгел-ул уку елы башлану һәм балалар өчен чын бәйрәм.1 сентябрь көнне Сүлә авылы клубында «Куп укыган, куп белгән" танып-белү программасы булып узды, анда башлангыч сыйныф укучылары катнашты.Программа барышында балалар китаплар карадылар, табышмаклар чиштеләр.Шулай ук без балалар белән мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да сөйләштек.Балалар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы көне” уңаеннан,  Курсабаш авыл җирлегендә,ир-егетләр командалары арасында, волейбол буенча ярыш узды. Ярышта 3 команда көч сынашты. Ахырда җиңүчеләр истәлек бүләкләре алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

"Татарстан Республикасы көне" алдыннан, Сулэ авыл клубында "Минем туган шәһәрем"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.Балалар бик теләп, патриотизм хисе белән үз рәсемнәрендә Татарстан әләмен ясадылар,тослэрне атадылар һәм аларның нәрсә анлатканын  эйттелэр.Шулай ук алар"татарстан - минем туган ягым" викторинасы сорауларына җавап бирделәр .Соңыннан балалар истәлекле бүләкләр алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

25 август көнне Сулэ авыл клубында "хэзинэне тап"  дигән квест-уен үткәрелде.Квест-уен-күңел ачу һәм уен программасының яңа формасы, аның ярдәмендә балалар уңай эмоцияләр дөньясына чумалар һәм мавыктыргыч эшчәнлеккә актив кушылалар.Уен барышында балалар актив рәвештә станцияләр буенча хәрәкәт иттеләр,  "хэзинэне "табу өчен бурычлар чиштеләр. Балалар җитезлек, чыдамлык, зирәклек күрсәттеләр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , “Пенсионерлар арасында йөзү буенча” 1 нче урынны яулады. Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International