ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2024 ел
сишәмбе

Язучы, кискен сюжетлы әсәрләр авторы Фәнил Галиевның тууына 85 ел.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

30 июль көнне Курсабаш авыл китапханәсендә «Өстәл уеннары» сәгате үткәрелде. Аның максаты балаларны өстәл уеннарының төрлелеге белән таныштыру иде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

30 июль – Халыкара  дуслык  көне  буларак  билгеләнә. Әлеге көн  иң яшь бәйрәмнәрнең  берсе  булып  санала. Нәрсә соң ул дуслык? Бу сорауга күп төрле җавап бирергә була.  Дуслык – кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң самими, иң күркәм бер төре. Ул — ихтыяҗлар, карашлар, фикерләр уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итүгә нигезләнгән мөнәсәбәт.Әлеге дата уңаеннан Иләбәр авыл китапханәсе укучылар  белән берлектә “Дуслар һәм дуслык турында” дигән исем астында тематик сәгать уздырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Традицион Сабантуйдан соң Теләче районының Баландыш авылында блогерлар өчен тагын бер сабантуй үткәрелде, аны "Түгәрәк уен"фольклор фестивале белән берләштерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

2024 елның 29 июлендә Шәмәрдән балалар китапханәсе, «Балкыш» тернәкләндерү үзәге белән берлектә, Лесхоз бистәсенә экскурсия оештырды. 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган истәлекле акциядә катнашты. Кораллы конфликт вакытында һәлак булган балалар истәлегенә багышланган әлеге чара, акция символлары булган ак шарлар һәм кәгазь күгәрченнәр ярдәмендә уздырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

 Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау һәм музеефикация эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю, мультимедиа җиһазларын көйләү эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

29 июль көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире «Балалар журналлары битләре буйлап»исемле вакытлы матбугат сәгате үткәрде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

26
июль, 2024 ел
җомга

25 июль көнне "Саба яшьләре" проекты кысаларында Саба район китапханәсендә "Кара каршы сөйләшү" яки Рэп батл дип исемләнгән очрашу узды. 15 июльдән 24 июльгә кадәр Саба,  китапханә сүзләре кергән Рэп уку буенча видео бәйге  игьлан ителгән иде.Яшьләрдән унбишкә якын видео язма килде. Катнашучылар Саба китапханәсенә очрашуга чакырылып, үзләренең иҗади эшләрен махсус кунаклар Либертас төркеме солисты Ильназ Кактус һәм яшь башкаручы Миләшкә тәкъдим иттеләр, аларның киңәшләрен алдылар. Рэп осталары үзләренең җырларын башкардылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.Чара сорау алышу, рэп җырлары белән үрелеп барды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

24
июль, 2024 ел
чәршәмбе

23 июльдә Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча экскурсия оештырдылар. Маҗаралар эзләп киткән төркем Кызыл Мишә авылыннан балаларны, шулай ук җәйге каникулларга килгән малайларны һәм кызларны җыйды. Маршрутның программасы танып белү, күңел ачу һәм иҗади иде. Беренче эш итеп балалар һәм аларны озата йөрүче өлкәннәр Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, Урман хуҗалыгы үзәгендә алар Кызыл Шапочка белән очраштылар, Убырлы карчык биремнәрен үтәп квест уздылар һәм Урман хуҗалыгы мәдәният йортында урнашкан тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Милли ризыклар белән татлы чәй, агач савыт-саба бизәкләре буенча иҗат остаханәсе, тылсымлы кыңгырау турында мультфильм карау - шулай ук экскурсиянең матур мизгелләре булды. Яшь туристлар күргәннәрдән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, үзләренең иҗади сәләтләрен үстерделәр, вакытны бик яхшы уздырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International