1 август көнне Россия флагы көне уңаеннан Иске Икшермә авыл китапханәчесе "Ил флагы турында мин нәрсә беләм! " дигән темага әңгәмә-викторина үткәрде.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Янгынга каршы системаны, мультимедиа җайланмаларын, яктырту приборларын көйләү, экспозиция модульләрен җыю эшләре алып барыла.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Иштуган авылыннан "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршрутында катнашучылар кунак булды.
30 июльдә язучы Николай Петрович Вагнерның тууына 195 ел тулды. Николай Вагнерның абруе шунда ки, ул үзенең әсәрләрендә мәңгелек темаларны күтәрә: яхшылык һәм яманлык, кешелеклелек, мәхәббәт һәм түземсезлек. Бу әкиятләрне кайвакыт гыйбрәтле итә, әмма аларның файдалы үзенчәлеге дә шунда, ул балаларга уйларга, геройларның гамәлләре турында фикер алышырга, үз тормышлары өчен дөрес нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.
31 июльдә без Яраткан китапларны искә алу көнен билгеләп үтәбез. Бу көн безгә яратып укыган әсәрләрне кабат искә төшерү өчен менә дигән мөмкинлек булып тора. Бу дата алдыннан, 30 июль көнне, Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Яраткан китабың турында сөйлә" дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрелде, аның максаты яшь китап укучыларның яраткан китаплары белән танышу иде.
30 июль көнне Килдебәк авыл китапханәсе мөдире, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Халыкара дуслык көненә багышланган «Син минем дустым һәм мин синең дустың»дигән әдәби-уен викторинасы үткәрде.
"Әдәби алан" проекты үз эшен дәвам итә. Шул уңайдан 30 июль көнне Иштуган авыл китапханәсе “Әдәби алан" исемле танып-белү сәгате үткәрде.
Саба район китапханәсенең “Иманга илткән юл” проекты кысаларында 30 июль көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе "Диндә һәр сорауга җавап бар" дип исемләнгән вәгазь кичәсе оештырды.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Ике басу Арташ һәм Сабабаш авылларыннан "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршрутында катнашучылар кунак булды.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Янгынга каршы системаны, мультимедиа җайланмаларын, яктырту приборларын көйләү эшләре алып барыла.