ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2024 ел
дүшәмбе

 Килдебәк авыл китапханәчесе «Балалар матбугаты барлык мәнфәгатьләргә" исемле вакытлы матбугат сәгате үткәрде. Китапханәче нинди журналлар булуын, һәм журналларның  барлыкка килү тарихына кыскача экскурсия үткәрде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Улан Удэ шәһәреннән кунаклар кабул итте. Кунакларга музейда  күңелле экскурсия оештырылды, экспонатларның тарихы белән кызыксындылар, сорауларына җавап таптылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Мультимедиа җайланмаларын көйләү, гидравлика җайланмасын урнаштыру эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

2
август, 2024 ел
җомга

2 август көнне район китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында “Без тиздән мәктәп укучылары” дип исемләнгән гаилә бәйрәмен үткәрделәр. Чара Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы 1 сыйныфка баручы хезмәткәрләрнең  ул-кызларын котлавы белән башланды.   Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы  Салихова А.Р. әти-әниләргә уку буенча киңәш тәкъдимнәрен җиткерде. Аннары катнашучы гаиләләр китапханәчеләр әзерләгән:  “Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?”, “Зирәкләр, тапкырлар һәм белемлеләр”, “ Хәтерне яхшыртыйк”, “Мин җитез” һәм башка кызыклы, мавыктыргыч биремнәрне үтәп, үзара көч сынаштылар һәм  дуслык җиңде. Чарада гаиләләр иң мөһиме – үзара аңлашып, ярдәмләшеп, гаилә белән бергә эшләү кирәклеген расладылар. Чара ахырында балаларга иганәчеләр ярдәмендә әзерләнгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә.  Янгынга каршы системаны, мультимедиа җайланмаларын, яктырту приборларын көйләү, шулай ук гидравлика җайланмасын урнаштыру эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Өч Нарат һәм Иске Икшермә авылларыннан "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршрутында катнашучылар кунак булды. Алар өчен күңелле экскурсия үткәрелде, катнашучылар үзләре кызыксындырган сорауларны бирделәр, экспонатлар тарихы белән якыннанрак таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

1 август көнне Иштуган авыл китапханәсе балалар өчен "Журналлар-дөньяга тәрәзә" исемле вакытлы матбугат көне үткәрде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

1 август көнне Курсабаш авыл китапханәсендә "Кечкенә дусларыбыз" дигән игелеклелек дәресе үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Мәгълүмат. Мәгълүмати грамоталылык... Мәгълүмати культураның мөһим компонентлары булып мәгълүмати күзаллау һәм мәгълүмати грамоталылык тора. Мәгълүмати грамоталылык дигәндә түбәндәгеләр өчен таләп ителә торган белемнәрнең һәм күнекмәләрнең булуы аңлашыла: билгеле бер биремне үтәү яисә проблеманы хәл итү өчен кирәкле мәгълүматны дөрес идентификацияләү; мәгълүматны нәтиҗәле эзләү стратегиясен эшләү; мәгълүматны оештыру һәм яңадан оештыру. 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Хәзерге вакытта Украина территориясендә барган хәрби гамәлләр безнең һәрберебездә патриотлык хисен көчәйтте, безне тагын да ныграк берләштерде. Ватанпәрвәрлек, туган як геройлары өчен горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан, 1 август көнне Олы Нырты авыл китапханәсендә "Үз геройларыбыз - якташларыбыз" дигән түгәрәк өстәл үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International