ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Рәсем ясау кешенең фантазиясен үстерә, баш миен ял иттерә, күңелне тынычландыра, кәефне күтәрә -дип саный белгечләр. 26 ноябрь көнне Саба район балалар китапханәсе Саба урта мәктәбенең китапханәсе белән берлектә «Рәссамнар дөньясы» дип исемләнгән  сәнгать сәгате үткәрде. Китапханәчеләр укучыларны татар сынлы сәнгатенең үз гомерләрен рәсем сәнгатенә багышлаган күренекле рәссамнар: Б. Урманчы, И. Зарипов, Л. Фәттәхов, Ш. Шәйдуллин, Х. Якуповның иҗатлары белән таныштырдылар. Рәсем ясауның төрле ысуллары, аның төрләре турында яңа мәгълүматләр алдылар.Әлеге чара татар рәсем сәнгатенең бай дөньясын һәм халыкның мәдәни мирасын тирәнтен аңларга мөмкинлек бирде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Явлаштау китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә багышланган «Сүзләр дөньясы» дигән мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр. Чарада катнашучылар сүзлекләрнең һәм энциклопедияләрнең тормышыбыздагы әһәмияте, аларның мәгарифтәге һәм мәдәнияттәге роле турында фикер алыштылар, шулай ук үзләренең яраткан сүзлек басмалары белән уртаклаштылар.

Катнашучылар тел һәм сүзлекләр белән бәйле кызыклы фактлар белән таныштылар, мәкаль һәм әйтемнәрне дәвам иттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Ел саен бөтен дөньяда ноябрьнең соңгы якшәмбесендә искиткеч бәйрәм-Әниләр көне билгеләп үтелә! Әниләр көне-күңелне нечкәртә торган бәйрәм, ул  безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһим кеше – әни икәнен искә төшерә. 22 ноябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында, мәдәният йорты  һәм китапханә хезмәткәрләре " Һәрвакыт булсын әни!»дигән ял кичәсе оештырдылар. Бәйрәм чарасында Тимершык мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе дә катнашты. Барлык концерт номерлары мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре белән башкарылды.  Әниләргә җылы сүзләр, изге теләкләр, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, лирик һәм күңелле җырлар яңгырады.

   Кичәне әниләр катнашында «Безнең уен» интеллектуаль уены белән дәвам иттеләр. Уен җылы һәм дустанә атмосферада узды. Әниләр "Ханымнар" һәм "Супер әниләр"командаларына бүленде. Уен берничә турдан торды. Сорауларга җавап биргәндә, анда катнашучылар үзләренең эрудицияләрен һәм логик фикерләүләрен, вакыт чикләнгән шартларда стандарт булмаган ситуациядә карарлар кабул итә белүләрен күрсәтергә тиеш булдылар. Барлык сораулар да катнашучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Жюри фикеренчә, әниләр биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм дуслык җиңде. Чара ахырында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичәдән һәркем дә кәнәгать калды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

2024 елда «Дәрдмәнд» псевдонимы белән танылган күренекле татар шагыйре Рәмиев Закир Садыйк улының тууына 165 ел тула. Бу көнгә Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Дәрдемәнд иҗаты» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде, анда аның әсәрләре һәм әдәбияты күрсәтелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Әниләр көне якынлаша - Россиядә ул ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнне һәр бала үз әнисен сөендерергә һәм аның өчен ниндидер кул эшләре эшләргә омтыла. Бүләкләр турында уйланыр вакыт җитте. Иң кадерле  бүләк ул - балаңның үз куллары белән ясаган бүләге!                                               22 нче ноябрь көнне  укытучылар Хафизова Ч.Ф. һәм Зәйнетдинова З.З. «Әни өчен открытка» ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.   Әлеге чарада укучылар укытучылар ярдәмендә төсле кәгазь һәм картоннан үзенчәлекле открыткалар әзерләделәр.

Әзер открыткаларны үзләренең  изге теләкләре белән имзаладылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар, бәйрәм көн уңаеннан бу хезмәтләре әниләрен сөендерергә бик матур бүләк булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда авыл хуҗалыгы министрлыгы аша квалификация күтәрү курслары узучы авыл хуҗалыгы белгечләре булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Агачка бизәк төшерү - агач белән эшләгәндә иң мавыктыргыч шөгыльләрнең берсе. Мастер-класс - һәркем өчен иҗатта үз-үзен сынап карау өчен уникаль мөмкинлек. Монда катнашучылар иҗат һәм традицияләр турында белемнәрен киңәйтәләр, бизәкләр төшерү техникасы белән танышалар. Алга таба агач эшләнмәләрне бизәкләүнең  мавыктыргыч процессына керешәләр. Катнашучылар агач эшләнмәләр сайлый, композиция һәм эш темасын уйлап таба. Аннары агачка буяу ясау принциплары белән танышалар: фонлы буяу катламы ясыйлар, бизәкләрне нечкәрәк детальләр белән тулыландыралар. 21 нче ноябрьдә Сатыш авылы мәдрәсә музеенда  Әниләр көне уңаеннан «Әниемә бүләк» мастер классы оештырылды. Үз балалары белән мастер класста катнашучылар, тату һәм иҗади атмосферага чумып, агач эшләнмәләрдә рәсемнәр ясадылар. Алар барысы да мастер класстан канәгать калдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

23
ноябрь, 2024 ел
шимбә

22 ноябрь көнне Идел буе физик культура һәм спорт академиясендә “Әдәби марафон” ХХVI - XXIX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Бөтен дөньядагы китап сөючеләрне берләштергән, аларга яраткан язучылары белән аралашу мөмкинлеге тудырган әлеге очрашу зур бәйрәмгә әйләнде. 2019 нчы елдан бирле беренчелекне бирмәгән Саба районы инде егерме бишенче тапкыр җиңүче дип табылды. "Иң күп татарча китап укучы район" исемен алды һәм кубок белән бүләкләнде. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы "Әдәби әйдаман 2024" исеменә лаек булды, ТР Мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыкларының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

2024 елның 22-23 ноябрендә Лаеш районының "Звездный" бүлеге базасында Рөстәм Бикмуллин исемендәге "Бикафест "- яшьләр музыкаль - шигъри фестивале узды.

Бу конкурста Шәмәрдән филиалы укучылары - "ТАМЧЫ" вокаль-хореография ансамбле (житәкчеләре: Харрасова Л.А. Свищева Л. А.)  актив катнашты. Сайлап алу турын узгач, коллектив Гала концертка үтте, анда яңа номер "Ак калфак" (татар халык жыры) белән белән лаеклы чыгыш ясады. 3 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды.

Укучыларга шулай ук Сәләт бүләкләре дә бирелде, алар моңа бик шатландылар. Молодцы!  Алга таба да зур уңышлар!

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International