Бөтен дөнья буйлап 3 декабрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган махсус бәйрәм - Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.
Бу датага 2 декабрь көнне Казанчы Бигәнәй авылы китапханәсендә «Көчле рухлы язучылар» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, әмма көчле характерлы кешеләр турында китаплар тәкъдим ителде. Аларның тормышы авыр чирләрне һәм батырлыкны җиңеп чыгу үрнәге булып тора. Балалар инвалид язучылар: Фирдания Гыйльфан, Фәнис Яруллин, Раниф Шәрипов, Сагыйров Гакыйльләрнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар
Декабрь башы традицион рәвештә Халыкара инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә.
Инвалидлар көненә багышлап, 3 нче декабрь көнне, Саба сәнгать мәтәбендә Зәйнетдинова З.З. "Без тигез" дип аталган класстан тыш чара үткәрде.
Чараның төп максаты итеп укучыларның аеруча игътибарын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, тормышка, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнүгә омтылышы булган кешеләрнең бик талантлы булуына юнәлдерелгән иде. Бу безнең белән янәшәдә яшәүче мәрхәмәт күрсәтүгә мохтаҗ кешеләргә тагын бер кат игътибар итү мөмкинлеге.
Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе балалар өчен Украинада МХО үткәрү барышында һәлак булган авылдашлары, кече сержант Хисамиев Рөстәм Таһирҗан улына багышланган «Мәңгелеккә киткән геройлар» дигән хәтер сәгате үткәрде.
Балаларда махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә каһарманлык кылган кешеләргә карата хөрмәт, рәхмәт хисе тәрбияләү, шулай ук бурыч һәм батырлык турында күзаллау формалаштыру-аларны патриотик тәрбияләүнең мөһим бурычларының берсе.
Чара барышында балалар кыскача биографиясен тыңладылар һәм һәлак булган герой-авылдашы турында слайд – презентация карадылар.
Ул бик игелекле һәм ярдәмчел кеше иде, хатыны белән Икшермә балалар йортына барып, балалар белән аралашкан һәм аларга күчтәнәчләр тапшырган. Шулай ук әти-әнисе, сеңлесе һәм энесе белән вакыт үткәрергә ярата иде. Шәмәрдән дусларын да онытмаган.
Кече сержант Хисамиев Украина территориясендә Россия Федерациясе Кораллы көчләренең махсус хәрби операциясендә хәрби биремне үтәү барышында үзен батыр сугышчы буларак күрсәтте. Украина территориясендә махсус хәрби операция үткәргәндә күрсәткән батырлыгы өчен кече Сержант Хисамиев Рөстәм Таһирҗан улы Батырлык ордены белән бүләкләүгә тәкъдим ителде.
Килдебәк авыл китапханәчесе «Журнальное ассорти» исемле матбугат көне үткәрде. Укучылар рәхәтләнеп газеталар карадылар, мәкаләләрнең күчермәләрен ясадылар, үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, газета-журналлардан кызыклы язмаларны укыдылар.
Шулай ук китапханәче журналларның барлыкка килү тарихы, аларны чыгару һәм төзү белән кем шөгыльләнүе, аларның китаплардан нәрсә белән аерылуы һәм вакытлы матбугатта нинди кызыклы мәгълүматлар табып булуы турында сөйләде.
Китапханәче кунакларны күргәзмәдә булган журналлар белән таныштырды.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне ел саен 1 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көн ВИЧ-инфекция таралу белән бәйле проблема турында хәбәрдарлыкны арттыру һәм әлеге авыру корбаннарын искә алу көне буларак гамәлгә куелды. Ул ВИЧ һәм СПИД эпидемиясенең Глобаль таралуын туктату кирәклеге турында искәртү булып хезмәт итә.
Олы Нырты авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә яшүсмерләр белән «Бу хакта һәркем белергә тиеш» дигән ачыктан-ачык сөйләшү үткәрелде. Оештыручылар катнашучыларга ВИЧ-инфекциянең нәрсә булуы, аның СПИДтан нәрсә белән аерылуы, шулай ук ВИЧ йоктыру юллары һәм йоктыру мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Чарада катнашучылар СПИДка каршы көрәш символын булдыру тарихы белән таныштылар — кызыл тасма, аны бүген әлеге авыру белән бәйле барлык мәгълүмат чыганакларында күрергә мөмкин.
Чара азагында яшүсмерләр "Әйе яки юк!" викторинасында катнаштылар, ул үлем вирусы, аның билгеләре, тапшыру юллары һәм профилактика турындагы сорауларны үз эченә алган. Барлык катнашучыларга сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, алкоголь, наркотиклар, тәмәке тартудан тыелырга һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә теләделәр.
Инвалидлар декадасы кысаларында, 1 декабрь көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Күңелне бер тамчы җылытабыз»дигән чара үткәрделәр. Бу чара көчле рухлы һәм игътибарга лаеклы кешеләргә багышлана, алар авырлыкларга һәм каршылыкларга карамастан, тулы тормыш белән яшәвен дәвам итәләр. Бу көнне мәдәният йорты үзешчәннәре тамашачылар алдында аеруча җылы чыгыш ясадылар. Алар җыелганнарны сөендерделәр һәм аларга уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр. Чарага кунакка үзләренең кызыклы уеннары һәм конкурслары белән күңелле клоуннар килде. Балалар мондый күңелле һәм кызыклы вакыт үткәрүгә сокландылар. Чара ахырында катнашучылар бүләкләр алдылар, аннары чәй эчәргә чакырылдылар, анда барысы да тәм-томнар белән ләззәтләнә һәм бер-берсе белән чәй эчеп аралаша алдылар. Чара дәвамында катнашучылар үз адресларына нык сәламәтлек һәм яхшы кәеф теләүләрен ишеттеләр.
2024 елның 2 декабрендә С.Сәйдәшев исемендәге концертлар залында И.В. Аүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең 120 еллыгына багышланган тантаналы концерт булды. Тамашачылар музыкаль бәйрәм рухына чумды, бер сәхнәдә талантлы башкаручылар һәм чит ил, рус һәм татар композиторларының күренекле әсәрләре яңгырады.
Юбилей концерты Казан музыка көллиятенең бай тарихына хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә танылган музыкантларга әйләнгән студентларның һәм чыгарылыш укучыларының казанышларын күрсәтү мөмкинлеге дә булды.
2024 елның 30 ноябрендә Казанда "Экият" курчак театры бинасында "Sforzando Халыкара музыкаль премиясе" конкурсы узды. Анда Шәмәрдән филиалы укучылары катнашты. "ТАМЧЫ" вокаль- хореография ансамбле ( укытучылары:Харрасова Л. А., Свищева Л. А.),
-Гатауллина Сәидә ( соло) -(укыт. Харрасова Л. А.) "МИРАС" хореография коллективы бию ярдәме белән (укыт. Свищева Л. А.).
Нәтиҗәлэр:
"ТАМЧЫ" - 1 дәрәҗә Лауреат.
Гатауллина Сәидә- 2 дәрәҗә Лауреат.
Шулай ук укытучылар һөнәри осталыклары өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.
29 ноябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сабаның 5 нче "Бәләкәч" балалар бакчасының зурлар төркемендә "Татарстан Республикасы флагы" дигән танып-белү сәгате үткәрделәр. Балалар ТР Дәүләт флагы барлыкка килү тарихы, аның төсләренең әһәмияте турында белделәр, шулай ук Татарстан Республикасы символикасы, гербы һәм гимны турында искә төшерделәр.
Чараның икенче өлешендә балалар үз куллары белән республика флагын ясадылар.
2024 нче елның 29 ноябрендә Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре Шәмәрдән "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар - "Сәйлән" клубы әгъзалары өчен " Тылсымлы агач " дип исемләнгән мастер - класс үткәрде. Очрашу барышында китапханәчеләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларга шәҗәрә һәм генеалогик агачның нәрсә икәнлеге турында сөйләделәр. Электрон презентация ярдәмендә алып баручылар балаларга гаилә составының нәрсә икәнен, туганлык мөнәсәбәтләренең нинди булуын, шулай ук гаиләнең һәр әгъзасының бурычлары, туганнары белән элемтәсе турында аңлатты.
Аннары балалар гаилә традицияләре турында сөйләштеләр, үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр.
Очрашу ахырында балалар табышмаклар чиштеләр, гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.