Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре 7 нче сыйныф укучылары белән Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан «Хикмәтле сүзләр остасы» дигән әдәби сәгать үткәрделәр.
Чара барышында катнашучылар әлеге авторның бай иҗаты белән таныштылар. Презентация барышында укучылар Нәкый Исәнбәт мирасын тирәнрәк аңлый алды.
Үткәрелгән викторина аша алар үзләренең белемнәрен тикшерә һәм язучының иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтә алды.
Иштуган авыл китапханәсендә 21 декабрь көнне Иштуган урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен «Сыйныф очрашуы» китапханәсенә экскурсия үткәрелде. Балалар китап иле буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Китапханә мөдире балаларга «китапханә» нең нәрсә икәнлеге һәм «укучы»ның кем булуы турында сөйләде. Китапханә бүлекләре, шулай ук китапханә кагыйдәләре, китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар китапларның кайда яшәвен күрделәр, Китапханәгә ничек язылырга һәм стеллажда китапны ничек сайларга икәнен белделәр. Укучылар матур, матур китапларны кызыксынып карадылар һәм китап киштәләрендә күпме төрле китапларның «яшәвенә» гаҗәпләнделәр. «Балачак иленнән китаплар»исемле матур бизәлгән китап күргәзмәсенә аерым игътибар бирелде. Мәгълүматны тыңлаганнан соң, укучылар табышмакларга рәхәтләнеп җавап бирделәр, «Могҗизалар һәркайда яши» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, «сүзеңне сөйлә»уенда катнаштылар. Чара азагында китапханәче балаларга яңа һәм кызыклы очрашулар теләде һәм аларны китапханәгә – Книжкин йортына ешрак килергә чакырды.
2024 ел Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Узып баручы елның соңгы көннәрендә, 22 декабрьдә, Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Кемнәр ул галимнәр? Нәрсә ул тәҗрибә?" дигән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә вакытында балаларга тема буенча китаплар тәкъдим ителде. Ә инде балалар өчен иң мавыктыргыч нәрсә - үткәрелгән тәҗрибәләр булды! Суда ачыла торган лотослар, тәлинкәдәге суда ачылган чәчәкләр, «хәрәкәт итүче вулканнар», һавасыз кабарып торган шарчык, су асты гейзерлары һәм башка бик күп нәрсәләр балаларны гаҗәпләндерде һәм шатландырды. Һәр тәҗрибәдән балалардан сораулар яуды. Ә бүгенге чарада иң мөһиме: янып торган күзләр һәм кызыксыну тулы карашлар.
20 декабрьдә Саба сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында «Якынлашып килүче Яңа ел белән!» дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды, ул бәйрәм атмосферасы һәм яңа ел кәефе бүләк итте. Күргәзмәдә 23 укучының рәсемнәре катнаша.
Уку елының I яртыеллыгы ахырына якынлаша. Балалар сәнгать мәктәбендә заман белән беррәттән үзгәрешләр булуга карамастан, ул һәрвакыт сәнгать храмы булып кала, яшь музыкантлар, рәссамнар һәм хореографлар шуннан юл ала. Бу йорт Һәркемгә илхам чыганагы бирә.
2024 елның 20 декабрендә актлар залында «Музыка һәм төсләр балкышында» дип исемләнгән сәнгать мәктәбе укучыларының традицион отчет концерты узды. Отчет концерты-бөтен мәктәп өчен бик әһәмиятле чара. Шуңа күрә уку елы дәвамында казанышлары һәм талантлары белән сөендергән солистлар һәм коллективлар, төрле фестиваль, конкурс лауреатлары һәм дипломантлары катнаша.
19 декабрь көнне Саба район китапханәсенең уку залында Яңа ел – 2025 не каршылау бәйрәме узды. Бәйрәмгә безнең актив китап укучыларыбыз китапханә каршында эшләп килүче "Алтын куллар", "Мишә дулкыннары", "Сөембикә", "Өлкәннәр" клублары әгъзалары җыелды. Алар өчен китапханәчеләр "Яңа ел маҗаралары" - театраль тамаша күрсәттеләр. Елның шаян айлары һәм Кыш Бабай күңелле уеннар уйнатып, җырлар җырлатып өлкәннәрне сөендерделәр. Кунакларыбыз балачакларын, яшьлекләрен искә төшерделәр - Яңа ел турында шигырьләр, үзләре, танышлары белән булган кызыклы вакыйгалар сөйләп, җырлап-биеп Кыш бабайдан бүләкләр алдылар. Гармунчыбыз Илшат Мөхәммәтшин һәм "Гөлбакча" ансамбле чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде.
“Яңа елны ничек каршы алсаң, ел да шулай үтәр!”- дигән юрама бар. Без китапханәчеләр һәрбер кешегә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклардан торган озын гомер, тыныч күк йөзе телибез!
Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары өчен Россиядә Ватан Геройлары көненә багышланган презентация күрсәтелде. Бу көнне Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий Ордены һәм Дан Ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Бу бәйрәмдә ата-бабаларыбызның батырлыкларын искә алу гына түгел, ә хәзерге вакытта илебездә яшәүче геройлар да искә алына, хөрмәт ителә. 9 декабрь көне очраклы гына сайланмаган. Иске стиль буенча, 1917 елга кадәр 9 декабрьдә Георгий кавалерларының хезмәтләрен хөрмәтләүгә багышланган бәйрәм көне булдырылган. Музей хезмәткәре балаларны Ватан Геройлары көненең тарихы белән таныштырды, Бөек Ватан сугышы геройлары, Әфганстан каһарманнары, махсус операция геройлары һәм бугенге көндә исән-сау булган геройларның тормышы турында сөйләде.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары булды.
Халыкара инвалидлар көне- календарьның аерым бер бите. Бу дата сәламәт кешеләрне шәфкать турында уйланырга һәм мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга чакыра. 10 декабрь көнне Мишәбаш мәдәният йортында Явлаштау китапханәсе белән берлектә чәй өстәле янында "Йөрәктән йөрәккә" дигән очрашу үткәрелде. Чара барышында төрле иҗади һәм кызыклы конкурслар оештырылды, шулай ук "Башваткыч" интеллектуаль уены уйналды. Моннан тыш, иҗади номерлар тәкъдим ителде. Чәй өстәле артында без кадерле кунаклар белән аралаштык һәм сәламәтлек рецептлары белән уртаклаштык. Шулай ук китапханәдәге "Якташлар иҗаты" күргәзмәсе белән таныштырдык. Ахырда барысы да бер-берсенә ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, бәхет теләп, очрашудан канәгатьлек алып, саубуллаштылар
Вакытлы матбугат җәмгыять тормышында мөһим роль уйный. Газета-журналлар укучыларга вакыйгалар турында актуаль мәгълүмат бирә, кызыклы фактларны яктырта һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Бүген Явлаштау авыл китапханәсендә «Китапханә язылып ала» дип исемләнгән вакытлы матбугат сәгате узды. Китапханәче вакытлы матбугатка күзәтү үткәрде. Теләге булган һәркем журналларны карап чыга һәм кызыксындырган сораулар буенча консультация ала алды. Чарада катнашучылар газета - журнал мәкаләләре турында актив фикер алыштылар, шулай ук 2025 елның беренче яртыеллыгында китапханәдә нинди вакытлы матбугатны күрергә теләүләре турында теләкләрен белдерделәр. Авылдашыбыз Ринат Шамилов турында «Ватаным Татарстан» газетасында басылган материал аеруча кызыклы булып чыкты.