ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Периодика-җәмгыятьнең рухи тормышының көзгесе. Бүген 5 февраль көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе « Ак калфак» клубы әгъзалары белән чираттагы очрашу – әңгәмә оештырды һәм вакытлы матбугатка күзәтү ясады. Бүгенге көндә популяр һәм укучылар тарафыннан укыла торган "Ватаным Татарстан" , "Татарстан яшьләре" газеталары, "Казан утлары", "Сөембикә", "Гаилә учагы" журналлары турында фикер алыштылар . Шулай ук үзләренең яраткан рубрикалары , журналларда мәкаләләре белән уртаклаштылар. Чара азагында китапханәче 2024 елга йомгак ясады һәм иң актив укучыларның исемнәрен атады.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

5 февраль көнне Шәмәрдән авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Нинди сазлыклы көн!» дигән белем сәгате үтте. Чара барышында балалар планетабыз өчен сазлык экосистемаларының гаять зур әһәмияте, сулы-сазлыклы җирләр төшенчәсенә төче һәм тозлы күлләр, сазлыклар, торф сазлыклары, сазлыклы урманнар, елгалар, сусаклагычлар керүе турында белделәр. Сазлыкта яшәүчеләр һәм анда нәрсә үсүе турындагы табышмакларга җаваплар таптылар. Шулай ук сазлык, бакалар һәм сулы-сазлыклы җирләрдә яшәүче башка җан ияләре белән бәйле әкиятләрне искә төшерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

5 февраль көнне Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Дуслык» хатын-кызлар клубы өчен «Каюм Насыйри мирасы»шигъри сәгате үткәрелде. Әйдәп баручы китапханәче укучыларны XIX гасырның күренекле татар галиме-этнографы, әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәверендә нәфис әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм фәннең башка тармаклары буенча кырыкка якын хезмәт бастырып чыгаруын халык белде. Чара азагында кунаклар викторина сорауларына җавап бирделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

4
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Журнал һәм газеталарда теләсә нинди тема буенча диярлек оператив мәгълүматлар бар. Тик аларны үз кызыксынуың  аша үткәрә белергә генә кирәк. Периодик басмалар ярдәмендә танып белү кызыксынуын киңәйтү, характерның иң яхшы сыйфатларын тәрбияләү өстендә эшләргә мөмкин. Шул максаттан, 3 февраль көнне Шәмәрдәннең "Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен "Газета-журналлар безнең тормышка ничек килде" дигән тарихи сәгать үткәрелде. Чарада кунаклар журнал һәм газеталар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Шулай ук барлык теләүчеләр яңа вакытлы матбугат белән дә таныша алды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Сталинград сугышы - Бөек Ватан сугышының иң зур сугышы. Бу истәлекле вакыйгага багышлап  китапханщдә «Сталинград – ул....» батырлык сәгате үткәрелде  һәм «Сталинград батырлыгы» дигән тематик күргәзмә куелды. Биредә бу турыда генераль сражениедә сөйли торган материаллар тәкъдим ителде: документаль хроникалар, очерклар, шул вакыйгаларда катнашучыларның истәлекләре, сугыш күпме дәвам итте, тарихка нинди исемнәр һәм борылыш мизгелләре керде, рус һәм немец гаскәрләре белән кем җитәкчелек итте, шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган якташларның китаплары да куелды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Соңгы елларда "скәке сүз вирусы " зур тизлек белән тарала. Һәм бу» вирус " кешелеккә тулысынча тәэсир итмәсен өчен 3 февральдә Олы Нырта авыл китапханәсендә профилактика сәгате үткәрелде, ул яшүсмерләрне скәке сүзләрнең кеше сәламәтлегенә һәлакәтле йогынтысы белән таныштыруга,. скәке сүзләргә һәм зарарлы гадәтләргә ныклы дошманлык формалашуга юнәлтелде. Китапханәче күбрәк матур әдәбият укырга тәкъдим итте.

Яшүсмерләр «Слово с большой буквы», «Заразные слова» әңгәмәләрендә катнаштылар һәм «Словодел» уенын уйнадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

4 февраль көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына 1 февральдән 14 февральгә кадәр узачак "Утлы еллара кайтавазы" әдәби марафоны белән таныштырдылар. Марафон 4 биремнән торачак, балалар биремнәрне үтәп  дәфтәрләренә язарга тиеш булалар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

7 февральдә Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт гербы көне билгеләп үтелә. Һәр дәүләтнең, илнең һәм Республиканың символлары бар. Символика-теләсә кайсы дәүләтнең мөһим өлеше. Татарстан Гербы куәт, көч, тарих һәм мәдәниятне гәүдәләндерә — барысы да бер сурәттә. Асылда зур булмаган сурәттә күп мәгънәләр гәүдәләндерелгән. Биредә Татарстан флагының барлык төсләре — ак, яшел, кызыл төсләре чагылдырылган.

4 февральдә Саба сәнгать мәктәбе укытучылары Вәлиева Д.Р. һәм Маликова Ч. Ф. музыка бүлеге укучыларына Татарстан Республикасының бу мөһим Дәүләт символының тарихы һәм әһәмияте турында сөйләделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

3
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Әкиятләрне барлык балалар да ярата-тылсым һәм маҗаралар  балаларны яхшылыкка һәм гаделлеккә өйрәтә. Казанчы Бигәнәй авылы китапханәчесе  Мамалай «Кояшкай» балалар бакчасында  «Әкият дөньясына сәяхәт» дигән әдәби уен - викторина үткәрде . Балалар яраткан китап битләре буйлап сәяхәт иттеләр һәм яраткан геройларында кунакта булдылар. Китапханәче сөйләвеннән балалар « әкият» төшенчәсе һәм әкият төрләре белән таныштылар. Аннары алар өчен кызыклы уен – викторина үткәрелде. Балалар әкиятләрне ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен, яратуларын күрсәттеләр, популяр әкиятләрнең эчтәлеген, әкият өйрәткән барлык яхшылыкларны искә төшерделәр. Әкият белән очрашу бик күп шатлык, яхшы тәэсирләр калдырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре 1 класс укучылары өчен «Китапханә- китаплар йорты» дип исемләнгән экскурсия – танышу үткәрделәр. Яшь укучылар китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән таныша алдылар. Алар китапның барлыкка килү тарихы һәм кирәкле басмаларны таба белергә өйрәнделәр. Балалар бик теләп өйдә уку өчен китаплар сайладылар. Шуннан соң балалар чәйнекләр музеенда булдылар. Анда шулай ук кызыклы тарих һәм экспонатлар белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International