16 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне алдыннан Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Әтигә бүләк " дигән мастер-класс үткәрделәр.
23 февральдә илебез Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Яклаучы булу - Россиянең һәр гражданының мактаулы бурычы. Һәр ир-ат, офицер, галим, студент яки мәктәп укучысы булсынмы - үз Ватанын, үз гаиләсен саклаучы. Бу Россиянең иң мөһим бәйрәмнәренең берсе һәм бүгенге көндә яшәүче барлык сугышчыларны котларга һәм төрле сугышлардагы геройларны искә алырга сәбәп.
Балалар өчен үз куллары белән әтигә яки бабайга бүләк ясау - авыр бурыч. Бу мастер-класста балалар гади картоннан һәм төсле кәгазьдән открыткалар ясадылар. Балалар рәхәтләнеп һәм кызыксынып эшләделәр, фантазия һәм хезмәт сөючәнлек күрсәттеләр. Балалар аларны Ватанны саклаучылар көненә үзләренең туган кешеләренә: әтиләренә, бабайларына, абыйларына бүләк итәчәкләр.
Иҗади остаханә шатлык һәм илһам атмосферасында узды.
Муса Җәлил – бөек шагыйрь. Ул балалар һәм өлкәннәр өчен үлемсез шигырьләр яза. 16 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә "Тормышым халыкта җыр булып яңгырады...» дип исемләнгән урта звено балалары өчен кичә үткәрделәр. Чараның максаты: шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; яшүсмерләрдә шигърияткә кызыксыну һәм мәхәббәт уяту, тормышның лирикада сәнгатьчә, образлы чагылышы үзенчәлекләрен аңлау; укучыларны Муса Җәлил үрнәгендә тәрбияләү. Балалар Муса Җәлилнең кайда тууы һәм үскәнлеге, ничек укуы һәм кайчаннан бирле шигырьләр яза башлавы турындагы хикәяне зур кызыксыну белән тыңладылар, аның әсәрләрен укыдылар. Шулай ук аның фаҗигале һәм героик язмышы турында да белделәр. Балаларга татар һәм рус телләрендә берничә шигырь укылды. Чара ахырында барлык катнашучылар шагыйрь һәм герой Муса Җәлилне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Саба район китапханәсендә якташ әдип Газиз Нәбиуллинның тууына 105 ел уңаеннан “Ул безнең күңелләрдә. Якташ Газиз Нәбиуллин” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Китапханәчеләр әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Саба гимназиясенең 6 “Д” сыйныф укучылары Г.Нәбиуллинның шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр. Газиз Нәбиуллинның кызы Зарима ханым, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Мөбарәкова Ә., “Саба таңнары” газетасының җаваплы сәркатибе Мәүлетов Ф., “Мишә дулкыннары” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр Г.Нәбиуллин турында истәлекләрне яңартып сөйләделәр. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы килгән кунакларга, мәктәп укучыларына теләкләрен җиткерде, Зарима ханымга истәлек бүләге тапшырды.
15.02.2025 көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенен Яшьлек Хореография коллективы "Вдохновение" балалар һәм яшүсмерләр иҗатының Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнашты, ул Казанда узды. Уңышлы чыгыш ясап, коллектив 1 дәрәҗә лауреат булды. "Яшьлек" Хореография коллективы җитәкчесе Мөбәрәкҗанова А.З.га Рәхмәт хаты һәм "Иң яхшы җитәкче" дипломы тапшырылды.
Россиядә 27 гыйнварда хәрби дан көне – Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне (1944 ел) билгеләп үтелә. Блокада 872 көн дәвам итә – 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр. Бу вакыт эчендә Ленинградка 150 меңнән артык авыр артиллерия снаряды һәм 70 меңнән артык бомба ташланган. Шәһәрдә 526 мәктәп һәм балалар бакчасы, 21 фәнни учреждение һәм 840 завод җимерелә. Блокадада кешеләр өчен иң куркыныч нәрсә булды? Хәлне 1941-1942 елларның кырыс кышы, су һәм җылылык булмау начарайтты. Әмма Ленинград өчен иң куркыныч сынау ачлык булды. Төрле бәяләүләр буенча, блокада елларында 600 меңнән 1,5 миллионга кадәр кеше һәлак булган. Аларның 3% ы гына бомба төшү һәм артобстреллар нәтиҗәсендә үлгән, калганнары ачлыктан үлгән. Бу тарихи фактлар турында Саба урман хуҗалыгы тарихы музее базасында узган «Ленинград батырлыгын хәтерлибез...» мәгълүмати сәгатендә белергә мөмкин иде. Катнашучылар "Блокада икмәге" нең нинди ингредиентлардан һәм ничек ясалганын күрделәр, тагын безнең заманда пешерелә торган чын икмәкне татып карадылар. Икмәкнең бу ике төрен чагыштырып, катнашучылар ул вакытта олыларның һәм балаларның нинди шартларда исән калуларын аңладылар.
14 февральдә Саба сәнгать мәктәбенен Шәмәрдән филиалында "Татарстан рәссамнары сугыш турында" темасына лекция-әңгәмә үткәрелде. Бөек Ватан сугышы темасы - Россиянең барлык халыклары өчен мәңгелек тема. Татарстан рәссамнары эшләрендә дә бу тема яңгырый. Рәссамнар фронт зарисовкаларын саклап, сугышны ничек күрүләрен тамашачыларга тасвирлаган. Лекция-әңгәмәдә 2 укытучы, 9 укучы катнашты.
12 февраль көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе күренекле мәгърифәтче галим язучы Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан "Каюм Насыйри мирасы" дигән әдәби сәгать үткәрде. К.Насыйри-мәгърифәтче галим, татар фольклорының күп жанрларында эшләп, халыкның рухи байлыгын, зирәклек һәм күңел энҗеләрен ачып, халыкны яңадан торгызу юлында хезмәт иткән. Китапханәче К.Насыйриның биографиясе , әсәрләре белән таныштырды, «К.Насыйри һәм татар фольклористикасы»презентациясен карады. Укучылар “Абугалисинә " китабыннан өзекләр укыдылар.
Сәламәтлек-кешедә булган иң кыйммәтле әйбер. Аны балачактан ук сакларга һәм ныгытырга кирәк, аны югалту җиңел, ә торгызу авыр. 11 февраль көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Сәламәт тән-сәламәт рух»дигән әңгәмә үткәрелде. Чарада катнашучылар бергәләп авырмас өчен, нишләргә кирәклеге, дөрес туклану, нинди ризыкларның кеше сәламәтлеге өчен файдалы булуы, кайсыларының зарарлы булуы, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләре турында сөйләштеләр. Тәкъдим ителгән китапларны карап, катнашучылар үзләренең сәламәтлекләрен ныгыту турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Конкурсларда катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, сәламәтлек турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр һәм сәламәтлек - Зарядка, хәрәкәт, ял, Режим, яшелчә, витаминнар, ризык дигән нәтиҗәгә килделәр. Ә тагын: яхшы кәеф, елмаю, яхшы күңеллелек һәм дуслык!
11 февраль көнне Саба район китапханәчеләре аграр колледж студентларына Бөек Ватан сугышына багышланган китапларга күзәтү үткәрделәр .”Солдатик”кинофильмы күрсәтелеп, ахырдан фикер алышулар булды.
12 февраля, в Шеморданском филиале ДШИ, преподаватели Аксанова Л. М. и Масленникова Е. В. провели беседу "Наши страхи" для детей младшего хора. Цель беседы - ознакомить с некоторыми причинами возникновения страха и как с ними справляться. Беседа проводилась так же, в целях информирования детей о работе двух номеров детского номеров доверия. Присутствовало 23 учащихся.