Февраль ае хәрби-патриотик ай, Батырлык ае буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеенда сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән очрашу үткәрелде.
Ветераннарыбыз өчен Җиңүнең 80 еллыгы, 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырылган махсус күргәзмә белән танышу, музей буйлап сәяхәт үткәрелде. Бөек Ватан, Әфганстан сугашларына багышланган экспозицияләргә аерым тукталып, видеоязмалар каралды, яу кырында ятып калган батыр сугышчыларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Очрашу түгәрәк өстәл артында сугыш хәтирәләрен, ветераннарыбызның музейга тапшырырлык шәхси атрибутларын барлау белән дәвам итте. Әфганчылар Советы рәисе Илшат Зиннур улы Ахметшин үзенең сугыш юлын үткән шәхси әйберләрен музеебызга тапшырды.
21 февраль-Туган тел көне-аның әһәмиятен искә төшерү өчен яхшы сәбәп.22 февраль көнне Иске Икшермә авыл китапханәчесе " Тургай "приютында булды.Китапханәче туган телнең мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте, миллионлаган тереклек төреннән – вак бактерияләрдән алып фил һәм кит кебек гигантларга кадәр – бары тик кешенең генә сүз сәләте булуын искәртте. Исемебез кебек үк, без дә балачакта ата-аналарыбыздан туган телгә ия булабыз. Тел ярдәмендә кешеләр үз фикерләрен, теләкләрен, тойгыларын җиткерә. Дөньядагы барлык кешеләр телләр ярдәмендә эшли. Чара ахырында балалар туган тел көненә стена газетасы чыгардылар.
Шакиров Әзһәр Шәфикъ улы 1940 елның 22 февралендә Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый. Танылган, киң диапазонлы, көчле драматик артист. Ул уйнаган төрле характердагы төп геройлар барысы да диярлек фикер ияләре. Олы Кибәче авыл китапханәсендә артистның 85 еллыгы уңаеннан күргәзмә куелды. Китап укучылар көн дәвамында күргәзмә белән таныша алдылар.
Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтү генә аз, балаларга әлеге дәүләт бәйрәменең тирән мәгънәсен һәм әһәмиятен җиткерергә кирәк. Әлеге чарада укучылар әлеге датаның тарихы белән таныштылар. Мондый чаралар хәрби кешеләргә, фронттагы сугышчыларга хөрмәт, Ватанга мәхәббәт һәм патриотик хисләр тәрбияләргә ярдәм итә.
23 нче февраль - балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү өчен яхшы бәйрәмнәрнең берсе.
Бу чын ир-атлар - кыю һәм батыр, җитез, ышанычлы, шулай ук булучак Ватанны саклаучы егетләр бәйрәме.
20 февраль көнне Саба район китапханәсендә, "Гаилә белән китапханәдә" проекты кысаларында, якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Саба урта мәктәбенең 4 “Б” сыйныфында укучы кызларның әтиләренә багышлап “Әтием - минем ышанычым” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы укучыларга укуларында уңышлар теләде, әтиләрне бәйрәм белән котлап иң изге теләкләрен юллады. Китапханәчеләр әзерләгән кызыклы уен-биремнәрдә: “Бу минем кызым”, “Сүтеп-җый”, “Кем җитез”, “Баш хисапчы” һ.б. әтиләр актив булып катнаштылар. Ә кызлар һәр бирем арасында үзләренең матур шигырь-җырларын әтиләренә бүләк иттеләр. Сыйныф җитәкчесе Әнисә Габдулхай кызы әтиләрне тәбрикләп котлады. Чара ахырында укучылар әтиләренә истәлек бүләк тапшырып, җыр белән тәмамланды.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда узган «Кышкы кошлар» мастер - классында гадәти булмаган формада көн үткәрергә мөмкин иде. Чарада катнашучыларның, кышкы кошлар образы белән рухланып, үз картиналарын булдыру мөмкинлеге булды. Дәрес, кошлар турында мәгълүмат һәм аларны классификацияләүдән башланды. Балалар музей экспозицияләре буйлап йөрделәр, истәлекле фотолар ясадылар һәм иҗат өстәле артында ял иттеләр. Мастер - класста һәр катнашучыга пластилин белән иллюстрацияләү өчен рәсемнәр сайларга тәкъдим иттеләр - бу кышлаучы теләсә нинди кошлар сурәте булырга мөмкин иде. Мастер - класс пластилин белән рәсем ясауда беренче адымнарны ясаучылар өчен дә, тәҗрибәле һәвәскәрләр өчен дә көченнән килгәнчә булды.
Бүген районыбызда шатлыклы, әһәмиятле һәм тарихи вакыйга - Сабабызда 1993 елдан бирле эшләп килүче Туган якны өйрәнү музее бүген яңа бинага күчеп, үзенең яңа тарихын башлый. Үткәнен саклап, бүгенгесен барлап, киләчәгенә якты заманча караш ташлап, кунаклары өчен бүген тәүге кабат ишекләрен ача!
Саба туган якны өйрәнү музее – Россиядә иң гадәти булмаган музей. Биредә безнең районда яшәгән, хәзерге вакытта яшәүче һәм яшәячәк кешеләр тарихы урын алды. Ул барлык музейлар үсешенең заманча тенденцияләренә туры китереп эшләнелде. Яңа экспозиция нигезенә музейда электән үк булган экспонатлар белән бергә, яңалары да куелды. Үзенең составында балалар өчен рекреацион – уен зонасы, төрле чаралар үткәрү өчен күпфункцияле бүлмә, Сабаның киләчәгенә очу өчен 5d кинотеатр залы да бар. Шулай ук заманча музей технологияләре – компьютер һәм мультимедия технологияләре, интерактив җайланмалар да киң файдаланылган.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы уңаеннан музеебызда бик эчтәлекле, экспонатларга бай вакытлыча күргәзмә дә эшли.
Музеебыз балалар өчен менә дигән тарихны өйрәнү, патриотик тәрбия алу урыны булса, өлкәннәребезгә үткәннәргә кайту, хәтер төпкелендә яткан мизгелләрне кабат яңарту урыны булып торачак. Гаилә белән үзенең ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә теләүчеләргә, читтән килгән районыбыз кунаклары өчен дә кызыклы булачак.
Бүген, 18 февральдә, Камал театрының иске бинасында милли каһарманыбыз, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 119 еллыгына багышланган концерт узды. Бәйрәмдә VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.
Бәйгегә 40 меңнән артык гариза кабул ителгән. Жюри карары нигезендә барлыгы 107 җиңүче билгеләнгән.
Җиңүчеләр арасында "Җәлил дөнья халыклары телләрендә" номинациясендә Саба район балалар китапханәсенең актив китап укучысы Камолова Сафия 2 урын яулады.
Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре күренекле татар шагыйре Муса Җәлилгә багышланган “Муса Җәлил - татар халкының каһарман улы” дигән әдәби сәгать оештырды. Чара барышында катнашучылар шагыйрьнең биографиясе, аның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар, викторинада катнаштылар. Балалар бик яратып, шагыйрьнең татар халкының көчле рухын, батырлыгын чагылдырган һәм балаларга багышлап язылган шигырьләрен укыдылар .
10 февральдә рус шагыйре, прозаигы, драматургы, рус әдәби сүзенә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне шагыйрьне искә алу, аның үлемсез шигырьләрен уку, алардан илһамланып, аның талантына хөрмәт күрсәтү гадәте бар. Үзенең кыска гына гомерендә А.С. Пушкин рус әдәбиятының классикасына әверелгән бик күп әдәби әсәрләр иҗат итә. 15 февраль көнне, бөек рус шагыйрен искә алу көненә багышлап, Иштуган авыл китапханәсендә «Тормыш. Үлем. Үлемсезлек» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда бөек рус шагыйренең биографиясенә һәм әсәрләренә багышланган басмалар, А.С. Пушкин иҗатының тормышы һәм үзенчәлекләре турындагы китаплар, шулай ук аның әдәби әсәрләре тәкъдим ителде. Күргәзмәдә шулай ук шагыйрьнең төрле укучылар өчен язылган басмалары да бар иде.
Балалар өчен-әкиятләр, ә өлкән яшьтәгеләргә Пушкин прозасын: «Белкин повестьлары», «Полтава», «Капитан кызы», «Пиковая дама», лириканы укырга киңәш итәбез. Бөек шагыйрьнең китаплары төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә. Китап күргәзмәсенә күзәтү укучыларыбызга шагыйрьнең ихласлыгын яңадан тоярга мөмкинлек бирәчәк.