Саба урман хуҗалыгы музеенда хәрби операциядә катнашучы солдатларның балалары өчен «Яхшылык бүләк ит!» дип исемләнгән чара оештырылды. Чараны Саба туган якны өйрәнү музее һәм Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре авыр тормышшартларына эләккән балаларның дөньясын бераз гына булса да күңелле итү, җылы хисләр бүләк итү максатыннан оештырдылар.Чарада катнашучылар бик теләп агач эшләнмәләрне төрле матур төсләргә буядылар.Балаларга Лесхоз бистәсе сувенир цехы турында сөйләнелде, шулай ук агач эшләнмәләрне буяу ысуллары турында белделәр. Аннары катнашуылар өчен Яңа ел викторинасы үткәрелде. Чара вакытында Яңа елның барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат тупладылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Кичә табын артында тәмле ризыклар белән чәй эчеп тәмамланды.
2022 елның 16 декабрендә "Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең" актлар залында укытучылар Газизова Г.Р., Галиева Э. Р., тарафыннан "гипстан кул эшләре һәм сувенир композицияләр ясау"дип аталган мастер - класс булып узды.
2022 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министры И.Х. Әюпова белән Бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңүче, талантлы балалар һәм яшьләр, министрлык стипендиатлары һәм яшь белгечләрнең Казан Кремленең кабул итү бинасында тантаналы очрашуы узды.
13 декабрьдә Саба балалар сәнгать мәктәбендә, хореография бүлегендә Гарипова Г. М. сыйныфында, 5 нче сыйныф укучылары классик , халык һәм заманча бию фәннәре буенча чыгарылыш имтиханын тапшырдылар
Россия Федерациясе Конституциясе – илнең төп норматив хокукый акты. Ул 1993 елның 12 декабрендә кабул ителде. Конституция Яңа Дәүләт төзелешен билгели. Ил башына – Президентка – кеше һәм гражданнар хокукларын һәм ирекләрен яклау, Россия Федерациясенең суверенитетын, бәйсезлеген һәм дәүләт бөтенлеген саклау, дәүләт хакимияте органнарының үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү бурычлары йөкләнде. Россия Федерациясе Конституциясе иң югары юридик көчкә ия, ул илнең бөтен территориясендә кулланыла. Кабул ителгән хокукый актлар Конституциягә каршы килергә тиеш түгел. Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре бу көн уңаеннан, “Минем илем- Россия”- дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр.
1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Шул уңайдан Саба үзәкләштерелгән музейлар системасында да күп чаралар булып узды. Аерым игътибарга мохтаҗ булган шәхесләр белән музей экспозицияләре буенча экскурсияләр үткәрелде, шулай ук агач эшләнмәләренә бизәк төшерү буенча мастер-класслар үткәрелде.
25 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр Рязань шәһәрендә читтән торып «Творческая мозаика» I нче Бөтенроссия иҗат һәм сәнгать фестивале узды. Бу бәйгедә Саба балалар сәнгать мәктәбеннән музыка, хореография, вокал һәм сәнгать бүлекчәләре укучылары катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Район музеена“Саба туган якны өйрәнүчеләр” клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышына имам хатыйб Алмаз хәзрәт Галимҗанов чакырылды. Ул катнашучыларга хәзерге вакытта татар-мөселманнарының Россия дәүләте тормышында мөһим роль уйнавын, мөселманнар арасында Россия һәм дөнья күләмендә танылган мәдәният, фән, сәнгать эшлеклеләре турында сөйләде. Шулай ук диннең кеше тормышына тәэсире, дөрес яшәү кануннары турында тәфсилләп сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Әлеге чарага күренекле тарихчы, туган як тарихын өйрәнүдә зур тырышлык күрсәтүче шәхес Сафин Ильдар Фатхуллович та катнашты, ул Саба районнында беренче мәчетләр ачылышы турында язылган мөһим документлар белән таныштырды.
3 декабрь конне Казан шэхэрендэ "Прорыв" исемле VII Республика фестиваль-конкурсы узды.
Сатыш авылы мәдрәсә музее һәм Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләр агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада Тимершык урта мәктәбенең6 һәм 8 сыйныф укучылары катнашты.Шулай ук укучыларга Лесхоз бистәсендә урнашкан сувенир цехы эшләнмәләре турында сөйләнелде, алар зур кызыксыну белән бизәкләрне карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысулларын өйрәнделәр. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар.