Саба районы китапханәчеләре Кызыл Мишә авылында "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба интернат-мәктәбе" дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә булдылар. Балалар өчен скрапбукинг техникасында открыткалар ясау буенча мастер-класс үздырдылар.. Чара Пушкин картасы буенча үткәрелде.
Бөек мәгърифәтчебез Р. Фәхреддин: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас”, - дип язып калдырган. Бала үзен Кеше итеп тойсын өчен, аңарда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Шуның өчен дә мәктәп укучыларын тәрбияләүдә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен өйрәтү мөһим чараларның берсе булып тора. Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре ДБГБУ “Саба интернат-мәктәбе” укучылары өчен 2023ел Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, “Халкыбызның милли бизәкләре” -танып-белү сәгате, мастер-класс үткәрделәр. Чара “Халкым тарихы” - күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Читеккә мәгълүмат бирелеп, укучылар читек, калфак, түбәтәй рәсеменнән пазл җыйдылар. Ә чараның икенче өлешендә алдан катыргыдан киселгән читек макетлары һәм төрле милли бизәкләр өләшенде. Алар клей ярдәмендә читеккә милли бизәкләр ябыштырдылар.
2 март көнне хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан Саба район китапханәсе хезмәткәрләре "Гаилә белан китапханә" проекты кысаларында, әниләр һәм балалар өчен кызыклы очрашу уздырдылар. Чара башында кунаклар өчен "Башваткыч" уены уздырылды , катнашучылар сорауларга җавап бирделәр. Кичә "Имбир прәннекләр буяу" мастер-классы белән дәвам итте. Чара ахырында укулар оештырылды, балалар әниләргә яраткан шигырьләрен укыдылар, ә әниләр үз чиратында балаларга яраткан әкиятләрен тәкъдим иттеләр
Ел саен 2010 елдан башлап мартның беренче чәршәмбесендә Бөтендөнья кычкырып уку көне үткәрелә. 2 март көнне Саба гимназиясендә “Китап сөючеләр” клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен “Китап – якын дустыбыз” – китап уку сәгате үткәрелде. Укучылар китап укуның файдасы һәм аеруча кычкырып укуның уй-фикерләрне җиңел һәм төгәл җиткерергә булышуы, сүзлек запасын, күзаллау даирәсен һәм сөйләмнең дөреслеген арттыруга китерүе турында белделәр. Р.Миңнуллин “Мин мактанчык түгел”, Р.Шәехова “Серле сораулар”, Йолдыз “Китаплы кич”, В.Степанов “В Гостях у жирафа”, С.Михалков “Дядя Степа”, А.Барто “Котенок” һәм башка авторларның шигырьләре сәнгатьле итеп укылды.
Татарстанда 2023 нче ел «Милли мәдәниятләр, горефгадәтләр елы» дип игълан ителде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы “Татарның мамык мендәрләре” дигән иҗади бәйге уздыру хакында белдерде. Бәйге әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан үткәрелде.
Бәйгенең бурычлары һәм максатлары:
- татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын киңрәк өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү;
- каз мамыгыннан мендәрләр тутыру серләренә төшендерү;
- бизәкләрне карау, сайлап алу, төсләрне аеру, татар халкының милли төсләрен сайлаудагы үзенчәлекләрен өйрәтү;
- сәләтле хатын-кызларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм сәләтләрен үстерү;
- гаилә мендәрләре ясарга өйрәтү (70х70, 60х60 – берәр пар; 50х50 – өч мендәр);
- татар халкының сәнгате, милли татар орнаменты белән таныштыру.
Саба районыннан “Татарның мамык мендәрләре” бәйгесенә “Ак калфак” клуб берләшмәләренә йөрүче хатын-кызларыбызның 28 гаризасы җибәрелде. Барлык эшләр дә күңел җылысын биреп, күз явын алырлык итеп чигелгән.
Хәзерге заманда төрле тукымаларны буяу популярлаша бара. Кулдан буяу – эшләнмәләрне матур, модалы, оригиналь итүнең бик яхшы ысулы булып тора. 28 февраль көнне Иләбәр авыл китапханәсендә Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсе хезмәткәрләре сумка-шоппер буяу буенча мастер-класс оештырдылар. Чарада Иләбәр авылында яшәүче актив, иҗади яшүсмерләр һәм яшьләр катнашты. Кичәнең башында китапханәчеләр сумкага рәсем төшерүне ничек башкарырга, нинди нечкәлекләрне исәпкә алырга һәм рәсем бозылмасын, озак саклансын өчен ничек киптерергә кирәклеге турында аңлаттылар. Катнашучыларның һәрберсе үз идеясын һәм үз фантазиясен эшкә җикте. Нәтиҗәдә, һәркемнең уникаль, стильле, ә иң мөһиме кабатланмас сумкалары барлыкка килде.
Крәнне авыл клубында Яңа Мичән авылы китапханәсе белән берлектә Татарстан Республикасында милли традицияләр мәдәнияте елы кысаларында "Май чабу" бәйрәме уздырылды.Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар.Һәр көннең ничек аталуы турында белдеәр. Яңа Мичән авылы китапханәсе мөдире бәйрәмнең әһәмияте, бәйрәм традицияләре, символлар( коймак, карачкы, Май чабу) турында китаплар һәм иллюстрацияләр булган”Йолаларның асыл җепләре” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Балалар бу матур бәйрәм турында якты иллюстрацияләр белән китаплар, журналлар карадылар. Чара уен программасы белән дәвам итте. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, төрле конкурсларда теләп катнаштылар: "Әтәч сугышлары", "Музыкаль урындыклар", "Йөзек салыш", "Түбәтәй". Традицион ризыксыз нинди Май чабу?! Крәнне авыл клубы мөдире әзерләгән коймаклар барыбызны да сөендерде.
22.02.2023 көнне Шәукәт Биктимиров исемендәге Саба район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә карата "Солдатта булган диләр" исемле тематик концерт үткәрелде.
25 февраль көнне Яңа Мичән авыл китапханәсендә "Матбугат дөньясында"дигән газета - журналларга күзәтү үткәрелде. Максат: яшьләрне вакытлы басмаларны укуга җәлеп итү, укучыларның уку культурасын күтәрү. Чара барышында китапханәче яшүсмерләр һәм яшьләр өчен вакытлы басмалар белән таныштырды. Яңалыклар белән кызыксынмаган кеше юктыр, мөгаен. Кайберләрен сәясәт, башкаларны фән һәм техника өлкәсендәге ачышлар, кемгәдер әдәбиятта һәм сәнгатьтә, ә кемгәдер кеше тормышында һәм табигать дөньясында яңалык җәлеп итә. Бу яңалыкларны безгә вакытлы матбугат яки гади итеп әйткәндә газета-журналлар хәбәр итә.
"Могҗизалар остаханәсе" проекты кысаларында 2023 елның 25 февралендә Шәмәрдән балалар китапханәсендә "Илһам" ял көне клубы әгъзалары өчен иң тәмле "Трайфллар" мастер-классы оештырылды. Трайфллар (яки стакандагы сыек торт) - Инглиз кухнясының бик гади десерты. Мондый десертны үз тәмегез буенча бизәргә мөмкин. Балалар эчлеген үзләре сайладылар һәм кондитер Малова Резеданың күзәтүе астында тәмле десерт әзерләделәр. Десерт әзер булгач, татып караучылар да булды.