Саба урман хуҗалыгы музеенда Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Пушкин картасы» буенча агач тоз савыт рәсеме буенча мастер-класс үткәрелде.Музей хезмәткәрләре балаларга агач савыт-сабаның иң танылган рәсеме турында сөйләделәр. Мастер-класста катнашучылар үзләренең тоз савытларын якты буяулар белән бик теләп буядылар.
Агач эшләнмәләрен буяу буенча мастер-класс укучылар өчен бик яхшы. Агач тоз савытны төрле техникада ясарга мөмкин: гжель, хохлома, Белгород рәсеме һ. б.
Агач әйберләр матур гына түгел-экологик чиста материал. Агач продуктларны куллану куркынычсыз гына түгел, сәламәтлек өчен дә файдалы. Русьта гасырлар дәвамында агач савыт-сабадан агач ашханә приборлары белән ашаганнар һәм картлыкларына кадәр сәламәт булганнар.
16 март көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Гатауллин Кәримулла Гатаулла улының 75 яшьлек юбилеена багышланган "Эш сөйгәнне – ил сөяр" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Кәримулла абый профессиясе буенча агроном һәм шул профессиягә гомере буенча тугъры кала. Кичәгә ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, Үзәк мәчет имам-хатибы Яхин Ильдар Мәхмүт улы, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзалары килгән иде. Барысы да Кәримулла абыйны чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән юбилярга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире, Чабья Чурчи авыл клубы мөдире белән берлектә кече сыйныф укучылары өчен язучының "кечкенә Банунының тарихы"әсәре буенча әдәби сәгать үткәрәләр. Укучылар китапханәче хикәясен тыңладылар, Бану исемле кызның авыр балачагы, язучының иҗаты турында презентация карадылар. Дәрес ахырында укучылар әсәр һәм төп герой турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Ә чараның икенче өлешендә авылның башлангыч сыйныф укытучысы Чабья Чурчи авылында яшәүче Мөхлисова Назира Сәгыйткызы белән очрашу - әңгәмә оештырдылар . Чара барышында ул балаларга укытучы һөнәре турында сөйләде , балаларга үзенең беренче альбомын күрсәтте , онытылмас мәктәп елларын искә төшерде, кызыклы булган хәлләрен әйтеп үтте. Аңа мәктәп, эш турында күп сораулар бирделәр . Укытучы балаларга белем алырга гына булышмый , ул балаларга үзләрендә иң яхшы сыйфатларны табарга һәм үстерергә, тормышта дөрес юлны сайларга.
Олы Кибәче авыл китапханәсе диварларында " Китап дөньясы. Басманың белешмә аппараты дигән темага библиографик дәрес уздырылды. Китапханәче китапның нәрсәдән торганын, китапның белешмә аппараты ни өчен һәм басмада кирәкле мәгълүматны ничек җиңел табарга кирәклеген сөйләде. Балалар белешмә әдәбиятка: сүзлекләр, белешмәлекләр, энциклопедияләр һәм басмалар аппаратына нәрсә караганын белделәр: аннотация, кереш сүз, автор турында белешмә.Чара ахырында китапханәче белешмә аппараты булган китаплар күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Һәр халыкның мәдәнияте үзенә генә хас сыйфатларга бай. Билгеле бер урында урнашкан халыкларны берләштерә торган кәсепләр турында фикер алышу бүгенгесе көндә бик тә актуаль.Төрледән төрле кул эшләнмәләрен ясау, өйрәнү осталыгы серләре буыннан буынга тапшырыла. “Туган якны өйрәнүчеләр”клубының чираттагы утырышында да төбәгебез халкының төп кәсепләре турында искә төшерелде. Һәркемгә тукыма туку, агачтан савыт-сабалар ясау турында ишетү таныш иде. Очрашуда Гомәров Равиль абыйның чыгыш ясавыннан безнең ата-бабаларыбызның көнкүреш тормышын ачыктан-ачык күз алдына китерегә мөмкин булды.
12 мартта Саба район китапханәсендә ализе җептән пончиклар бәйләү буенча мастер-класс үтте. Чарага эко-уенчыклар буенча остаз Гөлия Сафина чакырылган иде. Кунаклар бик канәгать калдылар
Урта Саба авылы китап бирү пункты Урта Саба авылы клубы белән берлектә 8 нче март-халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” – дип исемләнгән викторина үткәрде. Һәр кешенең тормышында Әни иң зур урын алып тора, ул һәр кем өчен кадерле. Чарада катнашучылар әниләре иң яхшы сыйфатлары турында сөйләштеләр һәм бәйрәм белән котлап иң җылы һәм иң изге теләкләрен җиткерделәр. Күчмә китапханә китаплары яңартылды, балалар өчен периодик-журналлар уку мөмкинчелеге тудырылды.
Тормышыбызга яңа агым килеп керде,ул -үз кулың белән бизәп киемне,көндәлек куллану әйберләрен заманча итеп бизәү,яңарту. Явлаштау авыл китапханәсендә Ә.Каримуллин исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре сумка-шоппер бизәү буенча мастер класс оештырдылар.Мероприятиядә авылыбызның рәсем сәнгатенә тартылучы яшьләре һәм яшүсмерләре катнашты.Эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп рәсем төшерү,буяу эшләрен яратып башкарды,һәм нәтижәдә көндәлек куллануга яраклы,кабатланмас ижат эше үзенең матур нәтижәсен бирде.Мастер-классны оештырган үзәк китапханә кызларына зур рәхмәтемне житкерәм.
Килдебәк авыл мәдәният йортында, мәктәп белән берлектә, 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Бәхетле бул, хатын-кыз!" исемле бәйрәм концерты үткәрелде.
Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Н.Н., мәктәп директоры Мәүлетов Н.М., алар залда җыелган барлык хатын-кызларны җылы теләкләр белән котладылар.
Концерттагы барлык чыгышлар да, хатын-кызларга, мәхәббәткә һәм язга багышланган иде. Җылылык һәм мәхәббәт белән сугарылган программаның һәр номеры кабатланмас шатлык, эмоциональ күтәрелеш һәм бәхет хисе бирде.
Мәктәп укучылары, укытучылар, ата-аналар әзерләгән концерт номерлары һәм бию композицияләре барлык катнашучыларга бик күп күңелле һәм уңай эмоцияләр бүләк итте.
Саба туган якны өйрәнү музеенда язучы-публицист, журналист Тәлгать Самат улы Нәҗмиевны искә алу кичәсе уздырылды. Ул 1950 елның 1нче мартында Кукмара районы Байлангар авылында туып үскән. 30 елга якын “Саба таңнары” газетасында мөхәррир булып эшләү чорында Ул утыз елга якын “Саба таңнары” газетасында мөхәррир булып эшләү чорында республикада танылган жәмәгать эшлеклесенә, районыбызның легендар шәхесенә әйләнде. Утыз өч еллык иҗади эшчәнлеге дәверендә 16 китап (барлыгы 53 мең данә) чыгарды. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясенә, “Бәллүр каләм” призына лаек булды. Казанның 1000 еллыгы медале, Татарстан Президентының Рәхмәт хатлары, бик күп министрлыкларның һәм жәмәгать оешмаларының Мактау грамоталары, Дипломнары белән бүләкләнде. Аның исеме 2005 елда Мәскәүдә нәшер ителгән “Лучшие люди России”, 2014 елда “Татарстан портрет современника” һәм Татар энциклопедияләренә кертелде. 2014нче елда Шәмәрдән авылы, 2015нче елда Кукмара районы Байлангар авыл китапханәләренә Тәлгать Нәҗмиев(вафатыннан соң) исеме бирелде. Язучының район тормышына керткән хезмәте турында фикер алышынды. Очрашуда тормыш иптәше Лемара ханым аның эшчәнлеге, иҗаты, яшәү дәверендә булган күңелле мизгелләр белән уртаклашты. Шулай ук язучыга багышланган күргәзмәгә күзәтү ясалды