ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның балалар иҗатына багышланган «Шигърияткә сәяхәт» республикакүләм балалар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Саба район балалар китапханәсенең актив китап укучысы Алисә Маликова «Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле уку һәм җырларын башкару» номинациясендә 8-11 яшь төркемендә җиңүче, Кызыл Мишә  авыл китапханәсеннән  5-7 яшьлек балалар арасында Гаттарова Диләрә 3 нче дәрәжәдәге диплом һәм кыйммәтле бүләк белән тәбрикләнделәр. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, алдагы конкурсларда да уңышлар теләп калабыз.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

26 апрельдә, 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында, Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән бергә, яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара узды. Чарада зурлар һәм уртанчылар төркеме балалары катнашты. Бәйрәмгә әкият геройлары: Кәҗә һәм Сарык килде. Әкият геройлары белән бергә балалар уеннар уйнадылар: Су анасы, пазлны төзе. Чара татар халкының гимны булган «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

26 апрельдә Татарстан Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Бу уңайдан Саба район китапханәсендә «Мишә дулкыннары» клубының чираттагы утырышы узды, чарада катнашучылар Габдулла Тукай турында үзләре язган шигырьләрен укыдылар, үз-ара фикер уртаклаштылар. "Тукай- безнең күңеллеләрдә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм шагыйрьнең китапларына күзәтү ясалды, аның шигырьләрен, әкиятләрен кычкырып укыдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. 25 апрельдә Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба районы 6 нчы  номерлы"Балачак"  балалар бакчасының әзерлек төркеме өчен "Тукай иленә сәяхәт"  дип аталган квест-уенын үткәрделәр . Балалар 5 станция аша үтәләр, аларда әсәрләр буенча табышмаклар җыялар, әдәби викторина сорауларына җавап бирәләр, ребусларны чишәләр, рәсемнәр буенча әкиятләрне таныйлар. «Тукай иленә сәяхәт» китап күргәзмәсе турында күзәтү тыңладылар. Балаларга да бөек татар шагыйренең шигырьләрен сөйләү мөмкинлеге булды. Ә ахырда балалар татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын башкардылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

24 апрель көнне Саба туган якны өйрәнү музеенда агач кашыклар буяу буенча мастер-класс үткәрелде. Чарада гимназиянең 3нче сыйныф укучылары катнашты. Алар агач кашыкны матур итеп буяу серләре белән танышалар, агачка рәсем ясау ысуллары турында белделәр. Укучылар мастер-класста бик теләп катнаштылар. Үз тормышында буялган агач кашыклар яки савытлар күрмәгән кеше юктыр, мөгаен. Агачка рәсем ясау сәнгать һөнәрләренең серләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, шулай ук кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра.  Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин. Агач эшләнмәләр матур гына түгел, экологик чиста материал да. Агач продуктларны куллану сәламәтлек өчен дә файдалы икәнен онытмаска кирәк.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы “Татарның мамык мендәрләре” дигән иҗади бәйге уздырды. Әлеге бәйгедә Кызыл Мишә авылыннан Әхмәтова Рәсимә Галихан кызы һәм Шәмәрдән авылыннан Әүхәдиева Клава Энгель кызы катнашты. 24 апрель көнне аларның чигелгән мендәрләре Корстон сәүдә-күңел ачу үзәгендә уздырылган III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды кысаларында күргәзмәгә куелган иде. Күргәзмәдән соң иҗади бәйгедә катнашучыларны котладылар. Әхмәтова Р.Г. белән Әүхәдиева К.Э. I, II урын дипломнары һәм Ырынбур шәле белән бүләкләнделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

22
апрель, 2023 ел
шимбә

Хәзерге дөньяда ул үзенең иҗади сәләтләрен күрсәтергә, үз-үзеңә һәм тирә-юньдәгеләргә кәеф күтәрергә, үз кулларың белән ясалган бүләкләр белән сөендерергә зур мөмкинлекләр бирә. Ә кул эшләре осталары аралашкан очракта-бу үзара аңлашу атмосферасы, тәҗрибә уртаклашу, яңа ысуллар, серләр тәкъдим итү, материаллар куллану, тормышка ашырырга теләгән яңа идеяләр. Күргәзмәдә «Ак калфак” клубы әгъзаларының кул эшләреннән һәм  төбәгебезнең алтын куллы осталарының эшләреннән “Матурлык һәр җирдә яши, могҗизага ышану гына мөһим!» күргәзмәсе куелды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне 18 апрельдә билгеләнеп үтелә. 1983 елда ЮНЕСКО каршында төзелгән һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау мәсьәләләре буенча Халыкара совет Ассамблеясы тарафыннан Бөтендөнья мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан куелган. Шул уңайдан, 20 апрель көнне Саба район китапханәсе ветераннар советы белән берлектә китапханә каршында эшләп килүче "Өлкәннар", "Сөембикә" клуб берләшмәләре өчен МБУ "Саба – арена "спорт мәктәбенә экскурсия оештырды. Бу оешманың директоры булып Багманов Артур Фидаел улы тора. “Саба-Арена техниканың соңгы сүзе буенча җиһазландырылган, монда өстәл теннисы, бадминтон, фехтование һәм шахмат белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Тренажер залы, конференцияләр залы һәм ишегалдында буш вакытларында тренажерлар белән ял итү өчен мәйданчыклар бар. Саба бистәсе өчен, бигрәк тә ата-аналар һәм кешеләр өчен бу спорт утравы - чын табыш. Экскурсиянең максаты – туган як тарихын өйрәнү һәм истәлекле урыннарны танып белү.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

19 апрель көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Шекше авыл китапханәсендә тәсбих һәм шәм ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.  Укучылар өчен “Ислам нуры” исемле  китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга инде 78 ел вакыт узып бара. Безнең халкыбыз Ватаныбыз азатлыгы өчен сугыш кырларында үз батырлыкларын күрсәткән геройларын һичкайчан онытмас. Тиңдәшсез батырлыклар сәхифәсенә безнең  якташларыбызның данлы исемнәре дә мәңгелеккә теркәлде.

Шулай ук бездә күпләргә аз билгеле булган, туган ил хакына олы батырлыклар эшләгән каһарманнар да бар. Шуларның берсе, Сатыш авылында гомер иткән майор Галиев Нәҗип Гали улы Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән кеше. Ул - 4 сугышчан орден кавалеры. Сугыш тәмамланганда, аның күкрәген «Александр Невский», беренче һәм икенче дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы»,» Кызыл Йолдыз» орденнары һәм 2 медаль бизәгән.

Нәҗип Галиевның тормыш юлы, сугышчан батырлыклары турында укучыларны таныштыру максатыннан, Сатыш авылы мәдрәсә музей хезмәткәрләре, 18 нче апрель көнне «Батырлык гасырлар буе яши» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International