Балаларда татар милләтенең йолалары, традицияләренә карата кызыксыну уяту һәм бер-берсенең исеменә хөрмәт тәрбияләү максатыннан, 31 август көнне Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләре “Сәйлән” клуб берләшмәсенә йөрүче балалар өчен “Исем кушу йоласы” исемле танып-белү сәгате үткәрде. Нинди исемнәр бар? Исемнәрнең әһәмияте, мәгънәсе нидә? Шул сорауларга бергәләп җавап эзләдек. Чакырылган кунак - Сафин Рафил белән берлектә исем кушу йоласы театральләштерелгән формада күрсәтелде. Балалар төрле милли уеннар уйнадылар, тематик китаплар ярдәмендә үз исемнәренең мәгънәсе белән таныштылар. Шулай ук балаларга мультфильм күрсәтелде һәм балалар журналларына күзәтү ясалды. Чара эчтәлекле һәм күңелле үтте.
ТР Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 26 августта Олы Нырты авыл китапханәсендә «Татар костюмы тарихы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Милли костюм - һәр халыкның үзенчәлеге, ул үзендә ниндидер серләр һәм традицияләр саклый. Татар халкы үз тарихын һәрвакыт хөрмәт иткән һәм үз милли гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә тетрәнү белән караган. Чара барышында балалар татар милли костюмы тарихы белән таныштылар, аның нигезендә төрки киемнең борынгы формалары ята икәнен белделәр. Шулай ук балалар кием төсе, бизәнү әйберләре һәм татар костюмының башка детальләре нинди әһәмияткә ия икәнен белделәр. Балалар татар милли киемнәрен билгеләүче сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар: чабата, калфак, түбәтәй. Аннары китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда төрле чор һәм катлам татар костюмнары турында сөйләүче басмалар тәкъдим ителде.
22 августта Россия Федерациясендә флаг көне билгеләп үтелә. Бу илнең дәүләт символы – милли флагка багышланган бәйрәм. Бу көн Россия гражданнары өчен үз Ватанына карата хөрмәт һәм горурлык белдерү өчен үзенчәлекле мөмкинлек булып тора. 22 августта Сабаның 5 нче «Бәләкәч» балалар бакчасында Саба район китапханәсе, балалар китапханәсе белән берлектә, патриотик сәгать уздырды. Китапханәче балаларга Россия символикасы, Россия флагы барлыкка килү тарихы, Триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, нинди очракларда Россия Федерациясе флагы күтәрелүе турында сөйләде. Алар флаг сүзенең нәрсә аңлатканын, флагларны кайда күрергә мөмкинлеге белән таныштылар. Россия Федерациясе гимнын тыңладылар. Чарада «Россия великая держава» китап күргәзмәсе оештырылды. Чара мастер-класс белән дәвам итте, балалар үз куллары белән Россия флагларын ясадылар. Чара ахырында китапханәче балаларны вакытлы матбугат белән таныштырды. Балалар «Том Джерри», «Сабантуй», «Салават купере» журналлары белән таныштылар.
"Юл йөрү кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек белегез!"-дигән исем астында Саба район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә 6 нчы номерлы «Балачак» Саба балалар бакчасында танып белү уены уздырдылар. Уен формасында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр. Китапханәче сөйләвеннән балалар юлда, җәмәгать транспортында үзләрен ничек дөрес тотарга, велосипедта ничек йөрергә, юл билгеләре нинди була һәм алар нәрсә турында сөйлиләр, әкият геройларын һәм аларның транспорт чараларын искә төшерделәр, табышмакларны чиштеләр, «Светофор», «юл билгесен җыеп ал» , «су,җир,һава транспорты», "рөхсәт ителә – тыела" кебек уеннар үткәрелде. Китапханәче балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча журналлар-китаплар тәкъдим итте. Чара тәмамлангач, балалар юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки бу кагыйдәләр үз тормышларын саклый. Чара светофор ясау буенча мастер - класс белән дәвам итте.
12 августта Саба район китапханәсе ООО "КР Групп” компаниясенең 20 еллыгына багышланган чарада катнашты. Китапханәчеләр балалар һәм өлкәннәр өчен тәсбих һәм беләзекләр җыю буенча мастер-класс оештырдылар.
Бүген, 11 нче август көнне, Апас районында Әдәби Сабантуе үтте. Әлеге чарада Татнетны үстерү фонды үткәргән марафоннарда катнашучылар, язучылар, журналистлар, укучылар, укытучылар һәм әдәбият сөючеләр катнашты.
Тантаналы ачылышта Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады. Бәйрәмне дәвам итеп, Әдәби Сабантуйның әләме күтәрелде.
Чара Әдәби көрәш һәм милли уеннар белән дәвам итте. Саба район балалар китапханәсенең актив китап укучысы Алисә Маликова Әдәби көрәштә уңышлы чыгыш ясады. Алисә шушы көннәрдә генә «Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле уку һәм җырларын башкару» конкурсында җиңү яулаган иде.
Бөтендөнья китап укучыларын берләштергән Әдәби марафонда Саба районы быел да сынатмады. Әдәби марафонда инде уналтынчы тапкыр беренче урын безнеке! Китап сөючеләребез зур горурлык белән районыбызга кубок һәм "Иң күп татарча китап укучы район" исемен алып кайттылар!
9 августта Саба район китапханәсе хезмәткәрләре "Җылылык бүләк итәм" Бөтенроссия урам акциясенә кушылдылар.
Ел саен 9 август - Бөтендөнья китап сөючеләр көне билгеләп үтелә.
Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең «БӘЛЛҮР» вокаль ансамблендә катнашучылар 17 июльдән 8 августка кадәр Кырым Республикасына «Созвездие - Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең профильле иҗади сменасында булып кайтты.
3 август көнне Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан Саба Район китапханәсендә “Равил Фәйзуллин: шәхес, иҗат, заман” дип исемләнгән шигырь сәгате үткәрелде, китапларыннан өзекләр, шигырьләре укылды.