6 октябрь көнне Саба үзәк китапханәсенең уку залында өлкәннәр атналыгы уңаеннан, китапханә каршында эшләп килүче "Мишә дулкыннары", "Сөембикә", "Алтын куллар" клублары өчен "Безнең еллар – безнең байлык" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм чәй өстәле артында матурдан-матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, уеннар белән үрелеп барды. Чара ахырында китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең матур теләкләрен җиткерде.
27нче сентябрь көнне Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп интернатының 1 «А» сыйныф укучыларына Саба район балалар китапханәсе китапханәчеләре “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби-тану сәгате уздырдылар. Укучылар: викторина сорауларына җавап бирү, табышмакларга җавап табу, әкиятләрне иллюстрацияләр буенча тану, әкият предметларын тану һәм пазл төзү кебек биремнәрне үтәп, хәрефләрдән “Китап” сүзен төзеделәр. Чараның икенче өлешендә «Китапның дусты мин» мастер-классы оештырылды. Укучылар китап кыстыргычының тарихы турында тыңладылар, ә аннары төсле эшләнмәләрдән яраткан китаплар өчен китап кыстыргычлар ясадылар.
27 сентябрь көнне Саба район китапханәсендә татар рәссамы, график, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957), РСФСРның халык рәссамы (1980) Фәттахов Лотфулла Абдулмән улының 105 еллыгы уңаеннан «Лотфулла Фәттаховка – 105» - тематик киштә оештырылды. Ул 1950-1980 елларда Татарстанның әйдәп баручы рәссамнарының берсе, тематик картина остасы. Фәттаховның татар авылына, тарихи-революцион темага багышланган әсәрләре совет сәнгатенең классикасына әверелә: «Сабантуй» (1957), «Яңа буралар» (1959), «Революцион комиссар Мулланур Вахитов» (1964), «Совет властеның беренче елларында» (1967) һ. б. Аның әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Көнчыгыш халыклары сәнгате музеенда (Мәскәү), Чуваш сәнгать галереясендә (Чебоксар) сакланалар.
21нче сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсе 1нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен “Юлларда куркынычсызлык” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Чарада “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы профилактика бүлеге башлыгы Ягафарова Г.Н. катнашты.
19 сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Китап сөярләр» клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен “Угадайка” дип исемләнгән интеллектуаль сәгать үткәрделәр. Уенда “Әкиятләрне яхшы беләсеңме?”, “Мәкальне дәвам ит”, “Тиз сөйләм”, “Кроссвордны чиш”, “Тәрҗемә ит” кебек биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар чарада актив булып, китап укыганлыкларын расладылар.
14 сентябрь көнне район үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубы өчен аек яшәү рәвешен сайлап алырга өндәүче “Яманлыкның башы эчкечелек” (11 сентябрь – Бөтенроссия аеклык көне) дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде, тематик күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә алкогольнең җимергеч көче, кешегә, гаиләгә, җәмгыятькә зыян китерүче куркыныч авыруның килеп чыгу сәбәпләре, дәвалану алымнары, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы китаплар, газета-журналлар урын алды. Тема буенча әңгәмә, күргәзмәгә күзәтү үткәрелде, “Халык мәкален дәвам ит!” уены уйнатылды, шигырьләр укылды.
Бүген балаларга әдәби белем бирү, аларны укуга җәлеп итү проблемасы кискен тора. Безне китапларны мәгълүмат чыганаклары: телевидение, компьютер уеннары, видеопродукция белән кысрыклау борчый, шуңа күрә китапханәләрнең төп максаты – китапка хөрмәтне кайтару, балаларны һәм ата-аналарны укырга җәлеп итү. Балаларга китаплар тәкъдим иткәндә, аларның кызыксынуларын һәм омтылышларын исәпкә алырга кирәк. Аларга китап сайлау иреге бирергә кирәк. Сайлау иреге укуга кызыксынуны арттыра, әсәрләрне кабул итүгә уңай йогынты ясый. 11 сентябрьдә 6 нчы «Балачак» балалар бакчасында Саба район китапханәсе китапханәчесе Регина Миңнуллина ата-аналар өчен баланың шәхесен формалаштыруда укуның роле турында әңгәмә үткәрде. Укучылар кызыксынуын үстерү буенча ата - аналар өчен киңәшләр дигән тәкъдим итү исемлеге таратты.
11 сентябрь көнне Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Л.Н.Толстойның «Балалар өчен» дип исемләнгән кычкырып уку чарасын үткәрделәр. Китапханәчеләр балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Л. Н.Толстойның әсәрләре файдалы һәм акыллы киңәшләр саклый, тирә-юнь дөньясын, игелекне, тапкырлыкны аңларга өйрәтә. Укучылар «Өч аю», «Филипок» әсәрләрен кычкырып укыдылар, табышмакларны чиштеләр.
6 нчы сентябрь көнне Саба урта мәктәбенең 4 “Б” сыйныф укучылары өчен район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Китапның мәңгелек юлдашы” дигән мастер-класс үткәрделәр. Китап кыстыргыч кечкенә булса да, китап укыганда бик файдалы әйбер. Аның ярдәмендә китапларны уку һәм аларда кирәкле бит табу уңайлырак. Чара барышында укучылар укуның файдасы һәм китап кыстыргычының тарихы турында тыңладылар, ә аннары төсле эшләнмәләрдән яраткан китаплар өчен китап кыстыргычлар ясадылар.
Шәмәрдән балалар китапханәсе бергәләп уку елына әзерләнергә чакыра! Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен 1 сентябрьдә «Китапханә аша белем дөньясына» дигән библиофлешбук оештырылды. Балалар өчен күргәзмәдә укуда ярдәм итүче китаплар һәм кызыклы һәм мавыктыргыч мәктәп тормышы турында сәнгать әсәрләре тәкъдим ителде.