Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан, Республикакүләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.
31 нче гыйнвар Тимершык авылы мәдәният йортында үзебезнең җирлектә иҗат итүче Габтрахимов Марат Наил улының, Камалов Файзрахман Гафур улы, Габидуллина Раушания Фирдавис кызының рәсем сәнгате күргәзмәләре эшли башлады. Күргәзмә белән танышырга район, авыл халкы, мәктәп укучылары бик теләп килә һәм рәхмәтләрен җиткерәләр.
2025 елның 31 нче гыйнварында Тимершык авылының Мәдәният йортында Тимершык авыл җирлеге гражданнары җыены узды. Җыенда күзгә-күз һәм дистанцион рәвештә, ZOOM программасы аша катнашу мөмкинлеге бар иде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Р.Закирҗанов катнашты. Авыл җирлеге бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре 2024 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм 2024 елга планнары белән уртаклаштылар. Участок полиция инспекторы М.М. Гатин 2024 елда торак пункт территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча эшнең торышы турында доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук чыгыш ясадылар Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче МР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы А. Р. Галимуллин: «Саба муниципаль районында янгыннар белән бәйле хәлләр, гражданнарның торак секторында янгын куркынычсызлыгы таләпләре, закон актлары», Курса урманчылыгы мастеры Ф.Т. Гыйлаҗиев «Урманнарда янгынга каршы чараларны тәэмин итү һәм үтәү турында» дигән доклад белән чыгыш ясады.
Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хазиев А.Х. авыл җирлеге Башкарма комитетының 2024 елгы эшчәнлеге йомгаклары буенча хисап тотты һәм 2025 елда җирлекнең үсеш планнары белән таныштырды. Җыен азагында Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте һәм киләчәктә авыл җирлеге һәм тулаем район буенча хәл ителәчәк бурычлар белән таныштырды.
29 гыйнварда Саба районы мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Буыннар тарихы - гаилә ядкаре» шәҗәрә фестиваленең йомгаклау концерты булды. Тимершык авыл җирлеген авылда данлыклы тырыш хезмәт сөючән нәсел - Хаҗимулла оныклары тәкъдим итте.Әлеге күп хезмәт сораучы бәйгегә алар ныклап әзерләнделәр: ул чыгышлар, ул күргәзмә, пешкән ризыклар.
Авылыбызда нәсел чылбырын барлап, шәҗәрә төзүчеләр артуы, туганнарның тагын да якынаюы күңелгә әйтеп бетермәслек дәрәҗәдә рәхәтлек бирә. Әйдәгез, сез дә төзегез, балаларыбызга кадерле ядкәр калдырыйк.
2025 елның 26 гыйнвар көнне Тимершык авылы бозында хоккей буенча Саба район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта «Тимершык», «Ястреб» (Байлар Сабасы), «Икшермә», «Урман» (Лесхоз) командалары көч сынашты.
2025 елның 19 гыйнварында Саба муниципаль районының Тимершык авыл җирлеге командалары арасында Гәрәев Илнур Габделбәр улы, Яхин Илнур Галимулла улы, Нуруллин Илнар Илдар улы, Дәминов Зөлфәт Габделхәй улы истәлегенә хоккей ярышы узды. Анда Тимершык авыл җирлегенең өч ир-ат командасы катнашты. Командалар күчмә кубок, грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
Безнең районда спорт белән актив шөгыльләнеп, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган. Ел дәвамында районда төрле спорт ярышлары үткәрелә. Тимершык авыл җирлеге командалары бу ярышларда бик теләп катнашалар. Соңгы вакытта алар 2025 ел сезонында ветераннар (40+) ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында катнаштылар.
14 нче гыйнвар көнне Миңгәр авылында яшәүче Зиннурова Сөембикә Мөхәмәди кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Саба муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән Саба районы буенча “Балкыш” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Н.И.Дәүләтшин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хаҗиев һәм “Болгар” ҖЧҖ вәкиле И.Г.Аскаров котлап, бүләкләр тапшырдылар.
Тимершык авыл җирлегенең яшьләре район буенча үткәрелгән спорт бәйгеләрендә һәм җирлек тормышында актив катнашып киләләр. Тимершык авылы яшьләре ярдәме белән ярышлар өчен боз әзерләү эшләре башкарылды
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.