ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2025 ел
дүшәмбе

1 март көнне Тимершык авылында  Саба муниципаль районы командалары арасында Булатов Рәзил Илдус улы истәлегенә хоккей буенча ярышлар узды. 4 команда катнашты.  “Көек-Мишә” командасы  1 призлы урынны аулады, 2 призлы урынны "Миңгәр", 3 призлы урынны "Тимершык", 4 призлы урынны “Икшермә” командалары  яулады. Командалар күчмә кубок, грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 март  көнне Тимершык авылында яшәүче Гарипов Хәниф Гариф улы  90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х.,  Саба муниципаль районы  социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлеге Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышлары буенча шәхси - команда ярышларында актив катнашты.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22 февраль көнне Миңгәр авылында  алтынчы ел рәттән Миннахметов Мидхәт Миннәхмәт улы истәлегенә оештырылган интеллектуаль икебәйге буенча Саба муниципаль районы турниры төгәлләнде.  Бәйгедә җиңүчеләргә грамоталар һәм барлык катнашучыларга акчалата бүләкләр тапшырылды.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
февраль, 2025 ел
шимбә

Быел без мөһим датаны — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу истәлекле дата уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырыла. Бу медальләр - казанышларны тану билгесе генә түгел, ә сугышның авыр сынауларын кичергән кешеләргә чиксез рәхмәтебез символы да.

21 февраль көнне  Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Кәримов М.Р. Тимершык авыл җирлеге сәркатибе Вафина Э.С. белән берлектә Тимершык авылның тыл хезмәтчәне Гарипов Хәниф Гариф улына юбилей медале тапшырдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
февраль, 2025 ел
җомга

Тимершык урта төп мәктәбендә ватандашларга гуманитар ярдәм җыю буенча "Махсус хәрби операция солдатына ярдәм!" акциясе дәвам итә. МХО дагы якташларыбызга( Тимершык авыл җирлегеннән булган 8 кешегә) ярдәм йөзеннән җыелган әйберләрне  илтеп тапшырдык. Катнашкан барчагызга да зур рәхмәт. Раббыбыз көтелгән, көтелмәгән урыннардан үзегезгә әҗер саваплар итеп кайтарсын.Авылдашларыбыз исән -сау булып гаиләләре янына кайтсын дип телибез. Мең рәхмәт аларга безнең тынычлык хакына шушы юлларда йөргәннәре өчен

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

17 февраль көнне Миңгәр авыл китапханәсендә "Җәлилчеләр-безнең йөрәкләрдә" дигән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны патриот, Советлар Союзы Герое Җәлилов Муса Мостафа улының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Чара барышында шагыйрьнең "Җырларым", "Соңгы хәтирә", "Кичер Ватаным", "Шагыйрь" шигырьләрен укыдылар. Чараның максаты-шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, яшь буынны Муса Җәлилнең кыю тормышы һәм шигърияте үрнәгендә тәрбияләү, сәнгатьле уку, лирик әсәрне анализлау күнекмәләрен үстерү.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Тимершык урта мәктәбендә «Җиңүгә 80 адым!» проекты старт алды. «Бөек Җиңүгә 80 адым " проекты безнең һәрберебезгә Бөек Ватан сугышы тарихына тирәнрәк кереп китәргә, ата-бабаларыбыз ирешкән Бөек җиңүләрнең бөтен әһәмиятен тоярга һәм киләчәк буыннар өчен әлеге тарихи хәтерне сакларга уникаль мөмкинлек бирә.  Алда безне тагын бик күп кызыклы нәрсәләр көтә! Якындагы айларда мәктәптә төрле чаралар: концертлар, класс сәгатьләре, сугыш коралы күргәзмәләре һәм спорт-патриотик ярышлар узачак. Бу вакыйгалар безгә ата-бабаларыбызның Ватаныбыз азатлыгы өчен гаҗәеп ныклык һәм батырлык күрсәткән вакытларын яхшырак белергә һәм тоярга мөмкинлек бирәчәк.

Без ышанабыз, «Бөек Җиңүгә 80 адым»  проектында катнашу һәр катнашучы тормышында мөһим этап булачак, илебез һәм аның геройлары өчен горурлык хисен ныгытырга ярдәм итәчәк, шулай ук дөнья һәм ирекнең кадерен белергә өйрәтәчәк.

Безнең проектка кушылыгыз, һәм без бергәләп Җиңүгә таба бөек юлны узачакбыз!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Тимершык-Шыңар командасы 2025 ел сезонында авыл җирлекләренең ветеран ир-атлар командалары (40+) арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында катнашты. Безнең команда икенче урынны яулады. Котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
февраль, 2025 ел
сишәмбе

8 нче февраль көнне Иске Икшермә авыл җирлеге кубогына дүрт спорт төре буенча ярышлар үтте. Ярышларның дурт төрендә дә 7 егет катнаша ала иде. Безнең   спорт яратучы егеләребез, әлбәттә, бу ярыштан читтә калмады. Гомум команда нәтиҗәләре буенча безнекеләр беренче урында. Егетләрне уңышлары белән котлыйбыз!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International