ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

1 сентябрь - һәркем өчен үз гомерендә иң дулкынландыргыч көн. Тимершык урта мәктәбендә, "Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернатында"  һәм   Миңгәр башлангыч мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 сентябрь  көнне Тимершык авылында яшәүче Нигъмәтҗанова Мәсрүрә Йосыф кызы 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х.,  Саба муниципаль районы  социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Миңгәр авылы территориясендә Мишә елгасы аша җәяүлеләр күпере төзелә. Төзелеш эшләрен "Болгар"оешмасы хезмәткәрләре башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Миңгәр авылында Мишә елгасы аша машиналар йөрү өчен 47,6 погонлы метр озынлыктагы күпер төзелеше эшләре башланды. Күпер төзелешен ООО “Базовый проект” оешмасы башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Көек авылының Ключевой тыкырыгына МДФ программасы буенча асфальт юл җәю эшләре башланып китте. Юлны Балтач ҖЧҖ “МДСУ – 1” оешмасы башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Кызыл-Мишә авылында ут челтәрендә көчәнеш аз булганлыктан, ут челтәре системасын үзгәртеп кору буенча ремонт эшләре башкарылды. Нәтиҗәдә оешмалар, халык өчен кулланылышка сыйфатлы ут җиткерелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
август, 2025 ел
дүшәмбе

Безнең табигатьнең иң матуры – чәчәкләр.  Бу искиткеч матур үсемлек күзләрне иркәли, яхшы кәеф, шатлык, күңел күтәренкелеге бирә. Алар безне иртә яздан караңгы көзгә кадәр куандыра. "Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты" дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе  үз территорияләрендә чәчәкләр үстереп, тырышлыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мәчет территориясен төзекләндерү максатыннан, Тимершык авылында мәчет территориясендә койма тоту эшләре башкарылды. Койма тоту эшләре иганәчеләр хәм сәдака хисабына авыл халкы тырышлыгы белән эшләнде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Быел да бу бәйрәм гөрләп үтте. Үткәрелү урыны Мичән авыл җирлеге территориясендә урнашкан «Шәүкәт күле» булса, үткәрүчеләре - Тимершык егетләре.

Бу ярыш  үз чорларында милли көрәш буенча төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә күп җиңүләр яулаган, бүгенге көндә безнең арадан киткән Латыйпов Мәгъфир, Мөхәммәдиев Ильфар, Вафин Альберт, Вафин Ирек, Сафин Идүс, Латыйпов Шәүкәт, Мулләхмәтов Сиренат, Гәрәев Илдар, Нуруллин Илнарлар истәлегенә үткәрелә.

1,2,3 урыннарны яулаган катнашучылар грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.

Иң өлкән балыкчы - 92 яшьлек Вафин Мехәммәт, икенче фотода иң яшь балыкчы - кечкенә Эмилия Латыйпова.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Тимершык авыл җирлеге буенча көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып  җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу алып барыла.

 

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International