4 ноябрь көнне “Саба таңнары” газетасы призына һәм Татарстан Республикасы чемпионатына иң көчле көрәшчеләрне сайлап алу буенча ир-егетләр арасында шәхси-команда район чемпионатына милли “Көрәш” ярышлары булып үтте. Әлеге ярышта Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып беренче урын яулады.
3 ноябрь көнне Кызыл - Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Гаилә елына һәм Халыклар бердәмлеге көненә «Ак чәчәк» балалар бакчасы ачылуга 45 ел тулу уңаеннан юбилей кичәсе үткәрделәр.
Чараның мәртәбәле кунаклары балалар бакчасының элеккеге һәм хәзерге хезмәткәрләре булды.Тантаналы чарада балалар иминлеге өчен көн саен хезмәт куйган тәрбиячеләргә һәм балалар бакчасының коллективына изге сүзләр һәм ихлас теләкләр җиткерелде.
Бәйрәм чарасы балалар өчен дә, балалар бакчасы хезмәткәрләре өчен дә чын вакыйгага әверелде. Мәктәпкәчә учреждениедә тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар бәйрәм концерты әзерләделәр, анда бик күп матур җырлар, дәртле һәм күңелле биюләр яңгырады.
Элеккеге хезмәткәрләр тарихлары белән уртаклаштылар, үзләренең чыгарылыш укучыларын һәм хезмәттәшләрен искә алдылар, шулай ук "Ак чәчәк" балалар бакчасының шушы еллар дәвамында ничек үзгәрүе һәм үсүе турында сөйләделәр.
Әлеге кичә һәркем күңеленә дә хуш килде. Бәйрәм ахырында “Ак чәчәкләр”җырын җырлап балалар бакчасы коллективына ак чәчкәләр тапшырганда күпләрнең күзендә яшь тамчылары ялтырады. Оештыручыларга рәхмәт сүзләре яңгырады.Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Әлеге чарадан алган хис -кичерешләр әле озак еллар күңелләрдә сакланыр!
Каз йолку традициясе-татар хатын-кызлары өчен эшне һәм күңелле вакыт үткәрүне берләштергән үзенчәлекле бәйрәм. Ул көзге-кышкы чорда, тотрыклы салкыннар башлангач үткәрелә. Казларны сую көнендә йолкыйлар. "Каз өмәсе" - кешеләрдә юмартлык, киң күңеллелек үстерүче, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә сабырлык һәм ярдәмгә килергә әзер торучы традиция!
Тимершыкта Биктимерова Гөлира хуҗалыгында да шундый бәйрәм узды. Бу бәйрәмгә хатын-кызлар чакырылган иде. Шат күңелле хатын-кызлар командасы бу эшне оста башкарып чыкты.
29 октябрь көнне Олы Шыңар мәдәният йортында традицион нәсел бәйгесе үтте.
Тимершык авыл җирлеген авылда данлыклы, тырыш, хезмәт сөючән нәсел Хаҗимулла оныклары тәкъдим итте.Әлеге күп хезмәт сораучы бәйгегә алар ныклап әзерләнделәр.
Авылыбызда нәсел чылбырын барлап, шәҗәрә төзүчеләр артуы, туганнарның тагын да якынаюы күңелгә әйтеп бетермәслек дәрәҗәдә рәхәтлек бирә. Әлеге бәйгедә төп башлап йөрүчеләребез мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр.
Тимершык мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, бөтендөнья икмәк көненә багышланган "Икмәк - табын күрке" танып-белү программасы оештырылды. Чара барышында чәй эчеп утыручылар икмәкнең барлыкка килү тарихы, ипи белән бәйле йолалар һәм ышанулар белән таныштылар. Шулай ук икмәккә багышланган интеллектуаль биремнәр һәм конкурслар тәкъдим ителде! Чыннан да, икмәк - дөньяда иң кирәкле продуктларның берсе, аннан башка, мөгаен, безнең тормышыбызның бер генә көне дә үтми торгандыр. Гомер-гомергә икмәк тормыш, иминлек һәм муллык символы булган. Нәкъ менә икмәккә безнең өстәлдә иң әһәмиятле һәм хөрмәтле урын бирелгән. Чара азагында катнашучылар тәмле икмәктән авыз иттеләр.
14 октябрь көнне Тимершык авыл китапханәсендә атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Раиф Сәмигулла улы Шиһабиев белән очрашу булды.Ул кырык елдан артык авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән, күп еллар "Тимершык" колхозын җитәкләгән, нәкъ менә аның җитәкчелегендә хуҗалык Татарстанда иң уңышлыларның берсенә әверелгән. Р.Шиһабиевнең үҗәтлеге, хезмәт сөючәнлеге, таләпчәнлеге һәм кешелеклелеге аңа авыл халкының ышанычын һәм хөрмәтен яуларга ярдәм итте. Ветеран белән очрашуга ,рәхмәт сүзләрен җиткерергә аның җитәкчелегендә күп еллар эшләгән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре җыелды. Истәлекләр дә булды, ветеран хөрмәтенә җырлар яңгырады. Р.Шиһабиев хезмәт еллары, ул еллардагы уңышлар һәм кыенлыклар турында сөйләде, очрашу ахырында оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәтен белдерде.
15 октябрь көнне Миңгәр авыл китапханәсендә балалар өчен Бөтендөнья чиста куллар көненә багышланган "Чиста куллар-сәламәтлек нигезе" дигән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларга кул юу кагыйдәләре турында искәртте, кулларны юуның ни өчен кирәклеге һәм сабынны кем уйлап табуы, сабынның нинди төрләре булуы, аны кешенең көндәлек тормышында куллануның мөһимлеге турында сөйләде.
12 октябрь көнне Миңгәр авылы клубында Миңгәр башлангыч мәктәбендә эшләп чыккан мөгәллимнәр очрашты. Бу күркәм, матур очрашуны оештырган Миңгәр авыл клубы мөдире Резеда Камил кызына һәркем рәхмәтле. Бу кичәдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Тимершык авыл җирлегендә үзарасалым программасы буенча каты өслекле юллар салу башкарылды. Рамазан ҖЧҖ Тимершык һәм Кызыл-Мишә авылларында юл салу эшләрен сыйфатлы итеп башкарды.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне -илебезнең авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре өчен иң мөһим бәйрәм, ул быел 13 октябрьгә туры килә. 10 октябрь көнне Кызыл - Мишә авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бу бәйрәмгә багышланган «Икмәк бар икән – җыр бар!» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Китапханәче балаларны ашлыктан алып ипигә кадәр икмәк юлының тарихы белән таныштырды. Китапханәче белән бергә балалар икмәк турындагы мәкальләрне, әйтемнәрне, табышмакларны искә төшерделәр. Балаларга альбом битләренә конкурс тематикасына туры килә торган рәсемнәр ясау йөкләнде. Аларның рәсемнәре ачык, төсле булып чыкты һәм оригинальлеге белән аерылып торды. Чарада катнашучыларның барысы да татлы призлар алды.